Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Стихотворение «Энемә»

Дөньябызның нуры булып,

Өйнең төнге “җыры” булып,

Ничә еллар көткәчтен,

Инде өмет беткәчтен,

Энем туды бит әле!

Апа булдым бит әле!

 

Үзе шундый кечкенә,

Кечкенә дә, төш кенә.

Шатлык сыймый эчемә!

Еласа бар көченә

Барыбызны биетә,

Арлы-бирле йөгертә.

 

Елак дигәч тә алай,

Бик тәти безнең малай!

Хәзер инде булыша,

Китап-дәфтәр “җыеша”,

Күрми торсаң аз гына

Ертып куя барсын да.

 

Әрләп булмый әлләни

Кечкенә шул — аңламый.

Их энең булулары,

“Апа” дип торулары!

Рәхәт икән дөньяда

Туганнарың булганда!

Гилязова Рузия Зиннуровна
Страна: Россия
Город: Менделеевск