XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Стихи о Родине

Мәчет

   Мәчетебез безнең авыл уртасында

   Ераклардан балкып күренә.

   Азан тавышлары үтеп керә,

   Йөрәкләрнең иң-иң түренә.

  Иң беренче нигез салган өчен,

   “Нәкыйп” исеме аңа бирелгән.

    Һәм бу исем авыл тарихында

    Алтын җепләр белән чигелгән.

   Диварларын саклый күпме дога

   Халкыбызның шатлык, сагышын.

   Син аларга көч һәм өмет бирдең,

   Җиңеләйтеп авыр язмышын.

   Горур манараңда аең балкый,

  Авылыбызга сирпеп яктысын.

  Ул яктыртсын, безнең күңелләрдә

  Сүндермичә яшәү чаткысын.

  И Аллаһым, миһербанлы булып,

  Төзәттерсәң иде ялгышларны.

  Намазларга һәрчак әйдәп торсын

  Һич тынмасын азан тавышлары!

 

Минем районым-Балтачым.

Минем район, матур район,

Исеме дә килешле.

Гел үсә ул, матурлана,

Шуңа бик тә күңелле.

Елгалары  агып тора,

Чишмәләре челтерәп,

Урманнары шаулап тора,

Күнелләре мөлдерәп.

Сабантуе гөрләп уза,

Калмый анда бер бәйге.

Халкы аның жырлап уза,

Җыйганда әрәпәне.

Балтачымның Борнагында,

Мин дә туганмын җиргә.

Балтачым күк, Борнагым да

Гел нур тарата безгә.

Борнагымның үз халкы бар,

Халыклары, үз җыры.

Таратырга җир генә тар,

Җырларга «Борнак» моңы.

Менә шундый инде минем,

Үз районым, үз халкым.

Авылыма юктыр тиңем,

Бар үз җырым, үз холкым.

 

Тукай абый, зур рәхмәт!

      Тукай абый,кыска иҗатыңда

       Син өлгердең балкып калырга.

       Әкиятләрең,шигырьләрең аша

        Мин өйрәндем дөнья танырга.

       Безгә биргән дөрес киңәшләрең,

        Якты теләкләрең мин онытмам.    

        Шуларны үтәп,кырыс бу тормышның

        Давыл,буранына  юлыкмам.

        “Шәкерт”еңне, “Сабыйга”ңны укып,

         Мин өйрәндем тырыш булырга.

         “Шүрәле”ңне укып,кирәк чакта

          Мин өйрәндем хәйлә корырга.

          Иҗатыңда дәртле театрны,

          Нурлы Казанны син зурладың.

          Ана каршысында башың идең,

          Туган җиргә мәдхия җырладың.

          Синең данлы “Туган тел”не укып,

           Туган телгә күпер салынды.

           Минем өчен күктәге йолдызларның

           Иң яктысы булып кабындың.

 

Табигатьне саклап

    Иң беренче табигатьне саклап,

    Без күрсәтик үрнәк өлгесе.

    Кызыл китап гүя дәшеп тора,

    Кызыл төс ул — тыю билгесе.

    Сакланасы төрләр бездә бик күп,

    Лачын,чәшке,выдра,каракош.

     Кара елан,керпе,соры торна,

     Көрән аю,умырзая,аккош.

     Бу аларның берничәсе генә,

     Беркем аларга тозак кормасын.

     Җир өсләре алсу гөлгә күмелеп,

     Кошлар җыры һич тә тынмасын.

Гилязутдинова Залина Фидановна
Страна: Россия
Город: д.Бурнак