XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Билалова Марьям Алмазовна
Страна: Россия
Город: Казань
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
Шушик әби (Н. Абгарян әсреннән өзек ( «hәрвакыт янымда булган кешеләр»)

Шушик белән Кнарик – Татанын сеңелләре. Тата аларны әбиләрем дип йөртә һәм икесен дә бертигез ярата. Сергей белән Жорик — Татаның энекәшләре. Алар инде күптән башка шәһәргә күчеп китте, шуңа Кыз аларны елга бер генә күрә, Пасхада. Бу көнне Меликяннар нигез йортларында җыелалар. Анда Тамар нани яши. Нани гадәттәгечә пасха өстәле әзерли – буялган йомырка, пешкән балык (бусы –мәҗбүри), яшелчә, сыр, кызыл шәраб, камыр ризыклары белән. Алар төн җиткәнче үзләренекен сөйләшәләр, булганнарны искә алып утыралар. Боларның озын-озак гәпләреннән йончыган Кыз наниның итәгенә башын куеп, йокыга тала. Нани өчпочмаклы яулыгын салып, оныкчыгын ябындыра – ефәк чуклары яка астына кереп китә дә Кызның иякләрен, муеннарын кытыклый.

Әби-бабайлар Тамарга исеме белән өндәшәләр. Кыз ничектер Татадан, ник нанига әни дип әйтмисең, дип сораганы бар. Алар барысы да аш бүлмәсендә түгәрәк өстәл янында утыра – Тата, Вера һәм Кыз, кичке әбәт ашый иде. Тата алманы кечкенә-кечкенә кисәкләргә бүлә дә тәлиңкәдә бер рәткә тезеп куя. Шундый уен бу – җиләк-җимеш кисәкләре – витамин гаскәрләре, аларны шәфкать күрсәтмичә генә юкка чыгарырга кирәк иде.

— Аларны ашыйсың да, көчлерәк буласың. Никадәр күбрәк ашыйсын, шулкадәр әзрәк авырыйсын, — дип аңлата иде Тата.

Кызның соравына ул гаҗәпләнмәде. Ул тыныч кына әйтер сүзләренә җайлашып маташканда Вера аның күз карашын тотып алды да үтенеп карады һәм сизелер-сизелмәс кенә як-якка башын селкеп алды – юк! – Тата аңлап алып, елмайды:

— Миңа бары тик анын исеме ошый, шуңа да аны Тамар дип йортәм.

— Мин дә сиңа Тата гына дисәм ярыймы? – Кыз чираттагы бер алма кисәген авызына салды да кызык итеп чыраен сытып куйды – аңкавын керфек какканчы әчкелтем-төчкелтем алма суы чеметә башлады.

— Әлбәттә, ярый.

— Ура! Рәхмәт, Тата! Әнием, ишеттеңме? Мина Татага исеме белән әйтергә ярый!

— Ишеттем, — кызы борылгач, Вера иреннәре белән генә каенанасына рәхмәт әйтте.

Тата тагын башын кагып алды. Җиләк-җимеш вазасын тартып китерде дә төпченеп кенә армут сайлап алды.

— Хәзер армут гаскәрләре булыр. Армут, ә аннан соң әле төче чия дә.

— Ә кәнфит гаскәрләре булырмы соң? – дип сорады Кыз, хәйләле итеп күзләрен кысып.

— Ә күтеңә бирсәләр? – көлеп куйды Тата.

— Бер генә нәни генә кәнфит солдатчыгы, әби-и-и!

— Ярар инде ярар! Витамин гаскәрләренең барысын да җиңгәч, бер ирис кәнфите бирермен.

— Рәхмәт, Тата!

Шуның белән шул.

Кнарик әби Берданың башка читендә яши. Җәяу барсан, бик озак барасы. “Бер-ике-өч-дүрт-биш, — эчтән саный Кыз, — биш юл һәм бер киң күпер!”

