Сынаулар аша килгән бәхет
Ак каурыйлы болытлар арасыннан баш калкыткан кояш нурлары, җир йөзенә сибелеп, иртәнге чык тамчылары энҗе бөртекләредәй ялтырап яткан гүзәл бер мәл иде… Кинәт кояштай сап-сары яфрак Камилнең җилкәсенә килеп кунды. Моңсу күзләрен туп-туры төбәп я бер күк йөзенә, я бер аяк астына карады. Тагын өскә һәм тагын аска… Өскә һәм аска, өскә һәм аска…
Аяк астында ямь-яшел бәбкә үләне, баш өстендәге зәңгәр күктә кояш ялтырый. Әле көзнең «К» хәрефедә сизелми дияр идең, шулай да кояшның җитез малай-калай чаклары үтте. Ул эссе июль айларындагы кебек шатырдатып үбеп, тәнеңне алсу төскә манмый, ә җылы нурлары белән иркәләп, сыйпап кына ала. Шул вакытта җиле дә иренеп, ләкин үтә салкынча булып өреп куя. Җил өргән вакытта хәтта агачлар шыңшынып, итәгеннән саргаеп килгән яфракларын коерга тотыналар. Көз шулай акрын гына август аен куып, үз урынын талый тора. Ел фасыллары алышыну − үзе бер могҗиза, үзе бер илаһи матурлык.
Камил җилкәсеннән сары яфракны ачуы белән сыпырып төшерде дә: «Менә инде, тагын шул шыксыз, соры көз җитә» дип уйлап куйды. Шулай кинәт кенә иң яраткан ел фасылыннан үтә сөймәгән айларга әйләнеп куйды алтын көз. Бар җаны-тәне белән яратмый шушы ел фасылын. Бөтен дөнья төрле-төскә буялган сихри вакытта әти-әнисенең вафат булганына көзге айлар гаепле түгел икәнен аңламый шул әле сабый. Баланың йөрәгендә шушы көн кара таштай уелып калган. Әти-әнисе исән чакта Камил өчен көз генә түгел, ә хәтта төссез кыш айлары да төрле төскә буялган кебек тоела иде бит. Шул коточкыч хәбәр җәй белән кышны да, дөньяны да, күңелне дә сары сагыш төсенә буяп куйды. Күз яшьләре аяк астына көзге яфраклардан җәймә булып түшәлде. Кечкенәдән иң еш әйтелә торган җөмләсе: «Көз алып китте әтием белән әниемне». Камил шул сүзләрне әле бүген дә янәдән янә кабатлый.
«Инде ничәнче көз сездән башка килә, балакайларым» − дип үз-үзенә борын астыннан гына сөйләнә-сөйләнә баскычтан төшеп килә Тәскирә әби. «Нишләтәсең, күрәчәк булгандыр» дигән булса да, үзе төннәрен йөрәге сызлаудан йоклый алмый интегә иде. Төшләрендә газиз баласы белән киленен күреп, шабыр тиргә батып уяна. Үзенең халәтен аңлый алмау интектерә аны, ә күз алдында кинофильмнардагы кебек сурәтләр тиз-тиз алышынып тора. Кайчак башы әйләнеп китә, кайчак күз аллары караңгыланып, кыска гына вакыт булса да яртылаш аңына килә алмыйча газаплана. Табибларга күренсә, «ә» дигәнче больницага салачаклар. Ярамый шул аңа больницада ятырга, ярамый; бу хәбәрне ишетү белән район кешеләре газиз оныгын балалар йортына алып китәчәкләре көн кебек ачык.
Тәскирә әби элек-электән ныклы ихтыяр көченә ия булганлыктан, язмышны бер дә тиргәмәде. «Димәк, Ходай шулай кушкан, бу хәлнең килеп чыгасы Алла тарафыннан билгеләнгән булган» − дип үз-үзен юата. Алтмыш биш яшенә җитеп тормышны сүгеп арыганмы яки «язмыштан узмыш юк» дигән шикелле, тормыш китабының гаебе юк икәнен аңлаганмы, билгесез. Сагына гына, бик сагына.
