XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сугыш

Сугыш 

Сугыш… Нинди авыр, шомлы сүз.

Шәһәрләр җимерелгән.

Җир йөзеннән гөрләп торган

Авыллар юк ителгән.

Шау чәчәккә күмелгән

Бакчалар дөрләп янган

Күпме бала сугыштан соң

Әтисез, ятим калган.

Авыр сугыш елларында

Ир- атлар яуда булган

Тылда калган хатын-кызга,

Картларга эш күп булган.

Күпме кайгы алып килгән,

Югалту, бәхетсезлек.

Курку белмәс батырларны

Бүген дә зурлый халык.

 

Галимова Фируза Алмазовна
Страна: Россия
Город: Елабуга