Принято заявок
1468

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сугыш әле еракта иде…

Илназ кечкенәдән сугыш, батырлык турында укырга, геройлар турында кинофильмнар карарга яратты.Тарихка кереп калган бу сугышлар бүгенге көннән еракта, бик еракта иде. Ике дәү бабалары да сугышта катнашкан аларның. Дәү әтисе ягыннан булганы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган, дәү әбиләре гомеренең азагына кадәр хәләлен өзелеп көткән, аның юклыгына ышанмаган, сугышчы хатыннары ала торган ярдәмне дә ала алмыйча, балаларын җил-яңгыр тидермичә үстергән. Икенче дәү бабасы, яраланып булса да, сугыштан исән кайткан. Тик яралары бик тирән булгандыр, тыныч тормышта озак яши алмаган, өч баласын, хатынын калдырып вафат булган. Бер пулясы йөрәге янында ук булганга, табиблар аны алырга җөрьят итмәгәннәр. Ул пуля һәрчак бабасына канкойгыч сугышны онытырга ирек бирмичә, үзен искәртеп торган. Илназ дәү бабалары турында әби-бабаларыннан, әти-әнисеннән генә ишетеп белә. Ләкин һәрчак алар белән горурлана, Бөек Җиңүгә якыннарының керткән өлеше хакында белә, бүгенге матур тормыш, балаларының,оныкларының матур киләчәге, бәхете хакына көрәшүләренә соклана.

“Батырлыкка һәрчак урын бар”,-дип өйрәттеләр укытучылары. “Батыр булу өчен яхшы укырга, физик яктан үзеңне үстерергә, шәфкатьле булырга кирәк”, — дип гел әйтә әтисе дә. Өйрәтерлек үрнәге дә бар өйләрендә. Абыйсы Самат яхшы уку өстенә төрле спорт түгәрәкләренә йөрде, бокс, көрәш буенча шөгыльләнде. Югары уку йортына укырга керсә дә, үзе теләп бер ел армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Анда ул снайперлек һөнәренә өйрәнеп, лейтенант исеменә ия булды. Әй, горурланган иде шул чагында Илназ абыйсы белән. Иптәшләре арасында бер башка югары үсеп киткән иде. Абыйсы армиядән кайткач үткәргән вакыт Илназ өчен иң бәхетле чор булгандыр. Ике туган бергәләп спорт залына йөрделәр, җәен велосипедта, кышын чаңгыда җилдерделәр. Бик күп әйбергә өйрәнде Илназ абыйсыннан.

Тик соңгы елларда илләр тынгысызланып китте. Үсмергә аңлаешлы да булмаган мобилизация игълан иттеләр. Илнең асыл егетләрен Украина чикләренә, халыкның тынычлыгын сакларга озаттылар. Самат абыйсы да әниләренең үгетләвенә карамастан, “Мин дә бармасам, кем бара?”,- дип, үзе теләп, беренче көннәрдән үк диярлек яу кырына юл алды. Сагыну-сагышлар, һәрдаим телефоннан шалтыратулар көтеп, бер ел узып китте. Ул арада абыйсы 10 көнлек ялга да кайтып китте. Сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул. Бәлки якыннарын борчулардан сакларга теләгәндер. Хезмәттәшләре арасында абруе зур иде Саматның. Командирларыннан да мактау сүзләре генә ишетте якыннары. “Батыр”позывное үз-үзен аклый иде. Ялга кайтып киткәннән соң озак та үтми абыйсы яралана. Госпитальдә бер ай дәваланганнан соң ул яңадан МХОгә китеп бара. Видеоэлемтә аша сөйләшкәндә туганнарын борчымас өчен күп нәрсәләрне яшерә, “Кайгырмагыз, без икенче линиядә”, — дип гел аларны юата торган була. Ләкин соңыннан, дуслары сөйләве буенча, абыйсының гел алгы сафта көрәшкәне ачыклана.

2024 нче елның март башында Самат якыннарына шалтырата, үзенең Курск өлкәсендә икәнлеген әйтә. “Безне азрак сулыш алырга, киенергә, юынырга чыгардылар әле. Берничә көн ял иткәч, яңадан китәбез”,- ди. Тик…өч көннән дошман һөҗүм итә. Шуннан абыйсыннан хәбәр килү югала…

Ә көннәрдән бер көнне аяз күкне яшен суккандай була. Җан тетрәткеч абыйсының үлем хәбәре аларга бөтен табигать яшәргән язлы иртәләрнең берсендә килеп ирешә. Дөньяны яхшы яктан гына күрергә күнеккән Илназның йөрәге бу хәбәрне кабул итә алмады. «Әни-и, нишләп алай? Нишләп минем абый?! Сугыш бездән еракта иде бит,”- дип өзгәләнде ул. Үзе дә хәсрәткә баткан ана, улының бу соравына җавап бирә алмады. Ул бары тик аны каты итеп кочагына кысты.

Илназның бу соравына җавап табу авыр, бик авыр иде…

Ахметзянов Ранис Фидарисович
Страна: Россия
Город: Казань