Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тәңгә карлар ява

Тәңкә-тәңкә карлар куна

Соңгы яфраклар йөзенә.

Ап-ак сакаллы кыш килә

Басып сары яфраклар эзенә.

Бөтерелеп карлар ява,

Бар дөнья ямьгә күмелә.

Көзге сагышны аралап,

Сөенеч керә күңелгә.

Күбәләктәй шаярышып, 

Энҗе бөртекләр оча.

Атлыйм таныш сукмактан

Бар җанымны сафлык коча.

Мамык карлар ява җиргә,

Күңел тарый чиксез рәхәткә.

Аклык, пакьлек сеңдергән

Ак юллар илтсен бәхеткә.

 

Халикова Эндже Ильнуровна
Возраст: 24 года
Дата рождения: 01.01.2000
Страна: Россия