Авыл, нинди гүзәл син. Урамнарың буйлап әкерен генә атлыйм. Карыйм, таңнарын сузылып ата, йөрәгемә рәхәт. Авыл, син әйтеп бетергесез, искиткеч, минем өчен иң кадерле гүзәл газиз җирем. Әкерен генә юлымны дәвам итеп чишмә юлына төштем. Ә чишмәдә талгын гына моң агыла. Юк, ул мондый моң түгел, ул җир-анабыздан бәрелеп чыккан, салкын чишмәнең ниндидер сихри моңы. Онытылып тыңлап утырам. Сихри моң тыңлаганда болытлар күзәтәм. Алар арасыннан нәрсәгә дә булса охшаган болытларны эзлим. Алар гел нәрсәне дә булса хәтерләтәләр. Минем шул болытларга теземне чәнчеп ятасым һәм әкерен генә бер көйгә агып барасым килә. Болытлар янында ук тургайның җир йөзен йокыдан уятып җырлаган тавышы ишетелә.
Әкерен генә юлымны дәвам итәм. Шулчак кемнәрдер эндәшкән кебек булды. «Шундый файдалы бит без, җыеп кышка җитәрлек итеп әзерләп куй безне» — диешкән тавышлар ишетелә. Мәтрүшкә, үги ана яфрагы, бака яфрагы үз файдалары турында узыша-узыша сөйлиләр иде. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп, кочак тутырып җыйдым.
Әкерен генә көн кичкә авыша башлады. Ай үзенең нурларын балкытып чыга да, йолдызларны чакыра. Йолдызлар ай янәшәсендә җем-җем итеп балкыйлар. Шул йолдызлар кебек кешеләр дә бар бит. Өйгә кайта-кайта шуларны уйладым. Кечкенә генә, чак кына күренеп торганнары бар, әллә кайлардан балкыганнары да бар. Андыйларының яктысына һәркем тартыла. Һәрберебездә ниндидер сер ята. Кешеләрдән тирә-юньгә җылылык, яктылык бөркелеп торсын иде. Кылган эшләре маяк булып, башкаларга үрнәк булып торсын иде.