IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Соңлаган ярату

Бик соң гына яраттың шул мине,

Бик соң гына хисләр кабынды,

Минем нурлы йөзләремә карап,

Синең күзләр миңа табынды.

Югалтамын сине кирәк чакта,

Югалтамын зәңгәр күзләрең,

Миңа һәр көн синең җылың җитми,

Һәр көн җитми җылы сүзләрең.

Бик соң гына яраттың шул мине,

Бик соң гына күзләр очрашты,

Минем нурлы йөзләремә карап,

Иреннәрең нидер сорашты.

Югалтамын сине мин кайчакта,

Кирәк чакта җитми карашың,

Синең өчен бик буласым килә,

Әйдәп бара торган юлдашың.

УСАЛ ТҮГЕЛ, БЕРАЗ КЫРЫС МИН!

«Усал син!» — дип, сез сүгәсез мине,

Усал түгел, бераз кырыс мин.

Бу дөньяда мәнсез кешеләргә

Кайвакытта үткен ылыс мин.

«Усал син!» дип, сез сүгәсез мине,

Усал түгел, бик тә назлы мин.

Күңеле керсез, ихлас кешеләргә

Чәчәк аткан, серле язлар мин.

«Усал син!» — дип, сез сүгәсез мине,

Усаллыгым кочкач беленер…

Давыл сыман бераз дулармын да,

Йөрәгеңә кунгач эрермен;

Күзләреңнең яшел болынында

Күбәләктәй очып йөрермен.

Көлим әле бер

Җиһан яңгыратып көлим әле,

Юк бит минем алай эшләгән,

Күптән инде бар нәрсәдән бизеп,

Мохтаҗ төсле җылы эзләгән…

Күңелемне таштан диләр минем,

Кемнәр бар соң ташны ватарлык?

Кер эзләүче, сансыз кешеләрнең,

Сүзләренә шаклар катарлык.

Җиһан яңгыратып көлим әле,

Юк бит минем алай эшләгән,

Читтән генә булса да бер посып,

Гәрәбәле күзләр күзләгән.

Әни заты

Нигә тормыйбыз сүзләрдә

Олы вәгъдәләр биргәч?

Яшь түгәбез үкси-үкси,

Бер кочасы иде диеп,

Кабер янына килгәч.

Тик кайтарып булмый икән,

Бердәнбер әни затын!

Вакыт үткәч кирәкмәс шул

Хәтта бер кисәк алтын.

Әниләргә булган хөрмәт,

Кайда китеп югала?

Кадерләрен белмибез шул,

Үз башыңа төшкәч кенә

Җан кителгән пыяла.

УЯН, КЕШЕЛЕК!

Үзгәрде шул бу кешелек,

Куркудан йөрим качып.

Дус иткәнең дошман була,

Йә бер “убырлы карчык”.

Битлек кигән албастылар

Арттан куа баралар.

Әйткән үткен сүзләреннән

Төзәлерме яралар?

Сөйли калсаң берәрсенә

Чыгарырлар юләргә.

Куанырлар:»Бу ахмактыр»,

Сәбәп булыр көләргә.

И кешелек, зинһар, айны,

Ач инде күзләреңне.

Бас намазга, тәһарәт ал,

Нурла, дим, йөзләреңне.

Шакирова Эльвина Рустемовна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 05.01.2005
Место учебы: МБОУ "Нурминская средняя общеобразовательная школа"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Балтасинский муниципальный район
Город: Балтаси