Ә Шушик әби бик якын тора, бер йорт аша гына. Кыз бүлмәсенең тәрәзәсе аша бакчаның төнъяк катлавында үсә торган чикләвек агачлары арасыннан әбисенең йорт түбәсен җентекләп карап утырырга ярата. Кар яуганда шул түбә бөтнекле прэннек очын хәтерләтә, тешләп алдың да – татлы шикәр шибрәтенә күнегеп, катып калдың. Яңгырлы көндә ул тиз арада куе соры тычкан төсенә керә. Кояш карауга кипшенә төшкән җирләдә тонык кырыйларын ала-кола ялтыратып, шиферы яктыра, ә инде якты нурлар әле барып җитмәгән урыннарда киреләнеп караңгылана.

Шушик әбисенең йортына күз ачып йормагынчы барып җитеп була. Дөрес, алдан әзер булырга кирәк. Беренчедән, килешле, йөгергәндә аяктан төшеп калмый торган аяк киеме кияргә. Һәм дә икенчедән, капканы тулы ачып куярга. Капканың биге бик хикмәтле – тиз генә борып ачып булмый. Кыз ике хәрәкәттә ачарга өйрәнде аны – башта аяк очларына басып, терсәкләрен нык итеп корсагына терәп куя да тимер элгечне эз генә күтәрә, аннары гына бөтен тәне белән ята да этеп җибәрә. Элгеч җан әрнеткеч тавыш чыгарып бирелә һәм теләр-теләмәс кенә бик авыр, зур кадакны үзе белән тарта. Кыз урам ягына котылып чыгуга барысы да үз җаена кайта – зур кадак чыңгылдап урынына утыра, элгеч үткен борынын оясына кертә дә, артка чигенү юлы калдырмыйча, бәйрәм иткәндәй шартлатып ала. Хәзер инде кире кайтасың килсә, нани бакчасына керәсең.

Кыз сулыш ала, бер секундка шул килеш тынып кала, аннары әкрен генә тын чыгарганда күрше кишәрлек аша үткән сукмакка ычынып чыга. Ярсулы кыртлап, як-якка тавыклар өере оча, күркә ачулы тавышлый, сугыш чумарлары авыл казлары ташланырга тора. Болар барысы да бер сугышчан өергә әверелеп, озын муеннарын сузып, нык борыннарын зур итеп ачып арттан куа башлаганчы коткаручы капкага кадәр йөгереп җитәргә кирәк. Шул бер сулыш чыгып беткәнче Кыз күрше капкасына очып җитә.

— Тагын ут капкандай йөгерәсеңме? – карт Аниконың шыгырдавык тавышы аркага бәрелә.

Кыз тагын бер сулыш ала да алга чаба. Тузанлы, кояш астында көйгән авыл юлы… Сандалларының башлары таш эләктерә… Бояр гөлләрен сикереп чыгып, бух, бух иткән йөрәк тибешен тыңлап, шул юл буйлап йөрегә ул. Һәм менә, менә ул газиз, шыгырдавык капкалы койма – явым-төшемле көндә ул җил улавына кушылып, салмак кына сагышлы тавышлар чыгарып тора. Гаять зур Боцман исемле гампр, авыр чылбырын шылдырдатып, бу тавышларга оясыннан сикереп чыга, һәм, Кызны танып, шатлыгыннан һаулап куя. Бер-ике-өч-дүрт-биш-алты-җиде-сигез-тугыз-ун – иске таш баскычның кырыйлары ышкылып беткән басмалары ялт-йолт килә, тагын бер мизгел — һәм Кыз йөзем чыбыгы үреп алган террасага очып керә, сандалларын салып ата – фууух.

— Тагын ут капкандай йөгердеңме? – курше хатынын сүзгә сүз кабатлый Жено. – Кара аны, егылырсың, сындырырсың шырпыдай аякларыңны.

Жено Кызның ике туган апасы.Шушик әбинең кече кызы ул, бер тамчы су кебек әнисенә охшаган – шундый ук кечкенә, нечкә, нәзакәтле, нәфис йөзле – югары яңаклы, карасу кызыл искиткеч күзләр, тар чиста маңгай. Куе аксыл-коңгырт чәчләр артта, эре чәч бөтеркәсе итеп, гадәттәгечә бер “койрыкка” җыелган. Жено йөзем агачы күләгәсендә утырып фасоль чистарта. Сыек яшел кузакны алыр, койрыгын өзер, кулында әйләндерер, икенчесен өзер, өчкә бүлер дә тирән савытка салыр. “Кетер-кетер-кетер” генә ишетелеп тора.

