Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Соклану (Нәсер)

Мин кардагы эзләрне юксынам. Ләкин күпме генә сагынмыйм, барыбер уйлата. Ял көне җитте исә, чаңгы тагып, урманга ашыгам.

Их, яратам да соң кышкы урманны!

Мин кышкы урманны күзәтәм. Кар өстенә, ак кәгазь битенә хәрефләр язылган сыман, эзләр уелган. Яхшылап күзәтсәң, ул эзләрдән күп нәрсә белергә була. Менә вак тамчылардай тычкан эзләре сибелгән. Ә алардан аз гына читтәрәк төлке эзләре аерыла.

Их, яратам да соң кышкы урманны!

Буталчык эзләргә яңадан йомшак кар ява һәм, ак кәгазь битенә язылган сүзләрдәй, аңа яңадан урман законнары языла башлый.

Ямьле лә урман буйлары!

Ә төннәрен күк йөзе эреле — ваклы йолдызлар белән тулы. Йолдызлар уртасында — тулган ай. Ә урманда сихри тынлык. Ай үзенең алтын нурларын җиңел генә чайкалып торган урман өстенә сибә. Мондый кичләрдә урман буйлап юлга чыксаң да күңелле. Син атлыйсың, ә ай, сиңа күңелсез булмасын дигән кебек, синең белән бергә бара. Нинди тынлык урманда!

Шундый тыныч — теләсәң, үз йөрәгеңнең типкәнен дә ишетә аласың.

Яратам, бик яратам сине, урманым!

Ерак түгел кар шыгырдый. Кышкы тын кичләрдә аның тавышы нинди матур ишетелә! Үзеннән — үзе җырлыйсы килә башлый.

Сөй гомерне, сөй халыкны,

Сөй халыкның дөньясын,-

дип җырлыйм мин.

Урманга кергәч, күңелләр күтәрелеп китә. Кышкы урман — әкият бит ул. Матур, серле әкият! Каеннар, көмеш шикелле ялык — йолык итеп, күзләрне чагылдырып тора. Чыршы — наратларның иңбашларында мамык шикелле ап-ак кар мендәрләре бар. Карт наратлар, бер-берсенә сыенышып, мәңгелек уйларын уйлап, мәңгелек тавышсыз җырларын җырлап утыралар.

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан,

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…-

дип җырлыйлар карт наратлар.

Урманым, яратам, бик яратам сине!

Нинди гүзәл бит минем урманым.

Шатлыктан кычкырып җырлыйсы килә.

Күтәргән кул догага, исенә төшерә шунда үз углын:

“Ходаем, ди, бәхетле булсыйде сөйгән, газиз углым!”

Тамадыр мескенемнең тамчы — тамчы күзләреннән яшь,

Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас? —

дип җырлыйм мин.

Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итте безгә.

Яраткан саен яратасы килә.

Яратуым шундый көчле булганга, кышкы урманым да ышанычлы.

Яратам, бик яратам сине, изге кышкы урман!

Ямалетдинов Фаниль Фаридович
Страна: Россия
Город: Бугульма