Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сыналган дуслык

Сөмбел белән Ралинә балалар бакчасында таныштылар. Моңарчы әле бер-берсен белмәгән кызлар чын-чынлап дуслар булып куйдылар. Бергә көлделәр, бергә уйнадылар, бергә еладылар да. Сөмбел беркөнне Ралинәне урындыктан этеп төшергәч тә, кыз аңа ачуланмады, бары тик көлемсерәп кенә куйды.

Җиде яшьләрен тутыргач, кызлар беренче сыйныфка укырга керделәр. Бер парта артында утырдылар, сыйныфларындагы иң яхшы укучылар иде алар. Бишенче сыйныфка күчкәч, бергәләп олимпиадаларга йөри башладылар. Анда зур үрләр яуладылар, яңа дуслар таптылар. Шуларның берсе Айсинә исемле кыз иде. Ул күрше авылда тора икән.

Көннәр артыннан көннәр уза торды. Кызлар «Telegram» социаль челтәре аша аралаштылар, бергә ял итү лагерена йөрделәр.

Вакыт дигәнең шул бит инде ул: сизелмичә уза да китә икән. Өч дус тугызынчы сыйныфны тәмамлап, җәйге каникулга чыкты. Айсинәләрнең авылындагы мәктәп тугызъеллык кына булганлыктан, кыз укуын Сөмбел һәм Ралинә укыган мәктәптә дәвам итәргә булды. Дуслар янында күңелле бит!

Җәй буе кызлар бер-берсенә кунакка йөреште. Сәпитләренә утырып чыгып китәләр дә, бөтен тирә-юньне әйләнеп кайталар! Күрмәгән басулары, сокланмаган урыннары калмады үзләренең!

Бер көнне дуслыкны сыный торган хәл булды. Сөмбел белән күрше авылга чыгып китеп, инде барып җиттек дигәндә генә, Ралинәнең сәпите ватылды. Инде нишләргә?

Айсинә кызларны каршы алды. Өч дус башта авылдашлардан киңәш сорашты, аннары Айсинә озак уйлап тормыйча, үзенең сыйныфташына шалтыратырга булды. Рәмис шунда ук ярдәм итәргә ашыкты.

Булды! Сәпит рәтләнде! Ралинә егеткә күп итеп рәхмәтләр укыды һәм дуслар Вадим Захаровның «Балачагым сәпите»н җырлый-җырлый, юлларын дәвам иттеләр.

Менә шулай. «Дустың үзеңнән яхшы булсын» дип тикмәгә генә әйтмиләрдер! Кайгыда да, шатлыкта да янда дуслар булганда күңелгә рәхәт.

Мифтахова Азалия Рустемовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 26.12.2007
Место учебы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Богатые Сабы