— Егылмыйм. Сындырмыйм. — Кыз йөгереп барып апасынын күкрәгенә ябыша, бер мизгелгә катып кала. – Сәлам.

— Кил кочаклыйм үзеңне, тиктормас. Беләсең бит, сине кочагыма алгач, гомерем озая, — күкрәгенә кыса аны Жено.

Кыз анасының гомере озынайганын сабыр итеп көтә. Кояш нурлары йөзем яфраклары арасыннан үтеп кереп террасаның таш идәнендә марля кебек алтын бизәкләр ясыйлар, кыр чикерткәләре үзсүзләнеп черелди – тәүлекнең иң эссе чагы килеп җитә икән. Җырлары җәйге бакчага баллы тамчы булып ява, җәйгечә тирән һәм җәйгечә кыска төшке йокыга талдыра. Женоның күлмәгеннән лавандалы сабын исе килә, кулларыннан – яшел фасоль. Кыз ике туган апасын чын күңелдән ярата. Матурлыгы, күңелле һәм назлы холкы өчен. Ә тагын ул бик оста итеп карктик уйный белгәне өчен. Шундый уен инде бу, ташлар белән.Әстерхан чикләвеге кадәр биш бертөрле ташчык җыярга кирәк, аннары келәмгә утырып, берсен өскә атарга, калган дүртесен җыеп алырга, башта берәм-берәм, аннары икешәр-икешәр, аннары берьюлы өч ташчыкны бер утыруда җыеп аласы! Аннан “мәгарәгә” куып кертәсең – моның өчен имән һәм урта бармакны бер-берсенә үреп, баш бармакны читкәрәк куясың да килеп чыккан тишеккә ташчыкларны бер-бер артлы эчкә тәгәрәтәсең. Шул вакытта бишенче ташчыкны өскә ыргытып, кире тотарга онытмаска кирәк. Кыз сәгатьләр буе Женоның уйнаганын карап торырга әзер. Коннәрдән бер көнне ул да шулай оста итеп карктик уйнарга өйрәнер. Әзрәк үсер дә, өйрәнер.

— Ә Шушик әби кайда ул? – дип сорый Кыз.

— Базда. Компотка банкалар алырга төшеп китте.

— Ул компот кайнатачакмы? Ниндине?

— Җыелма булыр. Кура җиләге, карлыган һәм алма.

— Алайса банкалар кертергә ярдәм итим әле, — Сандалларын элә дә әбисе янына төшеп китә. – Шушик әби! Шу-шиик ә-бии!

Тонык сары олы койрыгын болгап, Боцман оясыннан сикереп чыга. Кыз янына очып килә дә гәрәбә күзләренә карый:

— Бо-о-цман! Э-э-эт! Нигә сине чылбырга бәйләп утырттылар? Тагын зыян эшләдеңме?

Боцман күзләрен яшерә, шыңшый – уии, уии.

— Анико карчыкның казларын кудыңмы? – сорашып маташа Кыз.

— Ррр-һау!

— Юләр дә инде үзең, Боцман, — этнең колак артын сыйпый Кыз,- үсеп җитсәң дә сайбыланасың. Әйдә бүген безгә? Мин сиңа тәмле сөякләр аерып алып калдым. Күп итеп. Тулы бер савыт!

Эт, яраткан сүзен ишетеп, шатлыгыннан һаулап куя. Кайвакыт Кыз аны үләренә алып китә, кичкә кадәр кунак булыр дип. Боцман йортта чыпчыклар куа, өрә-өрә шөпшәләргә ташлана. Тата ипи куярга уйласа – кетердәп торган яңа пешкән кыерчык сорап, таш мич янында бөтерелеп йөри. Витя сәгатьләр буе мәш килеп, өйрәткән була. Аның һәр “апорт”ына Боцман аптырап иңбашын сикертеп куя, әкрен генә куаклар арасына бара, таякны эзләп таба да дәртле итеп җиргә күмә башлый.

— Боцман, фу! – орышына Витя.

— Бернинди фу түгел,- яклый Кыз.- Аңа бу уен ошамый!

