ТӨЕН
Бер пәрдәле драма
Катнашалар:
Өммегөлсем – 75-80 яшҗлек карчык
Галимҗан – Өммегөлсемнең улы
Фәридә – Галимҗанның хатыны
Гыйлаҗи – авыл кешесе
Шәймулла – Өммегөлсемнең кайнатасы
Ниса – Өммегөлсемнең кайнанасы
Хәимҗан – Өммегөлсемнең ире
Камил – Галимҗанның улы
Беренче малай
Икенче малай
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Зур, матур җиһазланган заманча авыл өе. Тәрәзәләрдә затлы пәрдәләр, идәндә яхшы келәм. Уртада намазлык җәеп, кыйблага карап, Өммегөлсем намаз укый. Тавышы йомшак, бәрхет кебек. Өммегөлсемнең намаз укыганын Фәридә тыңлап тора. Ул ишек яңагына сөялгән. Күзләреннән яшь ага. Үзе бик борчулы.
Өммегөлсем. Аллага шөкер. Ахшамны төгәлләдек. Ил-көнгә иминлек, дөньяларга тынычлык бир, Аллам! (Ипләп кенә тора, аны күзәтеп торган Фәридәне абайлап ала) Алла, синме соң бу, Фәридә? Ни булды тагын, төсең качкан, ләбаса!
Фәридә. И-и-и, әнкәй!(Йөзен каплап ала. Бер тын торгач) Галимҗан эчкән!
Өммегөлсем. Я Алла, тагынмы?
Фәридә. Әле генә тракторына утыртып кайтарып ташладылар. Өйгә алып кермәкче идем, котыра, якын җибәрми. Әнкәй, син әйтеп карале, кермәс микән?
Өммегөлсем. Ай Аллам, тагын кайсысы шайтан суы белән сыйлады микән? Беләләр бит, бөтенесе белә! Ник эчерәләр соң бәбкәемне?
Икәүләшеп чыгып китәләр.
Ут сүнә.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
21 нче ачлык елы. Алама гына көтүче өе. Хәерчелек, чиктән тыш ярлылык күзгә ташлана. Агартылган мич күренеп тра. Аның акбурын тешләп кимереп бетергәннәр. Ике сәке куелган. Берсендә ике малай артык тавышланмыйча гына уйныйлар. Икенче сәкедә иске чупрәкләргә төрелгән бала ята. Аңа борчулы йозләре белән Гыйлаҗи текәлгән. Идәндә үрелә башлаган чыбыркы ята. Өстәл өсте буш. Бары яньчелеп беткән су чүмече тора. Гыйлаҗи ниндидер көйгә шыңшып җырлый. Сүзләре аңлашылмый. Балалар аның ягына курка-курка гына карап алалар.
Гыйлаҗи. Йа Алла! Йа Алла! Бу газапларны газиз башым ничекләр күтәрер. Фәрдәнә үлде дә китте. Аңа рәхәт! Менә миннән ашарга сорыйлар. ( Пауза) Ә ашарга… юк! (Кычкырып). Менә бу бәләкәчем бигрәк бәхетсез ( Күңеле йомшап китә, еламсырап күзләрен сөртә).
1 нче малай. Әткәй, әткәй, елама инде, хәзер әнкәй дә кайтыр.
Гыйлаҗи. Эх, улым, улкайларым… Әнкәгез кайтыр җиргә китмәде шул. Үлде бит әнигез, улде! ( соңгы җәмләләрдә аның исереклелеге тагы да сизелә төшә)
Гыйлаҗи башын мендәргә тери дә утырган көенә йоклап китә. Гырылдавы ишетелә. Шулвакыт өйгә Шәймулла белән Ниса килеп керә. Алар әлеге картинага карап ушларын җәя алмыйлар. Аларның беркайчан да бу кадәрле фәкыйрьлекне күргәннәре юк. Ниса тиз генә төенчеген чишеп ипи телеме ала, иренә тоттыра. Шәймулла җәлт кенә малайлар янына килә. Идәнгә тезләнеп балаларга карый.
