Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырьләрем-күңел көзгесе…

*Авыл уртасында һәйкәл*

Авыл уртасында торган һәйкәл

Саклап тора күпме исемне

Тыныч кына, сабыр Ана кебек,

Үз янына җыя күпләрне.

Горур баш та иелергә мәҗбүр

Синең янда авыл һәйкәле

Искән җил дә тынычлана кебек

Кошлар сайрамыйлар бер мәлне.

Хәбәрсез югалган, авылдашлар,

Онытмыйбыз сезнең барлыкны

Без яшьләргә җиткерергә әзер

Өлкән буын сезнең батырлыкны.

Безнең алда сез барыгыз кыю,

Үз иленә тугъры батырлар.

Сиксән еллык хәтер кешеләрне

Гасырларга озата барырлар.

Авылымның горурлыгы һәйкәл,

Тоташтыра бүген үткәнне

Хәтерендә мәңге саклар халкым

Шаһит киткән япь-яшь егетләрне.

*Бүгенге көн геройлары*

Бик күп югалтулар белән

Үзәкне өзә сугыш

Күпме ана, хатын, бала

Күзләре тулы сагыш.

Йөрәк әрни, күңел тырный

Ишеткән, күргәннәрдән

Һәлак булган авылдашлар

Китмәс безнең күңелдән.

Имән кебек ике туган —

Алмаз, Фирдус абыйлар

Безнең өчен сез һәрвакыт

Кыю, батыр геройлар.

Илнең тынычлыгы өчен

Җаныгызны бирдегез

Шат күңелле, ачык йөзле

Ир-егетләр идегез.

Герой якташыбыз юлын

Дәвам итүчеләр булдыгыз

Гани Сафиуллин кебек

Йолдыз булып балкыгыз.

Ватанпәрвәр егетләрне

Илебез дә онытмас

Мемориал такталардан

Исемегез җуелмас.

Бүгенге көн геройлары-

Яшь егетләр, абыйлар

Сезнең батырлыкларны

Белер хәтта сабыйлар.

Тыныч йоклагыз, абыйлар

Туфрагыгыз булсын җиңел

Ышанабыз бик-бик тиздән

Көткән Җиңү дә килер!

* Идел буе халыклары*

Иркен минем туган җирем,

Ямьле Идел буйлары

Бердәм, тату гаилә булып,

Яши бар халыклары.

Дуслык, туганлык җепләре

Бәйли төрле милләтне:

Удмурт, чуваш,татар, мари,

Мордва, башкорт икәнне.

Һәр халыкның үз бизәге

Үз икмәге, киеме,

Бергә-бергә аралашып,

Яшәүләре күңелле.

Борынгыдан килгән дуслык

Күп елларга саклансын.

Бу халыклар юлларыннан

“Кара мәче” узмасын.

Кермәсен мәкер арага

Көнчелек кул сузмасын.

“Тарала Идел буе”,- дип,

Дошманнар куанмасын.

Гореф-гадәт, йола-уен,

Ашлары төрле-төрле

Күңелдә йөрткән хыялы,

Уйлары гел бертөрле.

Тынычлык биләсен иде

Уртак җир, күк-һаваны

Ярдәмләшеп яшәгәндә

Була аның калганы.

Балаларның шат авазы

Яңгырасын җиһанда

Нинди рәхәт хөрмәт белән

Яшәүләре дөньяда.

*Кадерле читек*

Борынгыдан дөнья тоткан,

Юфти сафъян читекләр

Татар горурлыгы булган,

Бу бизәкле итекләр.

Әби-бабам төсе итеп,

Әткәм-әнкәм саклаган

Яуда Болгар батырларын

Бу читекләр яклаган.

Күз явын ала күпләрнең

Матур төсле бизәкләр

Кызлар кигәч, егетләрнең

Күзе төшмәс ничекләр?!

Мин дә менә киям әле,

Әби биргән читекне

Сез дә сакладыгызмы икән,

Миндәгедәй кебекне?!

Үткән белән бүгенгене

Бәйли борынгы читек

Мирас итеп белгәннәрне

Киләчәккә җиткерик!

Замалиева Айзиля Ринатовна
Страна: Россия
Город: Арск