Соңгы үтенеч.
Борын- борын заманда яшәгән ди Кеше атлы бер зат. Ул озын да, тәбәнәк тә, юан да ябык та булмаган. Үзе артык акыллыга да, җүләргә дә охшамаган, ди. Җир йөзендә андый кешеләр бик күп булган. Ул калын урман кырыенда юан бүрәнәләрдән салынган йортта яшәгән. Кеше ауга йөргән, балык тоткан, саф һава сулаган, урман чишмәсенең салкын суын эчкән, алсуланып кояш батуын, күктә йолдызлар калкуын күзәткән.
Көннәрдән бер көнне Кеше урман буендагы Зөя елгасына балык тотарга барган. Бик озак утырган ул калкавычына карап, хәтта йокымсырый да башлаган. Кинәт калкавыч селкенеп куйган. Кеше каушавыннан хәтта чак кына кармагын кулыннан төшереп җибәрмәгән. Йокысыннан айнып китеп, тиз генә кармакны судан тартып алса, үз күзенә үзе ышанмаган. Нәкъ әкияттәгечә, яр читендә ялт- йолт итеп торучы, Алтын балыкны күргән. Кеше аптыраудан күзләрен уган, як- ягына каранган.
-Кешекәем, мине күреп аптырап калдыңмы? Таныдыңмы мине, димәк балачагыңда минем хакта укыганың булган, -дип сүз каткан Алтын балык.
Кеше гаҗәпләнүдән телсез калган, бары тик башын гына селкегән.
-Кешекәем, җибәрсәнә мине. Мин синең бар теләгеңне дә үтәрмен,- дигән ул.
Кеше уйга калган, җибәрер иде кичке ашка азык калмый, җибәрмәс иде, гомерлек үкенеч булырга мөмкин. Карап торышка бик кечкенә, кичке ашка да бик аз булыр дип, Кеше балыкны кире елгага җибәрергә булган.
-Алтын балыккаем, мин сиңа ирек бүләк итәм. Тик син минем беренче теләгемне үтәргә тиеш буласың. Агач йортта яшәү бик туйдырды мине. Минем бар уңайлыклары булган таш зур йортта яшисем килә,- дигән Кеше.
Алтын балык бер сүз дә әйтмәгән, Кешенең кулыннан шуып төшеп, елгага чумган. Кеше үзе яшәгән җирлеккә кайтса, аның иске, тәбәнәк йорты урынында ак таштан биек зур йорт калкып чыккан. Тирә- ягында агачлар кимегән. Алар урынында ут баганаларын күргән . Өйнең һәр почмагында чисталык, өр- яңа җиһазлар, краннан шаулап су агып торган. Кеше бик шатланган. “Менә ичмасам бу тормыш!” — дип уйлаган ул. Көннәр буе бүлмәдән- бүлмәгә йөреп сокланып туя алмаган. Урманда саф һавада йөрүләре сирәгәйгән.
-Алтын балыктан машина сорарга мөмкинлегем була торып, нишләп мин җәяү йөрим соң әле, — дип тагын уйга калган ул .
Әйткән сүз- аткан ук диләрме әле. Кешенең машинасы да булган. Урмандагы сукмак урынына таштан юл салынган, чәчәкле алан – тукталышка әйләнгән. Кеше бик канәгать , урманның саф һавасы урынына бензин исе сулап яши. Тирә- якта кошлар тавышы да сирәк ишетелә, җәнлекләр дә күренми диярлек. Ә Кешегә һаман да нидер җитми шикелле тоелган. Көннәрдән беркөнне, миңа бу урман нәрсәгә кирәк соң, дигән фикергә килгән ул.
Урман юкка чыккан, аның урынын иксез – чиксез кырлар биләгән. Ә анда бәрәңге, ашлык үскән. Кеше байлыкка табына башлаган. Ул бик канәгать рәвештә акча, уңыш санаган.
Кинәт, көтмәгәндә, кырларга ач корткыч бөҗәкләр өере килеп ябырылган. Кешенең коты очкан. Ул аларны төрледән- төрле көчле агулар белән агулаган. Бар корткычны да юкка чыгарганчы аңа бик нык тырышырга туры килгән. Корткыч бөҗәкләр белән беррәттән бал кортлары, кошлар да юкка чыккан. Кешенең бу күренешкә дә исе китмәгән.
