XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Соңарган гафу (хикәя)

Яз кояшының якты һәм җылы нурлары, тәрәзә аша үтеп кереп, бөтен бүлмәне яктыртты. Ул Гөлназның битенә төште, “тор инде, тор”,- дигәндәй, җылы нурлары белән иркәләде. И куанды инде кояшның җылы нурларына бүлмә гөлләре ! Ничә еллар үсәр-үсмәс кенә утырган үрмәле гөлләре, әбисе яратып үстерә торган “тамчыгөл”е кинәнеп үстеләр инде! Әкияттәге сыман, ай үсәсен көн үсеп, идәнгә хәтле үк төште үрмәгөл ботаклары.

Одеалын башына хәтле үк тартып, битен томалады Гөлназ, торырга эле иртәрәктер дип уйлап, йоклап китәргә тырышты. Элек болай күзгә төшми иде кояш нурлары, уятмый иде Гөлназны.

Шул уйлар белән ята торгач, бөтенләй качты йокысы, үткәндә булган хәлләр исенә төшеп, күңеле тагын сызып-сызып әрнергә тотынды…

Ул елны яз бик иртә килде. Март уртасында ук җылы яктан кара каргалар кайтып төште, озак та үтми, сыерчыклар да күренде.Бакча кырыенда коймаларга куелган этисе ясап куйган сыерчык оялары берсе дә буш калмады, барысын да пар сыерчыклар үз итте. Тырышып-тырышып башта ояны чистарттылар, аннан бала чыгардылар, аларны очарга өйрәттеләр.

“Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә “,-дип җырласалар да, Гөлназның тәрәзә каршында үсеп утырган карт алмагач май башында шау чәчәктә иде инде. Бөтен бакчага үзенә күрә шулхәтле тәмле бер хуш ис бөркелә, бакчаның чын патшабикәсе инде менә! Әмма гаҗәеп бу матурлыкны күрмәде дә, тоймады да Гөлназ, моны эбисе генә күрә, ул гына куана иде (әти-әнисе көнозын эштә). Иртән дә, кич булса да шул алмагач яныннан китмәде, еш кына янына куелган эскәмиягә утырып догалар укыды, үзалдына нидер сөйли иде әбисе.

Тиздән ак чәчәкләр бөтен алмагач төбенә түшәлә, кайсын шаян җил, бөтереп, үзе белән ерак-еракка очыртып алып китә. Инде алмагач ак “күлмәген” яшеленә алыштыра. Әй яратмый да соң Гөлназ шул вакытны.Яфраклар, берсен берсе уздырып, үсәләр, җәеләләр,тәмам ныгыйлар, аннары тотына алмалары үсәргә… Ә Гөлназга эш башлана: иртән дә, кичен дә шул коелган алмаларны җыйдыра әтисе. Хәтта күрше апаларының сыерларына да сыйланырга җитә иде. Үзе эре, яшел, баллы да түгел бит әле.Әнисе белән кышлыкка компот кайнатканда, согын чыгартканда да туеп бетә Гөлназ шул алмаларны юып та чистартып. Әбисе алма кагы ясый башласа, эше тагын күп. Ә менә Айгөлләрнең, ичмасам, алмасы үзе кызыл, үзе тәмле,үзе йомшак. Җәй башында ук өлгерә. Алар компот та , сок та ясамыйлар. Эш тә юк!

Әнисе дә, әтисе дә эштә, әбисе, аякларым бик авыртып тора эле дип, врачка күренергә дип киткән иде бүген. Гөлназ өйдә берүзе. Көтмәгәндә, бөтен дөнья караңгыланып китте, көчле җил чыкты. Ничектер, куркыныч та булып китте. Өй түбәләре, дөмбер-дөмбер килеп, тагын да күбрәк шом салды Гөлназ күңеленә. Бүлмә тәрәзәсе каршындагы алмагачны, әйтерсең лә, Табигать-ана үзе тотып селки, аның инде берничә ботагы да сынган иде.

Кинәт телефон шалтырады.

-Кызым,ишек-тәрәзәләрне яба күр, бик көчле җил-давыл булачак, диделәр.Үзең өйдән чыкма, телевизорны да кабызма, сак бул, кызым.

-Ярар, әни,-диде Гөлназ.

