Рәхмәт туган көнемә
Туган көнемдә мина
Китап бүләк иттеләр.
Шигырьләрен иҗат иткән
Шәүкәт абыең диләр.
Пәрәмәч тә, кәнфит тә,
Бәлешләр дә калмады.
Минем белән бергә ятып
Шәвәли дә аунады.
Урманга да барып кайттык,
Тәкәләр дә сөзеште.
Сабантуйда җиңәм, диеп
Тимерша эшкә кереште.
Укып аргач, куян белән
Физзарядка ясадык.
Мәсгуть белән онытылган
Дәресләр кабатладык.
Шәүкәт абый шигырьләре
Барыбызга да ошады.
Кызыклы шигырьләре
Куңелгә бирде рәхәт.
Шундый шигырьләр язган
Шәүкәт абыйга рәхмәт.
Шәүкәт абыйлы иткән
Туган көнемә рәхмәт.