— Ничек? Барасыңмы буген безгә? – Кыз колак артын кашый.

Боцман кыска итеп һау дип куя, койргын болгап.

— Сөйлштек! – Кыз баскыч астына чума, таш дивар буйлап китә.Уң якта, аяк очларына баскан йөзем куагы артында – аларның мыеклары рәшәткәле койма буйлап өскә таба үрелгән, — зур бакча сузылган. Кура җиләк, карлыган исләре килә, ә помидор түтәлләрендә умарта кортлары жуылдый – Арам бабайның (Шушик әбинең ире) ун умартасы бар. Алар кечкенә генә, зәңгәр төскә буялган – бакчаның яшел тукымасы арасында нык аерылып тора.

Ә менә баз да. Кыз авыр агач ишекне тертә – майланмаган күгәннәр гаугачыл тутыккан тавыш чыгарып, шыгырдам куя, йөзенә бәрәңге базының дымлы сулышы, яшь, ләкин тыгызланып өлгергән тозлы яшелчә исе бәрә.

— Шушик әби!

— Синме бу, тиктормасым? – җавап кайтара әбисе. Базда шундый караңгы – күзгә төртсәң дә күренми. Түбә астындагы егерме ваттлы бердәнбер электр лампа көчкә генә янып тора.

— Мин сиңа ярдәм итәм, дип килдем. – Караңгылыктан курыккан Кыз кыюсыз адым ясый, ишекне җибәрә дә, ул күз ачып йомагынчы, ишек башына тонык бәрелеп, ябыла.

— Кил яныма, — оныгының куркуын сизеп, Шушик ут ягына чыга да кулларын суза. – Кил монда, – үзенә чакырып, — Тата нишли, сөйләп җибәр.

Кыз рәхәтләнеп тирән сулыш ала да әбисенең муенына асылына.

Туганнан бирле ул якыннарының назлы, ягымлы, имин кочагына ияләшкән. Ул саклый, фатиха бирә, юандыра, савыктыра. Кыз бу коткару бөятендә йоклап китә, уяна, алар дип яши һәм сулый. Бу кочак, коткару бөяте бер көнне юкка чыгар дип уйламый да әле ул, хөр канатларын кагып, сүзсез юклыкка очып китәсен башына да китерми. Кыз бит әле бигрәк яшь, вакытның ничек акканын аңламый. Аның өчен һәр мизгел иксез-чиксез, һәр мизгел – мәңгелек.

Тегендә, өстә, кояшлы террасада егерме яшьлек Жено фасоль чистарта. Аның бармак очлары, иреннәре сизелер-сизелмәс кенә калтырап ала – тынычсыз да, рәхәт тә. Ике атнадан соң яучылар килергә тиеш – кулын сораячаклар. Көзен зур туй уздырырлар. Йоласына туры китереп, зурна-доол, мәһәр, машина капотына ефәк тасма белән бәйләп куелган курчак – барысы да булыр. Женоны еракка-еракка, Армениянең башка читенә – Арарат шәһәренә алып китәрләр. Яңа, чиксез бәхет тулы тормыш башланыр.

Жено салат төсендәге, ачык шәмәһә таплы кузакны сыныра. Ул энә очы кадәрле генә гаҗиз аксыл фасоль ата. Фасоль бөртеге якка оча, тупас кына береккән эскәмия асытна тәгәрәп китә дә киләсе иртәгә кадәр шунда ятып кала. Иртән иртүк террасаның таш идәненә су сиптереп, пөхтә итеп кыштырдап торган, чәнечкеле себерке белән себерерләр һәм шул фасольны башка чүп-чар белән йорт артына чыгарып атырлар. Бөтен нәрсәне ашаучан барысына да җитешүче тавыкларга тагын нәрсә кирәк?!

Бабушка Шушик ( отрывок из романа Н. Абгарян «Люди, которые всегда со мной»)

У Таты две младшие сестры — Шушик и Кнарик. Девочка называет их бабушками любит одинаково сильно. У Таты два младших брата -Сергей и Жорик. Они давно переехали в другой город, и Девочка видит- ся с ними раз в год, на Пасху. В этот день Меликяны собираются в своем родительском доме, там, где живет нани Тамар. Нани накрывает традиционный пасхальный стол — с крашеными яйцами, обязательной отварной рыбой, зеленыю, сырами, красным вином, несладкой выпечкой. Они сидят допоздна, говорят чем-то своем, вспоминают. Сморенная их долгим разговором, Девочка засыпает, положив голову на колени нани. Та сдергивает косынку, накрывает правнучку — шелковая бахрома забивается за ворот, щекочет подбородок и шею.

