XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырьләрем

Тормыш

Агачлар яра үз яфракларын,

Кояш киптерә зур җирнең канын.

Яфраклар оча җил уңаена,

Аңламый алар агачның җанын.

Төрлене уйлый малай һәм кызлар,

Көн саен көтә әңгәмә алар.

Яфрактай очып бөтереләләр,

Җилнең көенә тик агылалар.

Агачлар ата үз яфракларын.

Кайсысысы бик тиз, кайсы бик акрын.

Эшләр шомарта һәр кеше кулын,

Эшләр уята күңелдә дулкын.

Эшләр уята җаннарда дулкын,

Эшләре оча җил уңаена.

Берәүләр оча, берәүләр кача,

Кайсысы шыта, кайсысы сына.

Яфраклар сизсә агачның җанын,

Очмаслар ерак, аңларлар зарын.

Бик биек агач очырткач яфрак

Язын һәм көзен уйлыйдыр тагын.

Кәбестә һәм помидор

Җиргә якын үстең син кәбестә,

Сине кортлар ашап йөргәли.

Аркылыга йөреп тишкәли дә:

Селкетмисең – чөнки – “Тишсә ни?”

Шундый чаклар була, син – кәбестә.

Күңел тора кат – кат яфрактан

Ә кортлары яшел, я көрәннәр

Күбәләге матур, гел актан.

Кәбестәне кат – кат итеп төрә

Сусыл түгел, манмый кызылга.

Җиргә якын, биеккә дә менми

Сабы кыска, якын тамырга.

Кәбестәдән биек һәм кечерәк

Аңа килми корт һәм күбәләк,

Күрше чибәр түтәл — помидорга

Бакча кызык, бакча түгәрәк.

Помидорлар сусыл һәм дә кызыл,

Аңа карап һәркем кызыга.

Алар яхшы үсә, матурлана

Чөнки үсә бары кызуда.

Помидорга үсү бик тә җиңел,

Бакчада ул, бәхәссез мажор.

Кәбестәгә кырык тире чыга

Авырлыкка түзә, ул – минор.

Минем күңел

Оча минем күңелем

Болытлар белән өскә,

Бирә кояшка сәлам,

Буяла төрле төскә.

Оча күңел башыма

Очмый авызга, шуңа

Каткан укучы сымак,

Җавап бирми, ток шуа.

Хисләр белән тыгылып,

Тапмыйча үзенә җир,

Шартлар кебек сыгылып

Кулыма итә тәэсир.

Оча ул башка, кулга,

Чыга тәннән татлы тир

Оча ул табанга да

Тирдән – хистән мин әсир.

Батырып шулай тиргә

Тырыша минем өчен.

Кемнең ничек, минем шулай

Күңел бирә үз көчен.

Иң кызык кош

Яз көне җәй тавышларын

Алып кайта җырчы кош.

Үзе ишеткән һәр моңын

Бизәп сөйли, тормый буш.

Моңнарында ишетелә

Башка кошлар сайравы,

Авыл бушка концерт тыңлый,

Сокландыргыч җырлавы.

Аның җырында сизелә

Кара карга зарлары,

Бала кычкырып елый күк

Я кыңгырау чыңнары.

Сыер көтүе чыккан күк?

Я көтүче сызгыра?

Әллә сабантуй барамы?

Ул кош барсын булдыра.

Ул кош сайрарга тотынса,

Төрле авазлар туа,

Танып кына өлгерәсең,

Яңа чыгышын куя.

Язгы сәхнәдә җырчы кош,

Чемри кара йолдызчык.

Җәйнең бар тавышын бирә.

Ул оста кош – сыерчык.

Көтәм

Күзләрем күргән рәсемне, көтәм,

Янәдән бик килә шул күрәсем.

Авызым әйткән сүзләрне килә

Янәдән сүтәсем, я үрәсем.

Сүзләрем күренә я энҗедәй,

Кояшта, я ачык тузандай.

Ә болытлы көннәрдә карасам,

Матур күренмиләр никтер алай.

Китмә, янымда кал, кояшлы көн,

Аңлармын һәрчак сүзнең мәгънәсен.

Кояшта энҗе чык нык ялтырый,

Көн ачканчы иртәнге пәрдәсен.

Зәңгәр күктә очкыч эзе кылдай

Тора бара инде бик киңәя.

Вакыт узгач, һәр сөйләмнең гаме

Аңлашыла һәм дә тирәнәя.

Куе чәйдә гел куелык инде.

Сөт салганда әзрәк агарачак.

Куелыкны сөт аклыгы җиңде,

Кояшта күңелләр яңарачак.

Фархуллин Амир Раифович
Страна: Россия
Город: Мамадыш