XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сугыш турында шигырьләр

Сугыш безнең авылыбызга

Килеп тә җитмәгәндер.

Ләкин аның яралары

Онытылып бетмәгәндер.

Хәтерлидер аны безнең,

Карт әби һәм бабайлар,

Белмиләрдер безнең ише

Шук һәм шаян малайлар.

Хәтерлидер аны безнең,

Тыл һәм ялгыз әбиләр.

Әтисез үскән әтиләр,

Ятим калган әниләр.

Хәтерлидер һәйкәлебез

Авылыбыз батырларын.

Мәңгелеккә чит җирләрдә

Югалган лачыннарын.

Ачы сугыш.

Ачы сугыш хатирәсен

Саклый бабам күңелендә,

Күзләреннән яшьләр тама.

Искә алса бүген дә.

Күпме газаплар кичергән,

Күпме яралар алган.

Ә дуслары мәңгелеккә,

Чит җирдә ятып калган.

Елый бабам, күзләрендә

Гүя сугыш чаткысы,

Йөри шулай йөрәгенә

Һич тә урын тапмыйча.

Инде ничә еллар үткән,

Онытылмый яралар.

Бабамның бит хәтерендә

Уелып калган алар.

***

«Ватан» — диеп ачылгандыр,

Ул вакытта бала авызы.

Мондый тормыш көтмәгәндердә бит,

Нишләтәсең, бала язмышы.

“Сугыш” – дигән сүзне ишетүгә,

Сыкрап куя минем күңелем.

Ул вакытны, үзе генә белә,

Үзе белә кирәк түгелен.

“Әти”, “Әни” – дигән сүзләрне,

Ишеттеме икән сабыйлар?

Кайсысы ач, кайсы ялангач,

Кайда булган апа, абыйлар?

Үткән шулай бик күп еллар,

Артта калды инде сагышлар.

“Бөек Җиңү” – сүзен ишеттеме?

Ул вакытта туган балалар.

Насиров Фидан Ильназович
Страна: Россия
Город: Заинск