Бабушки и дедушки называют Тамар по имени. Девочка как-то поинтересовалась у Таты, почему она не зовет нани мамой. Они сидели за круглым кухонным столом- Tата, Вера и Девочка, полдничали. Тата разрезала яблоко на мелкие дольки и выстраивала шеренгой на тарелке. Это у них игра была такая-фруктовые дольки назывались витаминными войсками, ко- торые нужно было немилосердно уничтожать.

— Ты их съедаешь и становишься сильнее. Чем больше в тебе витаминов, тем меньше ты болеешь, — объясняла Тата.

Вопрос Девочки ее не удивил. Она помолчала, приноравливаясь к словам, которые хотела произнести, но Вера поймала ее взгляд, сделала умоляющее лицо, едва заметно помотала головой — нет!- Тата коротко кивнула, улыбнулась:

— Мне просто очень нравится ее имя, Вот я и зову ee Tамар.

— А можно я тоже буду звать тебя по имени? Просто Татой? — Девочка отправила в рот очередную яблочную дольку, расплылась в смешной гримасе — нёбо мгновенно защипало от кисло-сладкого фруктового сока.

— Конечно, можно.

-Ура! Спасибо, Таточка, Мам, ты слышала? Я могу называть Тату по имени!

— Слышала, — дождавшись, когда дочь обернется, Вера безвучно, одними губами, сказала свекрови: — Спасибо. Тата еще раз кивнула. Придвинула к себе вазу с фруктами, придирчиво выбрала грушу.

— Teперь будут грушевые войска. Грушевые, а потом еше черешневые.

— А конфетные войска тоже будут? — хитро прищурилась Девочка.

— А по попе получить? рассмеялась Тата.

— Hу хотя бы один маленький конфетный солдатик! — заканючила Девочка.

— Ладно, так и быть. Когда справишься со всеми витаминными войсками, дам тебе ириску.

-Спасибо, Таточка.

На том и порешили.

Бабушка Кнарик живет на другом конце Берда. К ней, если пешком, очень долго идти. «Раз-два-три-четыре-пять,- считает про себя Девочка, — пять дорог и один широкий мост!»

А бабушка Шушик живет совсем рядом, через двор. Девочка любит разглядывать крышу ее дома из окна своей комнаты, сквозь ветви ореховых деревьев, растущих в северном крыле сада. В снег крыша напоминает макушку мятного пряника, откусил — и замер, привыкая к сладкому вкусу сахарной глазури. В дождливую же погоду она мгновенно меркнет, приобретая густой мышиный оттенок. И светлеет после, неровно поблескивая матовыми боками там, где обсох шифер, и угрюмо темнеясь в тех местах, где до влаги еще не дбрались солнечные лучи.

Добежать до дома бабушки Шушик можно в два длиннющих вдоха-выдоха. Правда, это требует предварительной подготовки. Во-первых, нужно надеть правильную обувь — такую, чтобы она плотно сидела на ноге и не слетала при беге. И второе — обязательно распахнуть калитку. У калитки очень замысловатая задвижка — массивная, неповоротливая. Девочка умеет отпирать ее в два приема — сначала, поднявшись на цыпочки и крепко упершись локтями себе в живот, она приподнимает железный крюк и только потом, навалившись всем телом, отодвигает eго в сторону. Крюк с жалобным стоном поддается и нехотя тянет за собой тяжеленный штырь. Как только Девочка выскальзывает за калитку, задвижка приходит в обратное движение — штырь с лязгом возвращается на место, крюк падает острым клювом в гнездо и победно щелкает, отрезая пути назад. Теперь, чтобы вернуться домой, нужно идти через сад нани.