Улы белән килененә килгәндә, бигрәк тату яшәделәр ич. Ызгыш-талаш булмады, бер-берсенә «Матурым», «Сөенечем», «Насыйп ярым» дип майлап-назлап кына эндәшәләр иде. Бар яктан өлгер, җитез вә җитеш булдылар. Икесе тиң Мәскәүдә югары белем алып, Казанда төпләнеп калдылар. Илгә, җәмгыятькә аеруча файдалы һөнәр сайлап хастаханәдә берсе хирург, икенчесе теш табибы булып эшләделәр. Ни кызык, Мәскәү тикле Мәскәүдә танышып, икесе тиң күрше авылдан булып чыктылар, әле, җитмәсә, балалар бакчасына да бергә йөргәннәр икән. Менә бит язмыш ничек оста итеп, бормалы юллар белән таныштырган да куйган. Шуңа күрә дә туган нигезләрен, әти-әниләрен онытмыйча, авылда бурадан өй салып куйганнар иде. Шәһәр белән авыл арасы унбиш минутлык юл булгач, бик еш кайта торган булдылар, зур терәк булып, соңгы көннәренә кадәр ярдәм итеп яшәделәр. Өй салыр алдыннан уллары Камил дөньяга килде. Ул баладан да бәхетлерәк кеше юктыр кебек иде җир йөзендә, чөнки аны «зурлаулары», назга күмүләре, янында биеп йөргәннәре турында бер түгел, ике китап язарлык. Сабый тормышларына тагы да ямь өстәп җибәрде, чын тулы гаилә булып яши башладылар насыйп ярлар.
Алты ел бергә төнгә кереп, бергә таңны каршылап, мәхәббәт җимешен бергә үстереп, кайгымы-шатлыкмы – бергә гомер кичереп, матур гына яшәп ятканда, олы кайгы ишек шакыды. Алты ел уртак тормыш, уртак түшәк мизгел эчендә юкка чыкты. Әллә кешеләр, әллә язмыш үзе көнләште, аяз көндә яшен суккандай булды. Октябрь башында өчесе бергә, авылдан шәһәргә кайтканда, юл һаләкәтенә юлыктылар. Улының шунда ук гомере өзелде, ә киленен, бик озак реанимациядә ятканнан соң, чит илгә, үтә катлаулы операциягә җибәрергә туры килде. Ләкин ни кызганыч, иң көчле табиблар да алып кала алмадылар, Германиядә вафат булды. Аллаһның рәхмәте, артта утырган уллары Камил кечкенә җәрәхәтләр белән генә котылып, исән калды.
Ул көн аның башыннан һич чыкмый… яшь парларны машинада кулга-кул тотынышкан килеш таптылар. Ике йөрәк арасында нинди көчле мәхәббәт яшәгән икән… Тәскирә карчык оныгын кочаклады да күзләрен йомды. Рәхәт чакларны искә алып, күз яшьләре аша елмайды. Татлы да газаплы да икән үткәннәрне искә алу.
Төн белән көн, көн белән төн тигезләште, дөньяның яме китте, кояшның нуры җылытмады. Көн дә йорт тулы кеше булды, әбине һәм Камилне ялгыз калдырырга тырышмадылар. Барысы бергә эшкә керештеләр… Тәскирә карчык та үзенә эш табып йөрде, ничә яшь булмасын, авылда эш бетми инде инде ул. Кеше күп булгач, кереп качып елар җир дә юк. Кайда бакча башында, кайда абзар артында күз яше түкте. Шулай итеп, көннәр үтә барды, йөрәк балаларның юклыгына ышана алмады. Камил туганнарыннан-туганнарга йөрде. Әле берсе, әле икенчесе үзенә алып китә. Апалары, абыйлары күп, ләкин һәрберсенең гаиләсе, үз балалары, үз тормышы дигәндәй, берсенә дә кеше баласы кирәк түгел. Бер йортта да ике айдан артык тора алмыйча, шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөргәч, авылга, үзе янына алып кайтырга булды Тәскирә әби.
