XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Суларга аккан яшьлек…

         Төн. Тирән тынлыкны бозып, ялгыз чикерткәнең өзлексез сайравы гына ишетелә. Бүген Фасилның күзенә йокы кермәде. Башына төрледән-төрле уйлар килә, ул борчыла, нигәдер йөрәге ярсый. Җәйге кыска гына төн бик озак үткәндәй тоелды аңа. Тизрәк таң атсын иде дә, хәрби комиссарның уңай җавабы гына ишетелсен иде.

 — Бөтен дөньясында сугыш бара. Шушы гәүдәң белән ничек итеп авылда ятмак кирәк? Китәргә, тизрәк китәргә иде, шундый уйлар  белән Фасил саташулы-уяулы йокыга китте. Төшме бу, үткәнне хәтердә яңартумы – белмәссең…

         Менә Фасил әтисе белән урманда мүк чыгара. Җиңел агач тырма белән мүкне зур-зур кисәкләр итеп тарта да, кояшка кибәргә тезә. Әтисе җитез хәрәкәтләр белән эшли. Киң җилкәле, таза гәүдәле шул аның әтисе.

         Шулчак авыл ягыннан атлы чабып килгәне күренә. Әтисе янына килеп, кулларын бутый-бутый, нидер сөйли. Йөзе борчулы. Әтисенең дә йөзе агарынып китте. “Нидер булган, ут чыкканмы әллә?” – дигән уй Фасилның башыннана яшен тизлегендә узып китте. Улым, әйдә авылга. Анда әнкәң…әнкәң авырып киткән.

         Авылга тиз генә кайтып җиттеләр. Өй эчендә хатын-кызлар җыелган. Елашалар, әкрен генә сөйләшәләр.

         Әнкәй инде үлгән… Сабыен дөньяга китергәндә үлеп киткән. Әнкәй дә, бала да исән түгел… Сыкрана-сыкрана кендек әбисе генә ясин чыгып утыра…

         Әнкәйсез җәй бик күңелсез үтте. Көзе бигрәк шыксыз, елак. Кай арада кыш җитте соң? Атын чанага җигеп, тотып салып, әткәй каядыр китте. Күршедә торучы Хәтирә җиңгәчәй иртәдән үк бездә. Өй җыештыра, аш әзерли.

Тор, Фасил улым, әткәң яшь хатын алырга китте. Син инде хәзер олы малай, әткәң хатынсыз тора алмас. Барын да аңлыйсыңдыр.

Әнкәй үлгәннән соң, әткәй бик кайгырды. Әнкәйне бик сагынды, йөзе агарынып, үзе ябыгып калды. Яшь әнкәй нинди булыр?.. Усал, явыз, ямьсез үги ана булыр инде… Көн төшкә таба авышканда әткәй кайтып та җитте. Толып эчендә кемдер бар. Бик кечкенә гәүдәл, ахрысы, толыптан бөтенләй күренми диярлек. Әткәй аның толыбын салдырды. Чанадан арык кына кыз бала төште.

         Үги ана дигәне уналты яше дә  тулмаган ятимә кыз иде. Ул байларда бала караучы булып торган. Үги әнисе белән үги әтисе толыпка төреп, әткәй алып барган 1 пот онга сөенә-сөенә алышып, чанага утыртып җибәргәннәр…

Фасилның күзенә мәхәббәтсез күренмәде ул. Фасилдан берничә яшькә генә зуррак яшь әни белән алар дуслашып киттеләр. Әткәсе дә моңа чиксез шат иде.

         Тик күршедәге усал җиңгиләр генә араны ничек булса да бозарга омтылдылар. Ничек тә үги ананы начар итеп күрсәтү иде уйлары.  Юкса, үги әни Фасилга усал кагылмады…

         Фасил ике арада йөреп үсте, ныгып китте. Җәй көне күрше авылга атлар көтәргә ялланды, атлардан гел аерылмас булды.