Девочка набирает в легкие воздуха, задерживает на секунду дыхание и на медленном выдохе срывается вниз по проторенной через соседский участок тропинке. Недовольно квохча, разлетается в разные сторо- ны куриная стая, обиженно клокочет индюк, вскидываются драчливые деревенские гуси — нужно успеть добежать до спасительных ворот, пока они, сбившись в воинственную стаю, не погнались за тобой, вытянув длинные шеи и разинув крепкие клювы. На излете первого выдоха Девочка выскакивает в соседские ворота.

— Ты снова бегаешь как угорелая? — летит ей вспину скрипучий голос старой Анико. Девочка снова набирает в легкие воздуха и мчится дальше — по пыльной, опаленной солнцем дере- венской дороге, цепляя носками сандалий камушки, перепрыгивая через кусты мальвы, прислушиваясь к гулкому стуку своего сердца -бух, бух. А вот и нужный забор со скрипучей калиткой- ненастную погоду она хлопает мерным, печальным стуком, аккомпанируя завыванию ветра. Огромный гампр Боцман, гремя тяжелой цепью, выскакивает на шум из конуры и, узнав Девочку, заходится в счастливом лае. Раз-два-три-четыре-пять-шесть-семь-восемь-девять-десять — мелькают истертые по краю ступени старой каменной лестницы, еще секунда — и Девочка врывается на увитую виноградной лозои террасу, скидывает сандалии- фууух. -Опять бежала как угорелая? — слово в слово повторяет за соседкой Жено.— Смотри, упадешь, сломаешь ноги-спички.

Жено приходится Девочке двоюродной тетей. Младшая из дочерей бабушки Шушик, она как две капли похожа на свою мать — такая же маленькая, хрупкая, с тонко вылепленным лицом — высокие скулы, глаза необычайно глубокого вишневого цвета, узкий чистый лоб. Густые каштановые волосы неизменно стянуты на затылке в длинный, крупного локона, хвост. Жено сидит в тени винограда и чистит фасоль. Возьмет нежно- салатовый стручок, оборвет хвостик, повернет в руке, оборвет другой, разломит на три части и кинет в глубокую миску. Только и слышно «хруст-хруст-хруст».

— Не упаду. Не сломаю.— Девочка с разбега утыкается в грудь тете, замирает на секунду.—Привет.

-Дай я тебя обниму, егоза. Ты ведь знаешь, когда я тебя обнимаю, у меня продлевается жизнь, прижимает ее к себе Жено.

И девочка терпеливо ждет, пока у тети продлится жизнь. Солнечные лучи, пробиваясь сквозь виноградные листья, рисуют на каменном полу террасы золотистые марлевые узоры, настойчиво стрекочут цикады — возвещая наступление самого жаркого времени суток. Их акапельное пение льется медовой каплей на летний сад, запутывая его в полуденную дрему — по-летнему глубокую и по-летнему же недолгую. Платье Жено пахнет лавандовым мылом, руки-зеленой фа- солью. Девочка любит свою двоюродную тетю всем 8 сердцем. За красоту, за веселый и ласковый нрав.

А еще за то, как она здорово умеет играть в карктик. Это игра такая, в камушки. Нужно собрать пять одинаковых величиной с грецкий орех камушков, усесться на ковер и, подкидывая в воздух один, собирать остальные четыре камушка, сначала по одному, потом по два, потом сразу три камушка в один присест выхватить!А потом загонять их в «пещеру» — Для этого сплетаешь указательный и средний пальцы, далеко отставляешь большой и в полученное отверстие загоняешь один камушек за другим, не забывая подкидывать и обязательно ловить в воздухе пятый камушек. Девочка может часами наблюдать, как играет в карктик Жено. Когда-нибудь она тоже научится так ловко вскидывать и ловить камушки. Подрастет немного — и научится.

— А где бабушка Шушик? — спрашивает Девочка.

— В погребе. За банками пошла. Для компота.

— Она компот будет варить? Какой?

— Сборный. Малина, смородина и яблоки.

— Пойду помогу ей с банками.— И, нацепив сандалии, Девочка бежит вниз по лестнице. — Бабушка Шушик! Ба-буш-ка Шу-шиик!