Эченә бераз курку керсә дә, аны-моны сиздермәде Гөлназ әнисенә. Тәрәзәдән генә җил бөтереп , каядыр очыртып алып киткән яфрак, чүп-чарга, тузан өермәсенә карап тора башлады. Менә күзе алмагачның як-якка аерылган, әтисе терәүләр белән терәтеп куйган ботакка төште. “Бик уңай мөмкинлек бит бу, котылам мин синнән, алмагач!”,-дип, үзалдына әйтеп куйганын сизми дә калды Гөлназ. Нишләргә? Куркыта да бит әле! ”Батырлык эшләгәндә кеше курку турында уйларга өлгерми, бар нәрсәне минутлар хәл итә”,-дип сөйләгән иде бит класс җитәкчесе класс сәгатендә. Димәк, куркып торырга ярамый! Ул тиз генә йөгереп бакчага чыкты, әтисе куйган терәүне ничек тә аударырга тырышты, ботаклар як-якка аерылсын да сынсын иде бу алмагач дип теләде Гөлназ. Ничек итсә итте, әмма теләгенә иреште бит кыз: алмагачның калын, киң ябалдашлы, башларны әйләндерердәй хуш ис бөркеп торган, ап-ак “күлмәк кигән” ботагы як-якка каерылды да шартлап сынды… . Әллә нинди ят тавышлар чыкты, шыгырдады, хәтта алмагач ыңгырашкан кебек тә тоелды аңа… . Кинәт чытырдап яшен яшьнәде, күк күкрәде. Берара кайсы алмагач тавышы, кайсы табигать чыгарган аваз икәнен дә абайлый алмый торды Гөлназ. Җир өсте алмагач ботаклары белән капланды. ”Кара әле, бигрәк зур булган икән бит бу, менә, эш тә булмас, бүлмәмне дә кояштан ышыклап тормассың хәзер”,-дип уйлады да, йөгереп өйгә кереп китте. Әллә нинди зур батырлык эшләгән сыман, бик канәгать кыяфәттә, тәрәзәдән җир өстендә җәелеп яткан алмагачка тагын бер кат күз төшерде ул.

Давыл ничек кинәт башланса, шулай тиз тынды да. Бераз гына яңгыр явып алды, озак та үтми, ялтырап кояш чыкты. Дөнья тынгач, Гөлназ да караватына барып ятты, күзләрен йомып, йокыга талды.

Ул тәрәзә буенда әти-әнисенең, әбисенең сөйләшкән тавышына уянып китте. Сикереп торып, тәрәзәләрне ачып җибәрде. Кара, бүлмә эче ничек якты хәзер!Ул, шатлыгы белән уртаклашырга дип, йөгереп бакчага чыкты.

-Ничек болай булган? Ничек сынган? Мин бит терәүләрне бик әйбәтләп куйган идем ,-ди әтисе, алмагач тирәли әйләнеп.

-Мин дә аптырыйм, ничек шулай авып китәргә мөмкин соң бу?-ди борчуы йөзенә чыккан әнисе.

Сынык алмагач, аның тырпаеп калган төбе турында әбисе басып тора.Ул бер кулы белән сынган кәүсәне кочаклагандай иткән, икенчесе белән бите буйлап тәгәрәгән яшь тамчыларын сөртә… Ә алар ага да ага…

-Габделбәрем, саклый алмадым бит истәлегеңне, кичер мине,-ди.- “Гөлбикәм, күр, нинди алмагач утырттым мин. Бу -безнең гаилә: кәүсәсе-мин, ботаклары-син, ә алмалары безнең балаларыбыз булыр, дигән идең бит”,-дип үкси иде әбисе. Гөлназ тораташ катты да калды, ул ни эшләргә дә белмәде бу минутларда. “Әллә соң әйтергәме дөресен? Әллә шулай калсынмы? Әгәр белсәләр, гафу итмәсләр бит”,- дигән уйлар сызып үтте аның күңелен. Оят, бик оят булды аңа, бигрәк тә әбисенең күзләренә күтәрелеп тә карый алмады кыз.Әтиләре кереп киткәч тә бик озак басып торды Гөлназ сынган алмагач янында. Караңгы төшә башлагач кына керде ул өйгә. Әмма кичке аш тамагыннан үтмәде, утын сүндерде дә ятты Гөлназ. Бик уңайсыз иде аңа эшләгән кыңгыр эше өчен, хәтта елый да алмый, ул үз халәтен үзе дә аңламый иде. Өйдәгеләр кыздагы сәерлекне сизделәр сизүен, әмма сүз катучы булмады ул чакта.

Шул вакыттан бирле өч ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Гөлназ һәр иртә әбисенең тәрәзә төбендә догалар укуын, күңеленнән генә яраткан карты белән “сөйләшүен” күрә,тышкы якта әбисе ямансулый, сагына, эчке якта Гөлназның бите буйлап яшь тәгәри. Үкенә Гөлназ, ай үкенә, әмма серне ачарга үзендә һаман көч таба алмады. Бүген, ниһаять, җитте ул көн! Барын да әйтәчәк, кылган ”батырлыгы”турында сөйләячәк, гафу үтенәчәк ул әбисеннән, тик менә бабасыннан гына гафу сорый алмый ул… .

Өйдәгеләр тын гына тыңладылар Гөлназны. Беркем бүлдермәде, әйтерсең, алар да күптән көтә иде инде бу сөйләшүне. Гадәттәгечә, әбисе аркасыннан сөйде, чәчләреннән сыйпады. “Кешеләргә карата да, табигатькә карата да шәфкатьле, мәрхәмәтле бул, балам, берүк ялгышлыклардан саклан”,- диде әбисе. Әбисенең элеге сүзләреннән соң шулхәтле җиңел, рәхәт булып китте Гөлназның күңеленә, бөтен җанын, тәнен басып торган ташны алып бәргәннәр күк тоелды.

Дөнья нинди матур, яшәү ничек күңелле икән ул! Шундый уйларга чумып, инде зур ук булып үскән яшь алмагач янындагы эскәмиягә, әбисе янына чыгып утырды Гөлназ.

Мутыгуллина Лилия Ринатовна
Страна: Россия
Город: Чистополь