Авыл кешесенең теле иң тәмле дә, шул ук вакытта ачы вә зәһәр дә. Аларга иң кызыгы кирәк, гайбәт сатарлык гына булсын. Оныгы авылда төпләнеп калып, әби кеше үз карамагына алганын авыл халкы районга кадәр җиткергән. ИмешБалалар бакчасына йөрми, юньләп сөйләшә дә белми» дигән хәбәр таратканнар. Ләкин, белеп торалар ич, балалар бакчасына йөрергә кагәзь эше вакытлыча әзер түгел икәнен. Ә аралашуга килгәндә, юл фаҗигасеннән соң шок хәлендә калды, шуңа да атна саен шәһәр үзәгендәге иң текә хастаханәдә дәвалану уза. Моның өчен туган-тумачалары күз колак булып торалар.
Авыл халкының яшен тизлегендәй тараткан бу имеш-мимешләреннән соң, ятимнәр йортыннан тук йөзле түрәләр килеп төште берзаман. Йортны, бакчаларны, ихаталарны, яшәү җиһазларын − бар нәрсәне буеннан-буенга, һәр почмагын диярлек тикшереп, карап чыктылар. «Бәйләнер» нәрсә таба алмагач, ай саен килеп тикшереп йөриячәкбез дигән булдылар да, менә инде ничәнче ай эзләре дә, үзләре дә юк, Аллага шөкер… Килсәләр дә инде, чыныгып беткән Тәскирә әби генә түгел, оныгы Камилнең дә исе китми аларга, чөнки бар яктан да җитеш тормыш. Ял көннәрендә барлык туганнары авылда җыелыша, кайбер көннәрне Камилне үзләре белән шәһәргә алып китеп кино, «карюсил», «кафы» ише җирләрдә йөртеп кайтаралар. Шулай да, балалар бакчасына йөрмәсә дә, әбигә авыр түгел газиз оныгын тәрбияләргә. Ул бит заманында биш баланы берүзе тәрбияләп, аякка бастырган, кеше иткән. «Ничек инде мин бердәнбер оныгымны үстерә алмыйм? Юк сүз. Әнә, һәрберсе хәзер олы, акыллы, ихтирамлы кешеләр булдылар. Яннарында үз парлары, Камил кебек тәүфыйклы балалары, һәрберсенең җитеш тормышы. Аларны бәхетле итә алдым икән, димәк оныгымны да бәхетле итә алам» − ди, зур ихтыяр көченә ия булган Тәскирә әби.
Җил, авылның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Мондый чакта усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы – бары чүп өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда шулкадәр тыныч, гүя ул авылның һәр баганасын, диварын сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә… Тагы бер генә булса да..
Камил рәхәтлектән күзләрен йомды. Зәп-зәңгәр күктәге кояш нурлары, күз кабагы, керфекләр аша үтеп кереп, йокымсырап барган Камилнең күз алдында төрле төскә кереп, ниндидер шәүләгә әверелеп биеде. Кинәт, алар төрле төсләрен үзгәртеп, караңгы төсмер алалар да, күңелнең нечкә бер җепселен авырттырып, кытыклап куялар. Ирексездән, үкереп елыйсы, иң серле, иң яшерен авазлар чыгарып кычкырып җибәрәсе килә. Камил үзенең авырая, оеый баруын сизде. Тик төш белән өнне аера алмый интекте. Төш дисәң, барысы да чынбарлыктагы кебек: әнә әнисе, әнә әтисе белән әбисе утыра. Өн дисәң, нигә соң аларны Камил читтән күзәтә, телевизор экраныннан караган кебек. Эх, кинәт барысы да буталды…
«Әтием белән әнием тайткан, күрлем алалны, күрлем!» − дип, сискәнеп уянып китте.
