Җәйге яллар җитү белән
Авылга ашыгабыз.
Дәү әнигә булышабыз,
Бергәләп ял итәбез.
Өебездән ерак түгел
Ага серле бер чишмә,
Чишмә моңына кушылып
Кошлар сайрый һәр иртә.
Ә урман- болыннарында
Матур чәчәкләр үсә.
Күбәләкләр очып йөри,
Тәмле җиләкләре пешә.