Боцман выскакивает из конуры, виляя огромным палевым хвостом. Девочка подлетает нему, заглядывает в медово-золотистые глаза:

— Бо-о-цман, со-о-бака! Тебя зачем на цепь посадили? Снова набедокурил?

Боцман прячет глаза, скулит — уии, уии.

— Гусей старушки Анико гонял? — выпытывает Девочка.

— Рр-гав!

— Какой же ты дурачок, Боцман,- теребит его за ухо Девочка, — вроде уже большой, а ведешь себя как маленький. Пойдем сегодня к нам? Я тебе вкусных косточек отложила. Много. Целую миску! Пес, услышав любимое слово, заходится в радостном лае. Девочка иногда уводит его к себе — погостить до вечера. Боцман гоняет по двору воробьев, облаивает ос, если Тата затевает хлеб — крутится возле каменной печки, выпрашивая свежевыпеченную хрустящую горбушку. Витька часами возится с ним, неуклюже дрессирует. На каждый его «апорт» Боцман, недоуменно пожимая плечом, бредет в кусты, отыскивает палку и с жаром принимается закапывать ее в землю. -Боцман, фу! — ругается Витька.

— Ничего не фу,- заступается Девочка. — Ему просто не нравится эта игра!

— Ну что, пойдешь сегодня к нам? — Она чешет пса за ухом. Боцман коротко гавкает, виляет хвостом.

— Вот и договорились! — Девочка ныряет под лестницу, идет вдоль каменной стены. Справа, за привставшими на цыпочки кустами винограда — они тянутся вверх, к террасе, цепляясь усиками за решетчатое ограждение, — раскинулся большой сад. Пахнет малиной и смородиной, а над грядками с помидорами жужжат пчёлы — у деда Арама, мужа бабушки Шушик, десять ульев. Небольшие, окрашенные в масляный голубой, они резко выделяются на зеленом полот- не сада.

А вот и погреб. Девочка толкает тяжелую деревянную дверь — несмазанные петли отзываются сварливым ржавым скрипом, в лицо ударяет сырой дух картофельной ямы и аромат молодых, но уже набравшихся ядреной силы солений.

— Бабушка Шушик!

— Это ты, егоза? — отзывается бабушка. В погребе стоит непроглядная темень, единственная лампочка под потолком, слабая, двадцативаттовая, теплится немощным светом.

— Я пришла помочь тебе с банками. — Напуганная мраком, Девочка делает неуверенный шаг вперед, отпускает дверь — та мигом захлопывается, глухо стукнувшись о притолоку.

— Иди ко мне, — почуяв страх внучатой племянницы, Шушик выходит из темноты и протягивает руки, делая призывные движения ладонями,—иди ко мне. Расскажи, как там Тата.

И девочка, счастливо вздохнув, виснет на шее бабушки.

С самого рождения она привыкла к объятиям родных- нежным, любящим, спасительным. Они защищают и благословляют, утешают и исцеляют. Девочка засыпает и просыпается в этих спасательных кругах, живет и дышит ими. Она не знает, что эти объятия, эти спасательные круги когда-нибудь оборвутся и, взмахнув высвобожденными крыльями, унесутся в безмолвное небытие. Девочка еще слишком мала, чтобы уметь распознавать течение времени. Каждый миг для неё — бесконечность. Каждый миг для нее — вечность.

Там, наверху, на солнечной террасе, двадцатилетняя Жено чистит фасоль. У Жено едва заметно дрожат кончики пальцев и прыгают уголки губ — от волнения и радости. Через две недели приедут сваты — просить ее руки. А осенью сыграют большую свадьбу — традиционную, с зурной-доолом, с выкупом, с привязанной шелковыми лентами к капоту машины куклой. Жено увезут далеко, в другой конец Армении-в город Арарат.И у нее начнется новая, бесконечно счастливая жизнь. Жено разламывает салатовый, в нежных фиолетовых разводах стручок, тот выстреливает крохотной, беззащитно-молочной фасолиной. Она отлетает в сторону, закатывается под деревянную грубо сколоченную скамью и остаётся там лежать до следующего утра. На рассвете каменный пол террасы сбрызнут водой, чисто подметут шуршащей, колючей метлой и выкинут фасолину с остальным сором в мусорную кучу за домом — на радость вездесущим и всеядным курам.