Күрше бүлмәдә оекбаш бәйләп утырган Тәскирә карчык алпан-тилпән атлап, оныгы кырына ашыкты. Күз очыннан атылып чыккан мөлдерәмә күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртеп алып: «Улым, алар беркая да китмәделәр, алар гел синең белән. Әнә, күрәсеңме кояшны, алар шул биеклектән һәрчак сине күзәтеп, кайгыртып торалар. Төн җиткәч, кояшны ай алмаштыра, ләкин алар алышынмый, үз урыннарында калып, сиңа айдан, йолдызлы күктән карыйлар, саклыйлар, ярдәм итәләр. Шуңа да авыр чакта күкләргә карап ярдәм сора, булышмый калганы юк.
«Чөнки алар синең һәрчак йөрәк түрендә, менә монда» − дип, Камилнең кечкенә күкрәгенә үзенең зур, мең дә бер эш татып караган, шул саннан да күбрәк яшь сөрткән кулын куйды.
«Әйдә улым, ашап алыйк, тамагың ачкандыр» − дип, башыннан сыйпады. Үзенең башында исә һаман Хәсән ага Туфаннан: «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» дигән шигъри юллар яңгыравын дәвам итте…
Камилнең исә тамагы ач түгел иде, җаны ач. Нинди генә тәмле сүзләр сөйләп юатсаң да, нинди генә татлы кәнфитләр белән сыйлама, ничек кенә каты сөймә, сабыйга ата карашы, ана назы җитми иде. Аңа хәзер инде биш яшь, ул дәү, барысын аңлый, кечкенә йөрәк барысын сизә. Шулай беркөнне әбисе белән күрше хатынның сөйләшкәнен тыңлап торды. Имеш, Камил кечкенә әле, бар нәрсәне дә аңлап җиткерми. Әти-әнисенең һәлак булуын, дөньяда юк икәннәренә төшенеп бетә алмый. Камилнең бу сүзләргә җен ачуы чыкты, җанын кая куярга белмәде. Ни сөйлиләр бит! Аңа бит инде тиздән алты яшь, ул киләсе елга беренче сыйныфка бара! Хәрефләр таный башлады, әбисе белән бергә гәҗитләр актаргалый, хәтта кыска сүзләрне укый да ала. Биш дәфтәре ята уенчыклар тартмасында, бишесе тиң берсеннән-берсе матур рәсемнәр белән шыплап тулган. Камил ул гүзәл сурәтләрне көндез кояшка, кичен айга күрсәтеп төшерә, ә киләсе елга укытучы апасына күрсәтәчәк. Табигатьне аеруча ярата. Үскәч рәссам генә түгел, ә табигать белгече яки урманнар сакчысы булырга хыяллана. Шуңа күрә, күршедәге малай белән балыкка дип чыгып китәләр дә, үзләре күрше авылдагы урманда сәяхәт кылалар. Андагы матурлык, андагы җиләк-җимеш, кош-корт, хайваннар, уууу, исең-акылың китәрлек! Андагы гүзәллекне үз күзләрең белән күреп, саф һавасы белән сулап карарга кирәк.