Шәймулла. Әй, балалар! Тотыгыз әле шушы күмәчне. ( малайлар кыяр-кыймас ипигә уреләләр). Өегез салкын бит, нишләп ягылмаган бу мич, нәрсә карый бу Гыйлаҗи?! Гыйлаҗи! Бас, Гыйлаҗи! (якасыннан тотып идәнгә бастыра, тегесе авып китә) Тфү, ләгыйнь! Авызыннан көмешкә исе килә бит моның. Сиңа әйтәм, кил әле, монда нәрсәдер селкенә.
Ниса. Бу бит теге бала!
Шәймулла. Гыйльмениса! Авыл халкы белми сөйләмәгән. Бу көтүче хатынын гүргә тыкты, хәзер балаларын да шунда илтәчәк. Тот баланы. Илдә-көндә булмаганны эчеп ята! Гөнаһлы җан! Җиргә афәтне шушылар китерә. (кызу-кызу ишеккә таба килә)
Ниса. Шәймулла, тукта әле, (малайларга күрсәтеп) боларны нишләтәбез?
Шәймулла. Болары кала. Көн дә ашарга китерербез, карап торырбыз. Безгә менә монысын кеше итәргә кирәк! (Яшь баланы алып чыгып китәләр)
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Өммегөлсем яшәгән йорт.
Өммегөлсем. Менә шулай, килен. Алам-саламга төрелгән бала, ул синең кайнатаң – Хакимҗан булыр. (Күзләрен сөртә. Күрше булмәдән Галимҗанның ыңгырашканы, ара-тирә җырларга маташканы ишетелеп китә.)
Фәридә. Әй, әнкәй! Беләсең бит, күреп торасың! Кулымнан килгәнен барын да эшлим. Мал-туарны да, каралты- кураны да карыйм. Өебездә тәртип. Ни җитми соң аңа? Эчмәсә дөнья тоткасы да бит Галимҗан! Шул шайтан суы авызына эләксә, 180 градуска үзгәрә дә куя. (ишектән Галимҗан чыга, йөзе куркыныч, сакал-мыек баскан, исерек)
Галимҗан. Нәрсә, мине сөйлисезме? Телим икән эчәм, телим икән эчмим! Минем белән булышмагыз! Башта минем кебек булыгыз! Минем кебек башта ипи үстереп карагыз. Менә бу куллар яз көне бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җир сөрә, көз көне шул ипине җыеп ала. Әрәмтамаклар, соры кортлар! Мин үстергән ипине ашап, мине чәйнәп утырасыз! (Фәридә Галимҗанны туктатмакчы була, янына килеп бүлмәдән чыгарырга омтыла)
Галимҗан. Мин – мин ул! Кит әле, чыгам мин, үзем чыгам!
Өммегөлсем. Балакаем, Фәридә! Әллә мине өзгәләнми дисеңме? Әтиегез белән алты бала үстердем. Аллаһының мең рәхмәте, барысыда төзек, сау-сәламәт туды. Үстеләр, кеше булдылар, кайгы-хәсрәт күрсәтмәделәр. Бөтенесенең яманлыгы Галимҗанга калган икән. Иң кечкенәм, иркәләп үстергән төпчегем чәчләремне агартырга язган икән! (илереп елый)
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул чор өчен 60 нчы еллардагы авыл өе. Шәймулла белән Ниса инде картайганнар. Шулай да үз яшьләренә караганда әйбәт күренәләр. Алгы якта бала- чага тавышы ишетелә.
Ниса. Әткәсе, мин мунчага киттем. Мөгаен, киленГалимҗанны юындырып та бетергәндер. Синең тәмле суың әзерме? Галимҗан бит мунчадан соң карагатлы су эчә.
Шәймулла. Галимемә барысы да бар! Олы яланнан җыелган карагат шул ул, хәзер хәл кереп китәр аңа.
(Шул арада Ниса кайта)
Ниса. Улым-улым улгынам, Таштай таза булсын, Судай сылу булсын, Киртәдәй озын булсын, Кибәндәй юан булсын, Аналы-аталы булсын, Ипиле-тозлы булсын, Уллы һәм кызлы булсын, Тамгалы-тәуфыйклы булсын!
