XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сугыш ярасы

Сугыш ярасы

Сугыш дигән сүзне ишетү белән

Әбиемнең йөзе үзгәрә.

Маңгаенда җыерчыклар арта,

Йөзләренә төшә күләгә.

 

Оныта алмый инде ничә еллар,

41 нең шомлы иртәсен.

Белде микән ул чак лачын ирләр

Туган илдән мәңге китәсен?!

 

Явыз сугыш чая әбиемнең

Гамьсез балачагын урлаган.

Болыннарда күбәләкләр куар чакта

Чыпта суккан, калышмаган зурлардан.

 

Әти сүзен әйтә алмый

Әбием буйга җиткән.

Акланмаган өметләре,

Гомер көзе дә җиткән.

 

Язлар җиткән саен ,сандыгыннан

Ул кадерләп хатлар чыгара.

Үткәннәрне исенә төшерә дә

Керфекләре яшькә чылана.

 

Балаларым, оныкларым, ди ул,

Күрмәсеннәр иде сугышны.

Сез бәхетле буын, бик бәхетле,

Олылагыз шушы тормышны!

Яратыгыз шушы тормышны!

Галимуллина Эльвина Табрисовна