Шулай ямьле җәйнең бер көнендә, рәхәтләнеп каен җиләге ашап, әйләнә-тирәдәге матурлыкка хозурланып утырганда, зур мөгезле көрән поши килеп чыкты. Аланнан ничек сызганнарын үзләре дә сизми калдылар! Бер чиләк каен җиләге, башлык эченә тутырган кура җиләге, өр-яңа, Уфадан алып кайтылган кармак, чын сәяхәтчеләрнеке кебек, күп кесәле, җилкәгә асышлы сумка – барысы поши белән бергә, ямь-яшел аланда тәгәрәп калды. Шул хәлдән соң, Камил белән күрше егете әле берәр атналап урманга бармый тордылар. Күрше егете Альфред, әйберләрен калдырмаган булса, гомумән аягын да атламаса, Камил төнме-көнме булуга карамастан, берүзе генә булса да барып кайтыр иде. Камил шулай фикерли: беренчедән, аңа инде алты яшь. Икенчедән, аны зәп-зәңгәр күктән, ак каурыйлы болытлар арасыннан әнисе белән әтисе һәрчак күзәтеп торалар. Ә алар, улларының әбисе әйтмешли, «куркак куян» булганлыгын күрсәләр оят булыр бит әти-әнисенә.
Әтисе белән әнисен алмаштырган Тәскирә әбигә оныгы иң зур терәк. Көн саен ярдәм итә, авыр чакта гел янәшәсендә. Элек әбисе Камилне кайгыртса, бүген күбрәк Камил әбисенә күз-колак. Әбисен генә түгел, хәтта авыл тормышын да кайгырта ул. Сарык-бәрәннәргә бакчадан яшь үлән алып кереп ашата, кич җитүгә, сыерны көтүдән каршы ала, тавыкларга бодай чәчә һәм тагын бик күп вак-төяк эшләрне башкара. «Ә алар күрше апа белән мине үсмәгән, аңламый диләр, хи, бигрәк кызык инде» − дип, сукрана-сукрана Актәпине ашата малай. Мәчене ашатканда әбисе һәм күрше апасы белән сөйләшмәскә дигән карар кылды. Шулай бер ике-көн сөйләшмичә йөргәч, Тәскирә әби тәмам аптырашка калды. «Әй Ходаем, юл һәлакәтеннән соң шулай сөйләшми иде, тагын шул хәл кабатлана бугай. Әй, Аллам!» − дип елар хәлгә җитте. Балаларына шалтыратып, барысын диярлек аякка бастырды. Алар шул ук арада, ерак араны якын итеп, кайтып төштеләр.Ә Камилгә шул гына кирәк тә инде! Апалары, абыйлары кайткач, авыз колакка кадәр ерылды, бик тырышып тешләрен кысып йөрсә дә, сөйләшмичә түзеп булмады. Шаркылдап көлде дә, рәхәтләнеп сөйләште дә, туйганчы иркәләнде дә. Берсе дә сөйләшмәүнең хикмәте нәрсәдә булганын аңламыйча калдылар, ләкин анысы инде гомумән кирәк тә түгел иде, иң мөһиме − бала аралашсын, көлсен, күңеле китмәсен. Шулай да, Рафа абыйсы белән Гөлбану апасы, Камилне аңлаган шикелле, күз кысып куйдылар, алар икесе малай белән һәрчак бер дулкында иделәр. Бу серле хәлдән соң туган-тумачалар ешрак кайта башладылар, бу исә әбисенә дә, Камилгә дә таманга гына туры килде.
Авылда укучы балалар саны аз сәбәпле, бишенче сыйныфка күчәр алдыннан мәктәпне ябып куйдылар. Шуңа күрә, Камилгә шәһәрдәге лицей-интернатка күченеп китәргә туры килде. Тормыш, күз ачып йомган арада, бөтенләй 180 градуска әйләнде дә куйды. Әти-әнисе элекечә, йөрәкне тырнап-тырнап, сагындырмый иде. Йөзләре дә онытылды дисәң дә була, ләкин шулай да чалбар кесәсендә әтисенең һәм әнисенең аерым сурәтләре, интернат бүлмәсендә күк төсендәге киштәдә дә яшь чакларындагы фотосурәтләре тора иде. Алар егетнең хәтерендә, сурәттәгечә, көләч йөзле булып уелып калганнар. Ә Камилнең үзен туган-тумачалары да, әбисе дә әнисенә бик нык охшаталар иде. Шундый ук яшькелт-көрән күзле, куе кара чәчле, озын керфекле, кара кашлы, юка иренле. Ә холкы буенча, Тәскирә әбисе әйтмешли, «аумаган-ашмаган» күк әтисе..