Такмаклый-такмаклый баланы җайлап яткыра, әби белән бабай икәүләп бәбине көйлиләр. Өммегөлсем кайтып керә.
Өммегөлсем. Хуш рәхмәт, мунча хөрмәтенә! Мунча яккан, су китергән, мунча тергезгәннәрнең һәммәсенә олы рәхмәт яусын!
Ниса. Хуш, сау бул, килен! Җиңел пар белән.
Шәймулла. Үзеңә рәхмәт. Тәмле телеңә, эшчән кулыңа. Хәзер чәй дә кайный. Бергәләп чәйләп алырбыз.
Шул чак ишек ачыла. Ишектән тук чырайлы, кызыл битле Хәкимҗан кайтып керә. Исерек.
Хәкимҗан. Равняйсь! Смирно! Нәрсә терәлеп каттыгыз?! Салдырыгыз итекне! Гөлсем, тиз кил. Бөтен дөньяны дер селкеткән иреңне күрмисең әллә? (Балалар качышып бетә. Гөлсем, курка-курка, утырып торган Хәкимҗан янына килеп күн итеген салдыра башлый. Ниса белән Шәймулла борчулы.)
Хәкимҗан. Иске заман калдыклары, сезгә ни ошамый?
Шәймулла. (сикереп торып) Бер җирең дә ошамый! Нинди хәл бу Хакимҗан? Син көн дә исерек! Җитмәсә тавыш чыгарасың. Алма кебек хатының, алты балаң бар. Менә иң кечесен әле генә мунча кертеп чыктык. Инде дә килеп картаеп беткән – атаң-анаң – без бар!
Ниса. Әй улым, улым! Шушы көннәрне күрергә үстердекмени сине? Авылда иң олы кеше бит син. Колхоз рәисе. Көн дә эчеп йөреп, эшең ничек барыр соң?
Хәкимҗан. Чәпчемәгез әле! Карале, төрле яклап ябырылдылар! Сугыш ветераны Хәкимҗан булырмын мин. Фашистларны без аны кырып-себереп түктек, оясын туздырдык. Ә сез миңа кычкырасыз. Бара, минем колхоз иң алдан бара! (урындыктан авып төшә дә гырылдап йоклап китә)
Шәймулла. Вәйт дөнья кая бара ул?! Дөньяны аракы баса бит әй! Ниса, кил әле. Бу Хәкимҗан нигә эчә, әйт әле? Нәрсә җитми аңа?
Ниса. (тын тора) Бүре баласын бүреккә салсаң да…
Шәймулла. Урманга карый дисеңме?
Ниса. Шулай димен Шәймулла. Картлык көнемне тынычлыкта үткәрермен дидем. Ак биләүгә биләгәндә, олыгайгач терәк бул, дип теләдем. Теләгем кабул булмады.
Шәймулла. Әй-й карчык, үзебезнеке булмады шу-ул!
Ут сүнә.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Өммегөлсем. Әткәй белән әнкәй картлык көннәрендә әнә шулай өзгәләнделәр. Хәкимҗан бик эчте. Ул чаклар искә төшсә, әле дә йөрәгем жу итә. Шул эчүе харап итте дә инде аны. Алты бала белән тол калдым. Әткәй-әнкәйне дә карадым, шуңа фатихаларын биреп киттеләр дигән идем. Ләкин картлыгымда хәзер үзем шулар хәлендә. (җырлый)
Кыр казлары очты, күрдегезме Һаваларга менеп киткәнен? Кыр казы Иделләр читендә, Ялгыз башым миңа читен лә?
Фәридә. Әнкәй, мин тормышны бу кадәр катлаулы дип уйламаган идем.
Өммегөлсем. Тормыш катлаулы түгел ул. Аны без үзебез катлауландырабыз.