         Сугыш… Көн караңгыланып, шыксызланып калды, дөньяны җан өшеткеч салкынлык басты. Каһәр төшкән сугыш асыл егетләрне ут эченә илтеп тыкты. Фасил да сугышка китәргә йөри… Атлары гына кызганыч. Кемгә ышанып калдырырга? Караңгы төннәрдә бергә яланда учак ягып атлар көткән егетләрнең бөтенесе китеп бетте… Малайлыктан аерылмаган үсмерләргә кала инде аткайлар…

         Ниһаять, чиксез тоелган озын, газаплы төн узып, җиргә яңа көн туды. Фасил Дускае белән комиссариатка таба юыртты. Хәрби комиссариат алды халык белән тулы. Әтиләрен, ирләрен, туганнарын фронтка озатучы хатын-кызлар, бала-чагалар, карт аналар… Кинәт кемдер гармун уйнап, җыр сузып җибәрде:

Исән булсак, бер кайтырбыз,

Сау булыгыз, туганнар…

Фасилны да сугышка алдылар. Саубуллашып килер өчен 2-3 сәгать вакыт бирделәр. Егет тузгак яллы Дускайга сикереп менеп атланды да, авылга таба очты. Анда әткәсе, үги әнкәсе, үсеп җитәргә өлгергән энеләре дә бар бит әле. Кибеткә кереп, энеләренә кызыл билле прәннек, чуклы конфет үлчәтеп алды. Фасилның саубуллашырга кайтканын ишеткәч, әткәсенең җилкәләре калтыранып куйды.  Сиздермичә, эчтән генә елый иде ул бу вакытта.

Улым, рәнҗеп китмә. Исән-имин кайт, — диде ул, Фасилны кочаклап. Үги әнисе сүзсез генә карап торды да:

 Фасил, миңа рәнҗемә. Минем бер гаебем дә юк. Зинһар үзеңне сакла! – дип, яулык очы белән күзләрен сөртте.

Фасил энеләрен кочаклап сөйде, кесәләренә конфет, прәннекләр тутырды. Хәтирә җиңгәләренә кереп, саубуллашып чыкты да, атына атланып, авыл башындагы  басу капкасыннан чыгып китте. Ялгыз каен янына җиткәч, янә борылып карады. Бу мизгелдә ялгыз каен да шаулый-шаулый елый иде. Җәйге җил Фасилның моңлы-матур җырын авыл ягына китерде:

Исән булсак, бер кайтырбыз,

Сау булыгыз, туганнар…

Малай-шалай аны ялгыз каенга кадәр озата барды… Фасилның җыры озак яңгырап торды әле.

         Фронт юллары бик авыр булды. Татар егетләренә хасбатырлык Фасилда да бар иде. Ул гел алгы сызыкта сугышты, куркусыз  булды. Днепрны кичкәндә, каты яраланып, берничә сугышчы суга төште. Алар арасында Фасил да бар… Яшь егетнең гәүдәсен Днепр мәңгелеккә үз куенына алды. Чибәр, моңлы тавышлы татар егетен, газаплардан араларга теләгәндәй, Днепр җиңел дулкыннарына урады.

Вакыт үзенекен итә, әткәсе дә бик олыгайды, олы улын сагыну хисе һич тә басылмады. Авылдашлары ерак болынга печән чабарга баргач, Әгерҗе районы Салагыш авылы кешеләрен очраталар. Алар арасында Фасил белән бергә сугышта булган, аны иң соңгы минутта күрүче дусты була. Ул Фасилның кыю, тәвәккәл егет булуын, җырларга яратуын сөйли.

         Фасилның кабере юк… Хәтер китабында исеме  бар. Еллар үтә… Энесе үзенең олы улына яраткан абыйсының исемен кушкан. Фасил авылдашлары күңелендә һаман яшь, чибәр булып бүгенгәчә саклана.

 

 

Магьданурова Алия Илгизовна