Язгы матур иртә… Алмагачдар пыр-пыр тузып чәчәк ата, көннәр шундый матур, җылы, әле дә ишек алды тыныч булганга, бар дөнья ямьле, тыныч кебек тоела. Каникул вакытында Камил авылга кайтты. Тәскирә әби йорт тәрәзәләрен ачып ташлап тирән генә сулап җибәрде. Оныгы белән яз башыннан сыерчык оялары урнаштырдылар. Сыерчыклар килеп урнашса, ниндидер бәхет килергә тиеш. Менә хәзер яз хакимлек иткәндә, ул бөтен йөрәге белән шул сыерчыкларны көтте, ә алар әлегә юк та юк…
− Әби, − дигәнгә сискәнеп китте, − әби, нәрсә уйга баттың, эндәшәм, ишетмисең. Нәрсә булды сиңа, әллә елыйсың инде? −дип, Камил килеп кочаклап, битеннән үбеп алды. Әйд, утырып чәй эчеп алыйк, кая әле, чәй куеп җибәрик.
− Әйе шул, балам, эчик. Аннан урамдагы утыргычка җәймәләр җәеп, күрше әбиләре белән чыгып утырырмын.
− Соңыннан әтинең каберенә кайтып килербез, чардуганы бик матур килеп чыкты, сиңа ошар, әбием, − диде Камил.
Радио тыңлап, Камил белән Тәскирә әбинең бергә тәмләп сөтле чәй эчеп утырган иртәнге вакыты… «Тиздән шәһәрдән абый-апаларың да кайтыр, улым. Әйдә, чәйләр эчик тә, мин бәлеш салырмын, син мунча ягарсың» − дип сөйләнә-сөйләнә чәй әзерли. Камил әле йокысыннан бик уянып бетә алмыйча, мәчене яңа савылган сөт белән сыйлап йөри. Өйдә җан тынычлыгы, рәхәт. Кинәт шул тынлыкны җиңелчә генә ишек шаку бүлдерде.
− Юк әби, сиңа гына ишетелә ул.
−Тыңлап кара эле, шакыйлар ич. Тсс, әнә, тагын шакыдылар.
−Әәә, ул күрше Гөлбану әби сөткә кергәндер. Кичә иртәнге якта керәм дигән иде бит, оныттыңмыни әби?
−Ииий, әйе шул, улым. Карале, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып, хәтердә дә калмаган. Картлык шулай итә инде ул, кичә ни ашаганыңны оныта башлыйсың. Хәзер чыгам, хәзер. Ник өйгә кермәде икән инде, чит кеше түгел ич.
Камил әбисенең сөйләнгәнен тыңлавыннан туктап, башы белән айфонына чумган иде инде. Мәче дә сөтен эчеп бетереп, идән уртасында киерелеп яткан. Тынлык… Ачык тәрәз аркылы әтәч кычкырганы, тавыкларның келт-келт килүе генә ишетелә. Өстәл түрендә Камил телефонында нидер тырыша-тырмаша яза. Плитәдә кайнап утырган чәйнекнең сызгырганын баскычтан атлаган аяк тавышлары гына басты. Ишекнең тоткасын кемдер тарта, ача алмый. Камил тавышка сискәнеп: «Әби, тәмам картайгансың, әзрәк санаторияләрдә ял итеп чыгарга кирәк, үз ишегеңне дә ача алмыйсың ич» − дип, сузылып, агач ишекне ачарга булышмакчы иде, ләкин ишек кинәт үзе ачылды. Тик, каршысында әбисе урынына ят бер ханым басып тора иде…
Ап-ак башта берничә бөртек кара чәче күренә, яшькелт-көрән күзләрнең нуры калмаган, язмыш бик каты тез астыннан сукканы чагыла. Чия төсендәге юка иреннәр калтыр-колтыр килеп нәрсәдер әйтергә тели, тик булдыра алмыйлар. Таныш түгел хатын янында ап-ак булып каткан Тәскирә әби басып ора. Аларның сагаеп, үзенә текәлгән карашларыннан һәм сихри билгесезлектән Камил тирләп чыкты.