Фәридә. Ничек инде, әнкәй? Менә син – бер гөнаһсыз намаз карчыгы. Кешеләргә гел игелек кыласың. Ә үзең ни күрәсең? Ирең исерек, малаең исерек, малайның да яратканы – төчеге!
Өммегөлсем. Күрәсең, бәхет түгәрәк үк булмый. Күрәсең, язмышыма шулай язылган.
Фәридә. Ә мин? Мин нинди гөнаһ эшләдем? Ничә ел торабыз Галимҗан белән, балабыз да юк ичмасам! Бала булса, эчмәс иде!
Өммегөлсем. Килен, алай димә! Димәк, Ходай Тәгалә тарафыннан вакыты җитмәгән. Врачка да бардыгыз, им-томчылар калмады. Күпме акча түктегез. Аллакай тәкъдиреңә бирмәгәнне, бәндә генә бирә алмас.
Фәридә. Әнкәй, ә бит Галимҗанның баласы бар!
Өммегөлсем. Әстәгыфирулла! Лә Хәүлә вә күәте.. Килен, ни дисең?
Фәридә эндәшми. Тәрәзә янына килеп Өммегөлсемгә аркасы белән баса.
Өммегөлсем. Фәридә! (янына килеп ике кулыннан тотып җилтерәтә) Нәрсә дидең?
Фәридә. Белмәгәнгә сабышма, әнкәй!
Өммегөлсем. Каян алдың бу сүзне? Нинди баласы булсын аның?
Фәридә. Галимҗан армиягә кадәр үк бер кыз белән яратышып йөргән. Ул кыз аны көтеп алган. Армиядән кайтып өйләнешәбез дигәндә, араларына син кергәнсең. Ә бу вакытта булачак киленең балага узып куйган.
Ут сүнә.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Моннан 17 ел элек булган вакыйга. Өммегөлсем ишегалдына сыер саварга әзерләнә. Галимҗан эштән кайтып керә. Йөзе нурлы.
Галимҗан. Әнкәй, әнкәй бәгырем, дөнья бигрәк матур, дөнья бигрәк киң!
Өммегөлсем. (улына сөеп- сөенеп карап тора)Әй, улым! Төпчегем! Өч улым да ил алдындагы бурычларын үтәп кайтты. Синең дә абыйларың кебек булып үсеп җитүеңә сөенәм!
Галимҗан. Әнкәй! Мин өйләнәм, әнкәй!
Өммегөлсем. Әллә хәзер үкме?(шаярыбрак)
Галимҗан. Рөхсәт итсәң хәзер үк!
Өммегөлсем. (ышаныр-ышанмас) Кем инде ул безнең булачак киленебез?
Галимҗан. Әнкәй, син бит аны беләсең, Зи-лә-гә! Мин аны яратам! Ул да мине ярата!
Өммегөлсем. Зилә- Сәгыйдулла кызынамы?
Галимҗан. Әнкәй, Сәгыйдулла кызы булса ни булган?!
Өммегөлсем. Ни булган, ни булган?! Шул исерек баласын алам димәкче буласыңмы?
Галимҗан. Әнкәй, соң авылда кем эчми? Әткәй дә эчкән.
Өммегөлсем. Менә шул, шул! Эчкән! Сездән нинди бала туар дип уйлыйсың? Гарип-горәбә үстерүе җиңел булмас димен!
Ут сүнә.
Җиденче күренеш.
Өммегөлсем. Син Зилә турында сөйлисеңме? Белмәдем, балалары буласын белмәдем!
Фәридә. Ә нигә кеше язмышына кысылдың, Галимҗан да эчмәс иде, оныклар сөеп яшәр идең.
Өммегөлсем. Баласы сәламәтме икән?
Фәридә. Нәрсә, сәламәттер, сәламәт булмаса, әби-бабасы каберен чистартып йөрмәс иде!
Өммегөлсем. Каберен чистартып?
Фәридә. Исең китте. Әйе, авылга кайткан, авыл советына барган. Минем әни Зилә исемле, аның әти-әнисе үлгән, мин зират карарга кайттым, дигән. Рәвеше гел Галимҗанныкы, ди.
