Сугыш килде , сугыш килде.
Бөтен халык сугыша !
Утлар чыга , өйләр яна
Кешеләр сугышканга.
Сугышалар , атышалар,
Балалар елашалар.
Ана коча баланы,
Еламас өчен аны.
Көннәр ямьсез , салкын ,
Җансыз үтергәнгә бер — берсен.
Сугыш китсен дие кеше ,
Яшәтергә баласын дөньясын.
Учак булган аларда ,
Кызыллы — сары төстә.
Һавада кара төтен ,
Еландай сузган телен.
Камчылаган аларны
Бу сугышның ачысы.
Бүреләр улаштылар ,
Кешеләр елаштылар.
Күпме кайгы , күпме хәсрәт
Китергән ул
Ана — ата ,бала ,әби — бабай
Йөрәгенә
Бу сугышның ачылары
Башка кабатланмасын !
Күгебез аяз булсын
Балалар сөенеп , көлеп торсын !!!