-Кик-ри-күккккк! Кик-ри-күккккк! Кик-ри-күккккк!
Әтәч читәнгә менеп, бар дөньяны яңгыратып кычкырып җибәргән.
Шуны гына көткәндәй, тирә-як кетәклекләрдән тавыклар чыга башлаган. Ашыкмый гына чирәм, таш чүпләгән атлы булып, таң хуҗасы янына җыйналганнар. Әтәч, бик мөһим эшен тәмамлагандай, бик эре генә читәннән очып төшкән. Йорт ишеге ачылган, аннан хуҗабикә килеп чыккан:
-Иии, Әтәчкәем, алтынкаем, хатынкайларыңны җыеп та өлгергәнсең! Хәзер сыйлым үзегезне!- дип, яңа гына туглаган җимен кош-кортлар алдына куйган.
Тамаклары туйгач, тавыклар фәрман көтеп, Әтәчкә текәлгәннәр.
— Бүген чүплек башыннан урарбыз, бик тәмле ризык түккәннәр дигән хәбәр алдым Саескан дускайдан!- дигән Әтәч.
— Әтәчкәем-солтанкаем, бигрәк матур олтанкаең! Минем күкәй бар саласым, килә кетәклектә каласым!-дигән иң өлкән тавык.
-Ярый алайса, син кал,тик күкәйнең зурын сал!- дигән Әтәч.
-Барсак анда иртәрәк, кайтырбыз төш җитәрәк!-диешкән калганнары.
Тик кош-кортлар чүплек башына китәргә өлгермәгән, каяндыр көчле җил исеп куйган. Дөнья караңгыланган, тавыкларның аңы томаланган. Барсы да кетәклеккә чапкан, Әтәч аягурә басып каткан. Күктән килеп төшкән бик ямьсез бер аждаһа.
Әтәч тә калган каушап, тезләре киткән бушап.
-Син ни атлы буласың? Нишләп монда торасың?-дигән моңа ачуланып.
-Исемем минем-Сугыш, кырып-җимерү-минем бар булмыш!-дип җаваплаган тегесе.
-Ашыкма син кырырга, минем ишегалдында, чыгып кит моннан тизрәк, юкса ашарсың тизәк!
-Мин китәргә ашыкмыйм, синнән генә курыкмыйм! Алыштанмы-бирештәнме?
-Алдатмамын үземне, бирермен кирәгеңне! Тиз генә чыгыйк моннан, сөйләшербез соңыннан!
Болар икәүләп кырга чыгып киткәннәр. Артларыннан җил-давыл күтәрелеп калган. Әтәчнең тавыкларын борчыйсы килмәгән, шуңа күрә Сугышка ул үз өендә тимәгән.
-Мин хәзер урманны, андагы барлык җанварларны үземнеке итәм!-дип кычкырган Сугыш.
-Сугыш, кайдан килдең шунда кит, урманнарга тимә тик!-дип җаваплаган Әтәч.-Алар синеке түгел, безнең дә бар бит күңел!
-Алайса алышабыз?-дигән Сугыш.
-Урманнарны без сиңа бирмәскә тырышабыз! –дигән Әтәч.
Әй киткәннәр сугышып, йоннар беткән тузышып. Туктаганнар беразга. Әтәчнең берничә каурые чыгып очкан.
Болар киткәннәр ары, тапканнар шунда тары.
-Миңа бу!-дигән Сугыш.
-Син, Сугыш, бигрәк кызык, тары ул-безнең ризык. Бирмим сиңа тарыны!
-Бирмәсәң, мин сугышам!-дигән Сугыш.
-Ә мин үзебезнең кара җирдә үскән тарыны сиңа бирмәс өчен тырышам!-дип әйтеп салган Әтәч.
Әй киткәннәр сугышып, тәмам канга батышып, туктаганнар берзаман! Карасалар, зур елга ярында торалар , ди, болар. Ә елгада балыклар сикерешеп уйныйлар икән. Сугышның күзе кызган,тик кылычы әзрәк тузган.
-Бу байлык миңа!-дигән ул.
-Бу байлык-халыкныкы, түгел бер сарыкныкы! Кагылырга хакың юк!-дигән Әтәч.
Тагын киткәннәр болар сугышып, йоннар калган тузышып. Көчләре беткәч, туктап калганнар. Күтәрелеп карасалар, бик матур кала янына килеп чыккан икән ләбаса. Кешеләре шундый шат, балалар рәхәтләнеп таган атыналар икән. Сугышның боларны күргәч, ачуы кабарган.
-Мин аларны юк итәм!-дип акырган, ярдәмгә дусларын да чакырган. Күктән күп-күп җен-пәриләр, албастылар коелган. Ә Әтәчкә әллә кайдан көч кергән күк тоелган. Киткән алыш, киткән биреш.Тузан күтәрелгән, ямьсез тавышлар ишетелгән, җил-давыл котырынган. Әтәчннең дә шактый күп йоны йолкынып беткән. Бирешмәгән, тавыкларын, үзенең хуҗабикәсен уйлагач, тагын да шәпләнеп киткән.
Алыш туктаган. Сугыш белән Әтәч ял итәргә утырганнар. Карасалар, сугыша торгач, алтын чыга торган җиргә килеп җиткәннәр, имеш.
Сугышның тыны кысылган, шатлыктан башы күккә тия язган да, бер болытка бәрелеп, ияргә мәҗбүр булган.
-Алтын миңа, үзем белән алып китәм! -дип янаган Әтәчкә. Ә мескен Әтәчнең канатлары сынган, аягы имгәнгән,тәнендә йоны да сирәк-мирәк кенә калган, ди. Алтынны һич кенә бу явызга бирәсе килмәгән. Ярдәм сорап, болытларга дәшкән. Ә алар Әтәчне бик кызганып, каралганнар һәм кар булып җиргә ява башлаганнар. Суытып җибәргән, Сугыш калтырый башлаган, сөйләшергә тавышы да калмаган. Әмма шулай да, хикмәт, туктарга уйламаган бит имгәк.
Китә тагын алыш-биреш. Җир селкенә, давыл уйлый, ә Сугыш, бик нык өшесә дә, һаман җиңәм дип уйлый. Әтәч салкынга түзем, йоммый хәтта ул күзен, көне- төне сугыша, черем иткәндә төш күрә, ә төшендә тавыклары булыша.
Әнә шулай сугыша торгач, ничә җәй, ничә көз, ничә кыш, ничә яз үткәнен дә белми алар. Сугыш туза да туза, һәм ямьле яз айларында, ниһаять, бөтенләй аяк суза…
Әтәчнең тәнендә бер-ике генә йоны калса да, үзе тәмам мескенләнеп, хәлсезләнеп бетсә дә, шатланып, тавыклары янына ашыга. Кайтуына өлкән тавык алтын йомыркалар салып куйган икән. Әнә шул йомыркалардан Тынычлык, Дуслык, Бердәмлек исемле чебиләр дә чыгарган, диләр. Чындыр, югыйсә батыр Әтәч (ә аның яралары төзәлгән, йоннары үскән акрынлап, үзе тагын да ныграк матурланган) көн дә бердәм тавыкларын яратып, тыныч иртәләрдә дусларын уятмас иде. Әнә бит, әле дә кычкырып ята:
-Кик-ри-күккккк! Кик-ри-күккккк! Кик-ри-күккккк!