Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Стихотворение «Бәхет нәрсә?»,»Әткәй Әнкәй»

Бәхет нәрсә?
Бәхет нәрсә?-диеп сорасалар,
Әйтермен мин:»Әни кочагы».
Балачактан йөрәкләрдә калган,
Әниемнең бишек жырлары.

Бәхет нәрсә? — диеп сорасалар.
Әйтермен мин:»Якын туганың».
Янәшәңдэ алар бар чагында,
Онытыла барлык уйларыә.

Бәхет нәрсә?- диеп сорасалар,
Әйтермен мин :»Үзеңэ тиң ярың».
Авыр чакта терәк һәм юлдашчы,
Һәр минутта янда булучы.

Бәхет нинди?- диеп сорасалар
Ансын инде:»Белмим»-диярмен
Бу дөньяда яшәү зур шатлык бит, 
«Үзе олы бәхет» – диярмен

 

Әткәй-әнкәй
“Әти”,- димен,мин бэхетле, 
“Әти”,- диеп дәшәр кешем бар! 
Авырлыклар төшсә башыма, 
Ярдәм кулы сузар, кешем бар! 
Беркайчан да эйтмэс,»Син начар» дип, 
Кеше яннарында хурламас. 
Синең өчен утка, суга керер, 
Авыр чакта сине ташламас. 
Җил давылдан сине саклар, 
Ялгышканда сине һәрчак анлар. 
Дошман карашыннан яклар өчен, 
Үз җанын да сиңа кызганмас. 
Бәхет телэр ,сәламэтлек сорар, 
Айлы иртә,йолдызлы кичләрен. 
Изге теләкләрен теләп торыр, 
Исән булсын диеп кызларым. 
“Әни”,- димен,мин бәхетле! 
“Әни”,- диеп сыеныр кешем бар. 
Усал суздән,ят караштан, 
Саклар өчен ярый әни бар!!! 
Көләч йөзең,тәмле ашың белән, 
Безне көтеп ,озатып каласың. 
Исән-имин йөрсен балам диеп, 
Изге догаларың кыласың. 
“Әни”,- димен мин бәхетле , 
“Әнием”,- диеп дәшәр кешем бар. 
Еракларга китә калсам әгәр, 
Мине сагынып көтәр кешем бар. 
Телим сезгә ныклы сәламәтлек, 
Сәламәтлек иң зур бәхет бит. 
Сезнең нурлы елмаюны күрү, 
Минем өчен олы шатлык бит.

Билалиева Марьям Дамировна
Страна: Россия
Город: Верхний Симет