−Ни бит, улым, ни…− дип, төртелеп калды Тәскирә карчык. Теле әйләнмәгән кебек, сүзләр бутала, уйлар тәмам чуалып бетте.
Кинәт таныш түгел хатын куркудан айныган шикелле, сискәнеп, ә бәлки таныш күзләрне күрептер, акрын гына тезен чүкте, алып килгән төргәкләре кулыннан төшеп, чәчелеп китте. Калтыранып, тирән итеп тын алды һәм:
− Менә, соң булса да, ниһаять, кайттым яныңа, улым.
Күкрәк яна. Ниндидер яңгырап ишетелә торган тавышлар, чү, алар акрыная бара. Караңгылык…
Камил күзләрен ачты… ул хастаханәдәге түшәктә иде. Башы бик каты авыртуга уянып киткәндер, күрәсең. Кинәт бүлмә ишеге ачылды, яшь табиб белән бергә май кояшыдай елмаеп, әбисе килеп керде. Кичәге дигәне ике атна элек булган икән инде, Камил генә шулай озак комада аңына килә алмыйча яткан.
− Әбием, әбием, тыңла әле. Мин аңсыз ятканда, хәтта төшләр курдем, бик сәер төшләр. Берсе аеруча хәтердә калды. Имеш, авылдагы йортыбызга таныш түгел хатын керә һәм син дә торасың янында. Ул таныш түгел хатын минем әни икән. Имеш, юл һәлакәтендә ул исән калган, ләкин бик каты җәрәхәтләнгән. Чит илдәге туганнары әниемне Германиягә алып китеп, шунда операция ясаганнар. Операция уңышлы узып, Рәсәйгә кайтырга дип юлга чыкканда, аңа әтиемнең вафат булганын әйткәннәр. Һәм, беләсеңме нәрсә?! Исең акылың китәр, улың Камил дә үлгән, дигәннәр. Мине, әби, мине! Мин вафат, хи-хи?! Әниемне анда башка бернәрсә дә тотмагач, Германиядә төпләнеп каласы булган. Ниһаять, ничә ел үткәч кенә минем исән икәнемне белгәч, беренче рейс белән Рәсәйгә очкан. Әле мондый мәзәк төшләр кергәне юк иде. Гомумән, әти белән әни күптән төшкә кергәннәре юк, хәер бирәсе булыр, мөгаен.
Мөлдерәмә яшьле күзләрен оныгына төбәде Тәскирә әби. Яшьләрдән шешенеп беткән йөздә өмет чаткысы күренә… Юк, өмет чаткысы гына түгел, ә чып-чын өмет, күптән көтелгән бәхет, яз кояшыдай, балкып чыккан иде.
− Улым, балам, оныгым! Төш түгел, балам, өн ул, синең хәзер әниең бар, ишетәсеңме, әниең!
Тәскирә әби сүзен дә әйтеп бетерә алмый калды, кинәт ишек ачылды. Ул ишектән, язгы нурлар белән бергә таныш түгел хатын – Камилнең әнисе керде. Үзе дә сизмәстән, ирексездән, кычкырып елап җибәрде. Камил әнисе кочагына кереп сыенды, күз яшьләре гүя күздән түгел, йөрәктән бәрелеп чыкты. Бу күз яшьләре − бәхет тамчылары булып, идәнгә тәгәрәделәр.
Исәнме, зур сынаулар аша килгән, гомер буе көтелгән бәхет, исәнме!!!