Принято заявок
1707

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шушы җирдән, шушы туфрактан без!

Шушы җирдән,шушы туфрактан без!

Тырыш ат, йөге авыр булган саен, кызурак атлый, тау

текәрәк булган саен, үҗәтләнебрәк, тәртә

кимерә-кимерә, усалланыбрак тарта.

Гомәр Бәширов

Абыем турындагы язмамны нәкъ менә шушы сүзләрдән башлыйсым килде. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле матур урыннары булган кебек, горурланып сөйләрлек кешеләре була. Аларның ничә яшьтә булулары да мөһим түгел. Аларга карагач,күңел сөенә, эшләгән эшләренә “5”ле куясы, алардан үрнәк аласы килә. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Нургалиевны-абыемны- мин тырыш атка тиңләр идем.

Биографиясе кешенекеннән әллә ни белән аерылмый.1973нче елның 15нче августында дәү әтием һәм дәү әниемнәр гаиләсендә бишенче сабый дөньяга аваз сала. Аңа Радик дип исем кушалар. Исеме җисеменә туры килә бит:»кояш нуры», «нурлы», «нур сибүче» дигәнне аңлата. Кечкенәдән үк бик кызыксынучан, тиктормас, тырыш, максатчан булып үсә ул. Мәктәптә дә, гел «5»ле билгеләренә генә укый, спортны үз итә. Һәрвакыт һәм һәркайда беренчелекне бирми, ул алгы сафта. Җырга-моңга гашыйк егет, 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын Тәтеш педагогия көллиятендә дәвам итә. Аннан соң яшь, талантлыегет Казан педагогия институтының спорт факультетындабелем ала. Гаилә кора, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Абыемның күңелендә уйларын аңларга теләп,үзенә сорау биреп карарга булдым:

-Радик абыем, «Нур» исемле хуҗалыкны оештырырга нәрсә этәрде соң сине? Әтиең дә күп акчалы кеше булмаган.Зур эшләргә тотынырга каян көч алдың?

— Сеңлем, авылымның матур булып яшәвен теләдем. Хезмәт сөючән авылдашларым, киңәш сорарлык, хөрмәткә ия абый –апалар булганда, курку икенче планга калды.Әтиемнең туганҗир,туган туфрак турында кечкенәдән сөйләп үскән тәрбиясе дә бушка китмәгәндер.Без дә эшләмәсәк, башламасак, кем килер?Әтрәч халкына кем булышыр дип борчылдым,таркалып бара торган хуҗалык уйланырга мәҗбүр итте. Аннары инде үземне җир эшендә сынап та карыйсым килде.

Гади сүзләр белән елмаеп җавап бирде абыем. Мөстәкыйль хуҗалык булып аерылып чыккач та эшләр һәрвакытта да шома гына бармый, әлбәттә. Тик Радик абый артка чигенүчеләрдән түгел шул!

-«Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар» дигәндәй, җиң сызганып эшкә керештем шулай. Хәзер сөйләгәндә җиңел тоела инде. Укытучылыкка укып, дәрес планнары төзергә җыенган егеткә алга куйган максатларны тормышка ашыру өчен кредитлар алырга һәм хуҗалыкны яңа баштан төзергә туры килде бит. Эшем җиңел генә бармады. Өлкән яшьтәге җитәкчеләрдән күп дәресләр алдым. Иң беренче эшем итеп матди-техник базаны киңәйттем: машина-тракторпаркына яңа техникалар кайтты, ашлык складлары, терлекчелек биналары төзелде. Үзем төзим,үзем шатланам. Кешегә эш бар. Кешегә аш бар. Болай булса, авыл яши!

Өч ел эшләгәннән соң, җитәкче яңа юнәлеш — орлыкчылыкка алынырга карар кыла.

-Орлык-уңыш нигезе, — дип сүзен дәвам итте ул. — Югары сыйфатлы орлыклар яхшы уңыш алуның нәтиҗәле һәм түбән чагымлы факторы булып тора, алар аны 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Инде хәзер максатым: Татарстан орлыкчылары арасында беренче урынга ирешү иде. Максатка ирештек! Бу- һәрберебезнең хезмәт җимеше. Иртә яздан кара көзгә кадәр җир эшкәрткән абый-егетләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе!

-Радик абый, җитәкче булып эшләр өчен нинди сыйфатларны аерып әйтә аласың?

-Аерым сыйфатлар юк. Түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес итеп бүлә белү,гадел булу һәр һөнәр иясен бизи дип уйлыйм. Сиңа ниндиукытучылар ошый дип сорасам, шушы сыйфатларга ия булган укытучыларны атар идең. Һәрберебез намуслы, кешелекле,күп уңай сыйфатларга ия булсак, тауларны күчерү дә берни түгел икән. Үземнең авылдашларымда үз көчләренә ышаныч, киләчәккә өмет уята алуыма үземне бәхетле санап яшим.

Радик Нургалиев исеме районыбызда беренче сафта.Күп санлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, дәүләт бүләкләре шул хакта сөйли. Авыл өчен, халкы өчен эшләгән эшләре бихисап аның. Юлсызлык бик зур сынау була. Хәзер асфальт юлдан машиналар җилдәй оча. Өлкәннәрне, күп балалы гаиләләрне, мөмкинлекләре чикле булганнарны һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Алай гына түгел, татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеген дә билгеләп үтәсе килә. «Әтрәч укулары»н республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә беләләр.

Радик абый турында үзебезнең мәктәп укучыларының да әйтер сүзләре бар.-Рәхмәт Радик абыйга. Безнең мәктәпнең көтеп ала торган кунагы ул.Белем бәйрәменә бүләкләр белән килә, матур теләкләрен юллый. Фән бәйгеләрендә җиңүчеләрне котларга зур бәйрәм оештыра. Һәр призёрга бүләген тапшыра. Елмаеп сөйләшә. Аны бөтенебез дә хөрмәт итәбез.

Күп балалы гаиләдә туган Радик Галимҗан улы үзе дә хатыны Софья апа белән 27 ел бәхетле никахта гомер итуче күп балалы әти.

-Радик абый, нәрсә соң ул бәхет? -дигән соравыма җавап бик аңлаешлы булып яңгырады:

-Кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Яраткан гаиләм, үз йортым, туган авылым, хезмәтем һәм башкалар турында кайгырту, якыннарыма ярдәм итү мөмкинлегем булган өчен Ходайга рәхмәтле мин. Туган җиремнең гап-гади улы булып кала алуыма бәхетле. Синең белән сөйләшеп утырганым өчен дә үземне бәхетле саныйм, сеңлем. Илләр тыныч, күкләр аяз булсын. Ә җир кешесе җирдә эшләргә,үзе тир түгеп үстергәнипине ашарга тиеш. Шуңарда яшәү көче. Шуңарда безнең бәхет!

Нургалиева Инзиля Марселевна
Страна: Россия
Город: Тетюши