XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сугыш ялмаган балачак (Бабам сөйләгәннәрдән)

Сугыш ялмаган балачак

(Бабам сөйләгәннәрдән)

Мин сугышны үзем күрмәсәм дә,

Шаукымы кагылмый калмады.

Иң бәхетле чорым – балачакны

Каһәр суккан сугыш ялмады.

Ямьле җәйнең чуак иртәсендә

Фашист мәлгунь бомба ташлады.

Яше-карты – көче булган һәркем,

Илбасарга каршы атлады.

Көтү көтеп, ферма каравыллап,

Үтте безнең газиз балачак.

Ул елларда күргән газап-михнәт

Мәңгегә хәтердә калачак.

Кырык икенең февраль башы…

Зәмһәрир салкын бер көн иде.

Олы абыемны фронтка чакырып,

Почтальон повестка китерде.

Тормыш юлын яңа башлаган

Абыем китте шанлы сугышка.

Унсигез дә тулмаган егет

Башын салды канлы алышта.

Снаряд шартлап, теткәләнеп беткән,

Бер ананың газиз баласы.

Бу хәбәрне күрше авылдан

Исән калган егет юллады.

Кырык өчнең җәйге иртәсендә

Кара кәгазь килеп иреште.

Хәсрәтен эченә җыйган ана

Бу кайгыга инде биреште.

Әрәмәдә таллар шаулады,

Салмак аккан чишмә дулады.

Чишмә буендагы таллыкта

Тәгәри-үкси анам елады.

Менә шундый ачы хатирәләр

Калдырды йөрәктә ул сугыш.

Җитмеш биш ел инде узса да,

Онытылмый бу сары сагыш.

Башка дөрләмәсен сугыш уты,

Аналарның яше таммасын.

Аяз күкне кара сөрем түгел,

Якты кояш нуры капласын.

 

Хусаинова Назгуль Ильгизаровна
Страна: Россия
Город: Туймазы