XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сихерле тартма

Тукай бабай нигә бөек?

Серен ачтым,белсәгез.

Әнә шул матур фаянс

Тартмачыкта күрсәгез.

Имеш,Тукай иң беренче

Эш хакына бүләккә

Сатып алган апасына

Иң беренче кибеттә.

Ә минемчә,Тукай аны

Алмаган бер кибеттә.

Шүрәле аңа үзе

Бүләк иткән кебек тә.

Ышанмыйсыз,карагызчы

Нәкъ Шүрәле төсле ул.

Тартмачыкның тоткычы-

Шүрәле мөгезе ул.

Үзе турында язгач,

Шүрәле бик сөенгән.

Бүләккә дип шагыйрьгә

Тартмачык әзерләгән.

Кулын кыскан агачны

Шүрәле онытмаган.

Шул агачтан дустына

Тартмачык ясап барган.

Кызыл җиләк,хәтфә үлән

Үскән, ди бу урманда.

Кырлайның бөтен сере

Ята , ди бу тартмада.

Шушы тартма аркасында

Тукай бөек булган ,ди.

Акбай, Кәҗә, Карлыгачлар

Шуннан чыгып торган, ди.

Шулай булгач, гади түгел,

Тартма, димәк,сихерле.

Тартма гына кирәк икән

Булырга бик зиһенле.

Бабай белән төне буе

Тартма ясадык икәү.

Соңыннан ябыштырдык

Кып-кызыл ташны бишәү.

Бигрәк матур чыкты тартма

Ташлары җем-җем итә.

Аладин лампасыдай

Сихерле, җенле микән?

Сихерледер,серледер.

Шулай булмаса әгәр.

Тукай шулкадәр шигырьне

Язып өлгерер микән?!

Өстәлемнең иң түренә

Серле тартманы куям.

Көтәм әле чыкмасмы дип,

Миңа да берәр куян.

Гайнуллин Амир Рафилевич
Страна: Россия
Город: Казань