Өммегөлсем. Ир баламыни?
Фәридә. Әйе, ир бала.
Өммегөлсөм. Кая тукталган соң?
Фәридә. Менә анысын белмим, әнкәй. Райондагы туганнарында тукталган
Өммегөлсем. Йа, Аллам, йа Ходаем! Төпчегемнең улы кайткан!(хәлсезләнеп диван кырына утыра)
(Фәридә чыгып китә. Аның ачыргаланып кычкырганы ишетелә.)
Фәридә. Әнкә- ә- й! Галимҗан үлгән!
(Өммегөлсем дә җан-фәрманга чабып чыгып китә.)
Ут сүнә.
Сигезенче күренеш.
Диванда Өммегөлсем утыра. Картаеп сулып киткән. Яулык астыннан чәчләре күренеп тора. Янында оныгы Камил утыра. Кыяфәте Галимҗанның яшь чагы. Заманча киенгән. Үз-үзен тотышы зыялы.
Өммегөлсем. Әтиле булдым дигәндә, әтисез калдың, балам.
Камил. Күрәсең, шулай язган, әбекәй.
Өммегөлсем. Фәридә белән безнең сөйләшкәнне тыңлап торган, күрәсең.
Камил. Ә аның мине бер дә күрәсе килмәде микәнни?
Өммегөлсем. Кая инде, синең барлыгыңны белмичә яшәдек бит. Ни әниең хәбәр салмады, ни үзең кайтып күренмәдең. Хәер, син бала кешесе, каян беләсең?!
Камил. Әби, мин барысын да белеп үстем. Әни миннән берни яшермәде, һәм, ни өчендер авылга да алып кайтасы килмәде. Мин дә әнидән бу хакта сорашмадым. Сорасам, никадәр авыр буласын белә идем.
Өммегөлсем. И-и балалар! Минем аркада күпме яшь түккән икән Зиләкәй.
Камил. Әни беркайчан да сезне начар сүз белән искә алмады. Миңа 17 яшь тулгач, авылга кайтырбыз , диде.
Өммегөлсем. Үзе соң, үзе әйбәтме?
Камил. Әйбәт иде дә бит. Соңгы арада йөрәге сиздерә. Врачлар ерак юлга чыгарга рөхсәт бирмәде. Ул хәзер больницада.
Өммегөлсем. Әй, бичара. Еллар буе җыелган хәсрәте йөрәген ашаган икән.(Фәридә килеп крә. Юлга җыена.)
Фәридә. Әнкәй, мин җыенып беттем. Хәзер алырга машина да килеп җитә.
Өммегөлсем. Кызым, нигә кырыгына кадәр тормыйсың, кая шулай ашыгасың?
Фәридә. Әнкәй, кал дип үгетләмә, зинһар! Сиңа бик авыр икәнен дә аңлыйм. Ләкин миңа да җиңел түгел. 17 ел бергә торгач, ирең үз теләге белән китеп барсын да… Ичмасам, кочаклап юанырга балам да юк бит. Синең Галимҗан төсе булган оныгың бар. Юк, әнкәй, юк! Мин бу өйдә бер миут та тора алмыйм! Гафу ит!
Чыгып китә.
Ут сүнә.
Тугызынчы күренеш.
Өммегөлсем. Бисмилла иррахман иррахим… Намазга басар вакыт җитә…
Камил. Әбекәй дим, әбекәй! Әни белән телефоннан сөйләшәсеңме?
Өммегөлсем. (калтыранган куллары белән телефонга үрелә)Зилә, балам, ни хәлләрең бар? Шулаймы,кәефең ничек? … Балакаем, асыл ул үстергәнсең. Мине дошман күрер дигән идем,әбекәй дип өзелеп тора. Бисмиллалы бала…
Камил. Әбекәй, ахшам җитте…
Өммегөлсем. Әйе, улым, бергә укыйбыз. Хәерле сәгатьтә(телефонын сүндерә)
Икесе дә намазлык өстенә басалар. Бер төсле хәрәкәт белән укый башлыйлар.
Ут сүнә.