XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сулыкларны чиста тотыйк!

Күл буена киләмен дә

Тездән суга керәмен.

Су өстендә ни  генә юк,

Шакшы суны күрәмен.

 

Итек, читек, чиләген

Су төбенннән аламын.

Бер-бер артлы яр буенда

Чиләкләргә саламын.

 

Һәр көн саен чиләк алып

Су буена киләмен.

Су төбеннән, яр буеннан

Чүп-чар җыеп түгәмен.

 

…Менә бүген очар кошлар

Тезелешеп су эчте.

Суы тәмле, үзе чиста

Көмештәй суның өсте!

 

Без дә дусларым белән

Су чәчрәтеп уйнадык.

Күпме генә уйнасак та

Уйнап һич тә туймадык.

 

Дәү әнием: “ Балам, изге эшләр

Кечкенә эштән башлана.

Каршылыклар булса да

Башлаган эшеңне ташлама!”

 

Яр буена язган сүзләрем

Ерактан күзгә ташлана:

“Тирә – юньне пычыратма,

Суга чүп-чар ташлама!”

 

 

 

 

Гарипов Алмаз Ильнарович
Страна: Россия