Чишмә дустым челтерәп ага-ага,
Уйный –көлә иде түгелме?!
Нәрсә булган аңа бүген?
Миңа дәшә: сыкрана түгелме?
Йөгереп бардым кырыена.
“Ни булды?”-дип сорадым.
Җавабында газиз чишмәм минем
Бары “Аһ!”-дип кенә әйтә алды.
Йөрәгенә аның, күрәм менә!
Авыр чүпләр ташлап киткәннәр.
Агым юлын ябып куеп,
Елаткан, рәнҗеткәннәр.
Чүпләреннән арындырдым,
Дусны тынычландырдым.
Ул да миңа рәхмәт әйтте:
Тәмле суы белән сыйлады.