XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шук малай

Шәһәрдә малай торган,

Исеме Айрат булган.

Тыңламаган әнисен,

Тыңламаган әтисен.

Мәктәпкә елап барган,

Начар сүзләр кулланган.

Кабатлаган киресен,

Җәберләгән һәммәсен.

Әнисе бер җай тапкан,

Җәй көнен көтеп алган.

Чакыртканнар әбисен,

Бирсен дип тәрбиясен.

Айрат авылга киткән,

Авыз колакка җиткән.

Кочып алган бабасын,

Һәм, әлбәттә, мәчесен.

Көннәр буе эшләгән,

Бик күп һөнәр өйрәнгән.

Сөендергән әбисен.

Куандырган бабасын.

Өч атна вакыт үткән…

Айрат боегып киткән.

Сагынган ул әнисен,

Һәм, әлбәттә, әтисен.

Елый-елый үтенгән,

Үзгәрергә сүз биргән.

Сагынган ул мәктәбен,

Белми ничек китәсен.

Айрат озак көтмәгән,

Авылдан чыгып киткән.

Урман аша барасын

Белгән шулай кайтасын.

Малай бик нык арыган,

Йөри-йөри югалган.

Күргән бүре баласын

Белми кайда барасын.

Айрат куркып елаган,

Нәни бүре аңлаган.

Күрсәткән аңа юлын

Мылтык тоткан бабасын.

Бабасы аптыраган,

Тезләре калтыраган.

Кочып алган оныгын

Һәм, әлбәттә, шәп дустын.

Әби, бабай борчылган,

Ватсапка хәбәр салган.

Чакыртканнар әнисен,

Алырга дип баласын.

Айрат өенә кайткан,

Мәктәпкә теләп барган.

Әти-әни сүзләрен

Үтәгән ул һәммәсен.

Бик күп вакытлар үткән,

Айрат инде зур үскән,

Үстергән үз баласын

Белеп яхшы чарасын.

ТУГАН ТЕЛЕМ

Һәр милләтнең үз теле бар,

Һәр телнең үз матурлыгы.

Һәр халыкның үз иле бар,

Һәр илнең дә үз байлыгы.

Рухи байлык – татар телем,

Бик яраткан туган телем.

Яшәсен өчен милләтем,

Ата-анам биргән гыйлем.

Кадерле дә син, назлы да,

Чыдам да син, татар телем.

Язмыш сине сынаса да,

Түзем булдың, туган телем.

Ачы җилләр искәндә дә,

Зинданнарда калдың исән.

Кимсетелгән чакларда да,

Булдың бит син таза имән.

Бик яратам татар телен,

Тукай, Такташ, Туфан телен.

Бел, татар, телнең кадерен,

Озайтыйк бергә гомерен.

Каримова Назгуль Маратовна
Страна: Россия
Город: с.Шемордан