Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шулай дәү үсәләрме икән?!

Бер көнне Алсуның әнисе бик матур каз бәбкәләре алып кайтты. Алар шундый йомшак, йомры, сап-сарылар. Аларында кара тап төшкәннәре дә очрый. Кайберләре бик шук, әрсезләр, ә кайберләре бик хәлсез куренәләр иде. Әнисе аларны җылырак урынга куйды да кызына болай диде:» Кызым, бу бәбкәләрнең әти-эниләре юк,  аларны бик яратып карарга кирәк. Син аларны ашат, эчерт, сакла». Аннан дәвам итеп :» Яхшы тәрбияләсәң, бик акыллы, матур булып үсәрләр»,- диде. Алсу куркып калды. Ничек инде аларның әти-әнисе юк, ә кайдан килгәннәр соң болар? Ул тагын әнисенә карап:» Кайда соң аларның әти-әниләре?» Алсуның әнисе бик ашыга иде. Кайткач аңлатырмын дип, ишектән чыгып та китте.

 Алсу бер бәбкәләргә, бер әнисе чыгып киткән якка карап, бераз уйланып утырды. Аннан ял итәргэ кайткан апасы янына чыгып,бәбкәләр турында сораша башлады. Апасы да эштә иде. Плитә янында нидер ашарга пешерә.Ул Алсуның кулына пешкән йомырка  һәм су китереп тоттырды да, бәбкәләр ягына ымлап, ашатырга кушты. Алсу саклык белән генә чыркылдашкан сары түмгәкләр янына килеп, озак кына карап утырды.Алар шундый кечкенәләр, кызганычлар, ярдәмсезләр иде. Берсен кулына алды да, сап-сары башыннан сыйпап, авыз тирәсенә китерде. Ул үзе дә чәч толымнарында әнисенең җылы кулларын тойгандай булды.Каз бәбкәсе  тынычланып, Алсуның кулына башын салды. Әллә йоклап та китте инде! Алсу салмак кына әнисе җырлаган җырны көйли башлады:

«Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Бигрәк елый бәбкәсе, 

Нигә кайтмый әнкәсе?»

Һәр көнне ишеткәнгә күрә, Алсу бу җырның сүзләренә игътибар бирми иде,ләкин үзе җырлаганда,нигәдер бик елыйсы килде аның. Бу кадәр каз бәбкәсенә җитәрме аның матур сүзләре, җылы карашы, тәмле ризыклары!?  Ярый ла Алсуның әти-әнисе, әби-бабаасы, апалары бар. Алар аңа көненә ничә мәртәбә ярату сүзләре әйтәләр,ничә мәртәбә кочаклап үбәләр, берсеннән -берсе  тәмле ризыклар пешереп ашаталар, матур киемнәр алалар. Бик кызганыч булып китте аңа бу гөнаһсыз кош балалары. Шулай уйланып утырганда урам якта үзенең исемен ишетте.Күрше кызы Алия чакыра иде аны урамга. Кыз бәбкәсен  салмак кына урынына куйды да, урам якка ашыкты. Бусаганы атлап чыгыйм дигәндә, кылт итеп шул исенә килеп төште: Алиянең дә бит әти-әнисе юк! Кечкенәдән әбисе янында тәрбияләнә.Ә нишләп ул элек бу турыда уйламады икән?! Нәрсә әйтер ул хәзер Алия дустына. Синең кебек ялгыз бәбкәләрем бар, дипме? Әллә башыннан сыйпап, нык кочаклап, аны да тынычландырырмы? Ул бераз таптанып, бусага янында басып калды.

Нинди бәхетле икән бит ул!  Алсуда булганнар берсе дә Алиядә юк икән бит.Ничек ул моңа кадәр аңламаган соң!? Әллә дәү үсү шулай буламы икән!? Башкалар турында да уйлый башлыйсың.Башкаларның кайгы-шатлыклары да ачыграк күренү башлый шулайдыр! Алсу зур кыз булып үсеп килә икән бит. Әнисе дә тикмәгә генә аңа ышандырып каз бәкәләрен калдырмаган.

Кыз тиз генә кире өйгә йөгереп керде.Өстәл өстеннән берничә конфет алып кесәсенә салды, апасы  пешереп куйган мәкле кабартмаларны кулына алып, дус кызы  Алия янына йөгерде.

Камалова Ясмина Айратовна
Страна: Россия
Город: Степная Шентала