Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Син яхшылык эшлә

Син яхшылык эшлә
1. Син яхшылык эшлә, шәфкатьле бул
Андыйларны һәркем ярата.
Яхшылык ул җирдә ятмый, — диләр
Үзеңә бит әйләнеп кайта.
2. Балачактан игелекле бул дип
Тәрбияли ата-аналар.
Кешеләргә ярдәм кулы сузсаң
Сине һәрчак искә алалар.
3. Һәр иртәне син елмаеп башла
Көнең үтәр бәхет- шатлыкта
Ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булсаң
Хөрмәтләрләр сине картлыкта.

Шайдуллина Лиана Наилевна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 31.01.2006
Место учебы: МБОУ "Гимназия -1 ЦНО" ЕМР РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Елабужский
Город: Елабуга