-Ярар, кошлар сайравын магнитофон тавышы алыштырыр, -дигән ул.
Шулай итеп Кеше бернигә дә аптырамыйча, яши дә яши икән. Текә машинада җилдерә, басу- кырларыннан мул уңыш җыеп ала, артыгын сатып акча эшли. Аның инде хәзер кояш батышын күзәтергә дә, кошлар сайравын тыңларга да, урман һавасын суларга да вакыты җитми. Барысы да җитеш, барысы да әйбәт кебек, тик Кешегә һаман да нидер җитми, ниндидер яңалык кирәк кебек тоела.
Көннәрдән бер көнне ул тирә- якка күз ташлый да, зур завод төзеп күп табыш алырга кирәк, дигән фикергә килә. Алтын балык янына килеп үзенең гозерен белдерә. Балык бик авыр сулап, Кешедән нинди завод төзергә хыяллануын сорый.
-Миңа барыбер, ул завод бары тик зур табыш кына китерсен,- дигән Кеше.
-Ярар син теләгәнчә булыр. Тик бу синең соңгы үтенечең булачак, — дип җавап кайтарган Алтын балык.
Кеше балыкның сүзләренә игътибар да итмәгән. Өенә кайтса, өстәге торбаларыннан кара төтеннәр чыгарып, астагы торбасыннан Зөя елгасына әшәке суларын агызып бар куәтенә эшләп ятучы бик зур заводны күргән. Бөтен җирдә шау- шу, ыгы- зыгы, тынчу һава.
-Ярар, әкренләп барысына күнегермен, — дип уйлаган кеше. Чөнки аның күзен, аңын байлык, акча каплаган булган шул инде.
Дөньяда үзен бәхетлегә санап йокыга талган Кеше бик сәер төш күргән. Имеш ул, элеккеге урманында саф һава сулап, кошлар сайравын, әкрен генә искән җилдә шыбырдашкан яфрак тавышын тыңлап табигатькә сокланып йөри икән. Урман җәнлекләре белән аралаша, аланда үсеп утыручы берсеннән- берсе матур чәчәкләр, җир җиләкләре җыя имеш. Салкын чишмә суын эчеп, үләнгә төшкән чык тамчысын ерып, алан буйлап атлый икән. Иртән Кеше йөзендә елмаю белән уянып китсә, тирә – юньдә төтен, сөрем, суларга һава юк. Ул буылып йөткерә башлый. Краннан аккан суны эчәргә барса, аннан тонык сары төстәге су ага. Кеше урман уртасында челтерәп агучы чишмәне искә төшереп шунда ашыга. Чишмә тирәсе чүп- чарга күмелгән, суы яшелләнгән, суыннан ниндидер ят ис, тәм килә.
-Бу нинди хәл? Көмешкәйнең үтә күренмәле суы кая киткән?, — дип аптырашта калган ул.
Тирә- якка күз ташласа, агачларның төпләре генә куркыныч булып тырпаеп тора. Зөя елгасына заводтан әшәке сулар ага, су өстендә үлгән балыклар йөзеп йөри. Бөтен тирә- юньне шомландырып каргалар каркылдаша. Бензин исе аңкып торган урман сукмагы тирәсендә бер чәчәк тә күренми.
Шулвакыт Кеше үзенең күргән төшен исенә төшерә. Нишләдем мин, алга таба ничек яшәрмен, дип зур учлары белән башын тота. Алтын балыкны искә төшереп елгага таба борылса, анда күбекләнеп болганчык су ага. Кеше күпме генә Алтын балыкны чакырса да, ул күренми.
Кеше яр буена утыра да, башын иеп, уйга кала. Кинәт суда нидер ялтырап китә . Кеше күтәрелеп караса, каршында Алтын балык. Ул бик сөенеп күз яшьләре аша кире үзенең шаулап торган урманын, иске агач өен, саф сулы чишмәсен кайтаруын үтенә . Тик Алтын балык эндәшми. Кеше игътибар белән караса, анда балыкның җансыз гәүдәсе суда йөзеп йөрүен күреп ала.
Кеше җан авазы белән бар көченә кычкырып җибәрә :
-Әй, кешеләр, ишетәсезме! Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын!