Мин әкрен генә көзге урманга килеп кердем. Әнә урман кырыенда гына ап-ак каен, сары шәлен ябынып, көз килгәнне күзәтә. Тиздән салкыннар башланыр, яфракларым коелыр инде дип ямансулаган да кебек ул. Күк зәп-зәңгәр. Бер генә болыт әсәре дә күренми. Әнә зәнгәр күктә кыр казларының: “Сау булыгыз, исән булсак очрашырбыз”, — диеп каңгылдашып очып киткәннәре күренде. Алар күл өстеннән бер-ике тапкыр урадылар да, җылы якка — ерак юлга кузгалдылар. Усак агачында, бер берсе белән узышып, шаярышкан ике яфракның серләшкәне ишетелгән кебек булды. Кем ныграк атына ала, диеп тирбәлепме тирбәләләр алар. Менә салкынча җил исеп куйды, ике яфрак тирбәлә-тирбәлә җиргә төшеп кундылар. Мин әкрен генә чишмә янына юл алдым. Күпме тау-ташларны ерып, үзенә агар юл табып чыккан салкын чишмә! Никадәр көч, гайрәт синдә! Үзеңнең тәмле һәм шифалы салкын суың белән күпме кешегә көч һәм куәт биргән, сусавын баскан, барлык кешене су белән тәэмин итеп торучы изге чишмә бит син! Безнең әбиләребез, әниләребез, иңнәрнә көянтә-чиләк элеп, күпме су ташыган синнән! Син — яшәү чыганагы бит.
Сап-сары яфракларның кыштырдавы уйларымны бүлде. Сары, кызгылт, көрән яфракларны мин кулыма алам да, аларга сокланып карыйм. Без, адәм балалары бер-беребезгә ошамаган кебек, яфраклар да бер-берсенә ошамаган икән. Аларның төсләре дә, формалары да үзгә икән бит. Ничек сокланмыйсың инде мондый гүзәллеккә! Һәр ел фасылы матур безнең якта: карлы буранлы кышы да , яшел күлмәкле, саф һавалы язы да, җиләкле җылы җәе дә, сары яфраклы, әбиләр чуаклы, мул уңышлы көзе дә! Шундый сихри табигатьле бит ул безнең Туган ягыбыз.