Принято заявок
2112

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Сула сугарылып яңгыр исен!..»

Сула сугарылып яңгыр исен!

Сусыллыкны сула исергәнче!

Яздан язган мәлне хәтерләтеп,

Тамчы тамар. Юллар киселгәнче.

Сусыл яңгыр исе! Тансыктырды!

Тансыктырды язны үпкән галәм.

Ә синең дә тормышыңда бүген

Бармы язны чәйнәп-капкан әләм?

Табылмады миндә. Таба (а)лмадым.

Әле җилфердәмәс сөю бүлеп.

Һәрбер(е)безгә инде күптән күкләр

Язгандыр күк бөреләнгән бүлек…

Үлеп туа язда тәндәге җан,

Тик яшәми дөрләп әүвәлгечә.

Күрче: әлсерәүдән кешеләр дә

Яңгыр урынына язны эчә.

Әмма төче! Төче миңа бу яз!

Тулмый шикәр, егып касәләрне.

Сиңа/миңа яңгыр исе сеңгән —

Бу — язларның, ахры, вәссәламе…

«Ак хыяллар — ап-ак шомыртлар ул…»

Ак хыяллар — ап-ак шомыртлар ул,

Чәчкә ярган утлы Майларда.

Колач җәеп, Кояш йотып чапкан

Үткән Маем! Син соң кайларда?!

Айлардамы? Бүтән планетада?

Йолдыз йоткан әллә бер учлап?

Алга бару, ялкынланып яну —

Туган иде барысы бер очта.

Очты-китте шомырт чәчкәсе күк

Омтылышым, сөю-көюләр.

Ә Май кайтты кабат еллар урап.

Күңел генә  — шул ук җилгә каршы

Шашып йөгерүче бер җүләр.

«Бүгенгемне югалтуым аңлыйм…»

Бүгенгемне югалтуым аңлыйм

Үткән белән юып уйларымны.

Синең белән, минем белән, өем,

Әти-әни, балачагым булган

Хәтеремнән һаман җуймавымны.

Җуймавымны үткән елларым һәм

Иске бәхетемне җыймавымны.

Аңлыйм. Чемоданга кием салган кебек

Елмаюым, сөю шатлыкларым

Кире кайтарырга кыймавымны.

Кыйнавыңны, әй Көн, сукмый гына

Камчы бәргәнеңне йөрәгемә.

Аңлыйм. Көннән-көнгә, төнгә ныграк

Яшәешем, сәгать-минутларым

Күчеп барганнарын өрәгемә.

Һәм мин аңлыйм: вакыт — дәва түгел!

Ул бары тик сагыш йотып кына,

Шул сагышка күзне йомып кына

Яшәешкә өйрәтмәкче җанны.

Колак тона, тып-тын йөрәк тына

Аеклыктан, тере хакыйкатьтән,

Үткәнемне кайтара (а)лмавымнан

Могҗизалар майтара (а)лмавымнан,

Тәүге кабат майны сөймәвемнән,

Һәм җылак җил чәчем таравыннан.

Һәм

Бүген

Мин телим майның китүен.

Мине түгел, башка берәүнең дә

Бит очыннан сыйпап үтүен.

Ильясова Эндже Илнуровна
Страна: Россия
Город: Актаныш