Принято заявок
1146

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Спорт- минем тормышымда!

Спорт- минем тормышымда!

     Сәламәтлек – бик тә популяр тема. Нәрсә соң ул сәламәтлек? Җир йөзендә күпме генә кеше яшәсә, шулкадәр үк билгеләмә, аңлатмадыр, мөгаен. Сәламәтлек бәясез категория булса да, аны күпчелек кешеләр җитәрлек дәрәҗәдә аңламый. Кеше тормышының мәгънәсе һәм бәхете, идеалы һәм ихтыяҗы, матурлык һәм гармониялелек, иҗади хезмәт һәм ял төшенчәләре арасында сәламәтлек аерым урын алып торырга тиеш бит югыйсә. Чөнки сәламәтлек булмаса, барлык калганнарның кирәге, мәгънәсе югала. Сәламәтлек турында без ни өчендер авырый башлагач, сәламәтлекне югалткач кына уйлана, кайгырта башлыйбыз. 

     Сәламәтлек дигәч, иң беренче күз алдына спортны китерәбез. “Спорттан башка сәламәтлек юк”,- дибез. 

  “Спорт һәм мин”. Бу сүзтезмәне язгач, йөземдә елмаю барлыкка килде. Чөнки спорт белән үземнең арама берничек тә тигезлек билгесе куя алмам кебек иде миңа. Ялгышканмын икән: әле ничек кенә куеп була. “Спорт” дигәч тә беренче чиратта, бәлки, күпләрнең күз алдына Олимпия уеннары чемпионнары, исемнәре телдән төшми торган шәхесләр, Сабантуй батырлары, меңләгән – миллионлаган спорт сөючеләр, уенчыларга көч биреп утыручы фанатлар килеп басар. Әйе, бу табигый хәл, чөнки спорт сүзе, чыннан да , үзенә бу төшенчәләрнең барысын да туплый һәм кешеләрдә үзенә карата мәхәббәт уята. 

    Ә без, яшьләр өчен спорт нинди роль уйный, ул безгә ничек тәэсир итә? Һәм, гомүмән, бу сүзне без үзебез белән янәшә куя алабызмы, “спорт”, “сәламәт яшәү рәвеше” дигәндә нәрсәне күзаллыйбыз? 

   Әйе, спорт – ул сәламәтлек, матурлык чыганагы, үз- үзеңдә көчле рух тәрбияләү өчен иң мөһим чара дип безне кечкенәдән ук тәрбияләп килделәр.  Ә менә ничек итеп үзеңне “спорт” белән “якынайтырга?” Юкка гына “Сәламәтләр спортны, спорт сәламәтләрне сайлый” димәгәннәрдер. Иртәнге зарядканы эшләү дә, тәнгә көч – куәт, гәүдәләргә җиңеллек өсти, яхшы кәеф бирә. Үзеңне спортның барлык төрләрендә дә сынап карау беркемгә дә зыян итмәс иде. Чөнки кеше организмына күбрәк хәрәкәт кирәк. Ә спорт уеннары көчле, җитез булырга, бер – береңне хөрмәт итәргә, рухи яктан да, белем буенча да балкып торырга өнди. 

    Мин үзем  спортны бик яратам. Мәктәптә үткәрелә торган спорт түгәрәкләренә дә бик теләп йөрим. 

Мин көн саен 

Чаңгыда шуам. 

Саф һавада йөреп

Рәхәтләнеп чыныгам.

Әйе, әлеге шигырь юллары минем күңелемдә бу спорт төрен яратканнан тугандыр. 

     Кечкенәдән мин чаңгыда шуарга бик яратам.Әти минем чаңгыда  яратып шууымны белгәч, башлангыч класста укыганда, чаңгылар алды. Беренче мәртәбә урамга шуларны тагып чыгуым әле дә хәтердә. Капканы ачуга, шул чаңгыларны аякларыма кидем дә, ап – ак кар өстеннән атлап киттем. Бераз үткәч әйләнеп карасам, минем арттан тасмадай чаңгы юлы сузылып калган. Бу эздән бураннар булганчы мин күп тапкырлар йөрдем. Чаңгыда йөрү үзе бер рәхәтлек бирә иде. Каршыга искән җил көчәйгәннән- көчәеп, бит алмаларын чеметтерә, сулышны буа, шундый рәхәт хис били. Чаңгыларым кардан аерылып очып киткән чаклар да күп булды. Өйгә кайткач әни бозланып каткан киемнәремне кибәргә элә. Ә мин үземә күпме энергия алып кайтам, саф һавадан кергәч рәхәтләнеп дәрес әзерлим. 

    Үзебездә боз сарае ачылгач, бик теләп фигуралы шуу түгәрәгенә язылдым, бик теләп бию белән шөгыльләнәм. Бию дә спортның бер төре. Үзеңне яхшы формада тоту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, буш вакытыңны файдалы уздыру өчен менә дигән чара.  

     Спорт һәм яшьлек!  Бу сүзләр бер – берсенә шундый якын, тулысы белән туры килә торган сүзләр. Һәр икесеннән дә сәламәтлек, көрлек, матурлык, бетмәс – төкәнмәс энергия бөркелә! Хәзерге заман кешесе аңлый инде: әгәр дә таза -сау булып, озак яшисең килсә – спорт белән дуслаш! Борчуларны, заман чире- стрессларны, күңел төшенкелеген үз яныңнан куасы килә икән – спортны үзеңнең юлдашың ит! Балаларыңа дөрес тәрбия бирәсең килсә, аларны таза- сау итеп күрәсең килә икән – сәламәт яшәү рәвеше, спорт синең гаиләңнең түрендә урын алырга тиеш. 

  Яшьтәшләремә әйтәсе килә. Чит илләрдәге яшьтәшләреңә ихтибар ит: анда спорт, физкультура белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару массакүләм характер ала. 

   Без үзебездән соң таза буын калдырырга тиеш. Шулай булгач, кулыгызга сыра шешәсе түгел, гантель, герләр алыгыз. Һәртөрле зарарлы гадәтләрдән арына башларга вакыт җитте. Безне спорт мәйданнары, спорт заллары көтә. Илебез безгә өмет һәм ышаныч белән карый, чөнки без – илебезнең киләчәге. 

Давлетшина Ралина Тагировна
Страна: Россия
Город: с. Тюлячи ул Белова д.5