XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Стихотворение

Кадерлем син, әнием. Әллә әни, әллә апа – Уйламыймын мин бу хакта. Нинди генә сорау туса, Күңел һаман аңа тарта. Өйдә чакта әнием дим, Мәктәптә ул апа миңа. Һәр эшемә күзәтү бар — Янәшәмдә терәк шуңа. Әниемнең һәрбер көне Безне уйлап башлана бит. Балаларым кеше булсын, Намус шуннан башлана дип. Усал синең әниең диләр, Таләпчән ул, беләм инде. Шул усаллык артына качкан Йомшаклыгын күпләр белми. Иркәләве сирәк була, Гел кочаклап тормый безне. “Балам”, — диеп, баштан сыйпап, Өйрәтә ул телебезне. Йоклаганда сиздермичә, Битебездән үбеп ала. Әни килеп юрган рәтли — Бигрәк рәхәт булып кала. Яшьлегендә әнием җырлар сузган, Шул моң күчкән инде безгә дә. Җырлы-моңлы гаилә диләр безне, Ишетелер әле сезгә дә. ———————————— Әтиемнең кадерлесе булып, Әбиемә терәк, кирәк син. Энем, сеңлем, улың Гаделгә – Син бит алтын баганага тиң. ————————————- Кичен бездә шундый тормыш кайный: Сеңлем Әлифбадан хәреф таный, Энем бик җентекләп шахмат уйный, Минем дә бик күп өй эшем. Әтием күзлегеннән: — Җаныкаем, хәлең ничек? Авыртмыймы башкаең? Нәрәт төзеп бирә күрче, Зинһар өчен, тап җаен! Борчымагыз әниегезне, дәресләрне бетерик. Математикасы – җиңел генә, Инглиз телен әзерлик. Без башлыйбыз: — Әни, укыт әле мине, — Әни, карап торчы бу шигырьне, — Эчтәлеге ничек соң бу эшнең – Барыбызга кирәк әни. Әни әйтә: -Әтиегез Миннән әйбәтрәк белә. Үзем язып, үзем укып, Куя алмыйм сиңа билге. Әби килгән: — аякларым Бүген бигрәк сызлый нидән? Берәр әйбәт дару юкмы, Алып кайтчы әптикедән. Әни ипләп барысын да Йөкләп куя әтиебезгә. Бу шигырь дә шулай туды – Аптырамагыз һичбер эшкә. Мәрхәмәтле, назлы, җылы, Изге җанлы, кешелекле, Дөньяда иң матур кеше, дөньяда иң әйбәт кеше, дөньяда иң чибәр кеше, дөньяда иң кирәк кеше, Беләсезме, безнең әни! Бик күпләргә әйтер сүзем: Яратыгыз әниләрне! Иң кирәге җирдә – әни, Ә әнигә терәк – әти. Әниемне өзелеп яратам мин, Ишетәмен аның тавышында Йомшак искән саба җилләрен дә, чишмә челтерәве, кошлар сагышы, йолдыз атылганда серле пышылдау да, Ярсу болытларда яшен ташы да. Кирәк икән, назлый, сыйпый, сөя — Тоям кулларының җылысын. Тимер, корыч катылыгын тоям, Тыңламасаң сүзнең турысын. Син бит, әни, җирдә берәү генә, Син бит, әни, безгә бик кирәк. Бәхет, шатлык, игелек күреп яшә, Барыбыздан олы, зур теләк. Зарипов Гадел, 8 нче сыйныф укучысы

Зарипов Газиз Дамирович
Страна: Россия
Город: село Новый Мичан