XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырьләр

Туган көнең белән

Туган көнең белән әни,тагын бер ел,

Артта калды дисең моңаеп.

Юк калмады,чөнки син бит аны,

Яши алдың көлеп-елмаеп.

Елмайдың син күңкелең тулганда да,

Көлә алдың авыр булганда .

Ә күңелеңне ачып карыйм дисәң,

Нинди генә хәсрәт юк анда.

Язмышыңны битәрләмә әнкәй,

Ул бит безгә күктән язылган.

Һаман шулай кояш балкып торсын,

Йөрәгеннең җылы языннан.

Авырлыклар күп килделәр сиңа,

Күңелкәең әле дә әрниме,

Аллам,рәхмәт,биргән өчен безгә

Шундый мәрхәмәтле әнине.

Бураннарда маяк булдың безгә,

Ышык булдың безгә җилләрдә.

Әни булды,ардык инде дисәк,

Канат куйдың безнең иңнәргә.

Озак яшә әнкәй,синең гомерең,

Яртысы да әле үтмәгән

Яшәү өчен безгә бирәсе көчең

Бетмәгән бит әле,бетмәгән.

***

Тукай абый, зур рәхмәт!

Тукай абый,кыска иҗатыңда

Син өлгердең балкып калырга.

Әкиятләрең,шигырьләрең аша

Мин өйрәндем дөнья танырга.

Безгә биргән дөрес киңәшләрең,

Якты теләкләрең мин онытмам.

Шуларны үтәп,кырыс бу тормышның

Давыл,буранына юлыкмам.

“Шәкерт”еңне, “Сабыйга”ңны укып,

Мин өйрәндем тырыш булырга.

“Шүрәле”ңне укып,кирәк чакта

Мин өйрәндем хәйлә корырга.

Иҗатыңда дәртле театрны,

Нурлы Казанны син зурладың.

Ана каршысында башың идең,

Туган җиргә мәдхия җырладың.

Синең данлы “Туган тел”не укып,

Туган телгә күпер салынды.

Минем өчен күктәге йолдызларның

Иң яктысы булып кабындың.

***

Яз җыры

Шаулап акты гөрләвекләр-

Яңгырады яз җыры.

Шәһәрләрдә,авылларда

Ауды ләйсән яңгыры.

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр иттем дөньяга.

Зәңгәр бозлар агып китте,

Мин сокландым аларга.

Аңлаталмыйм-сүзләр җитмәс,

Җырлыйм-көй табылмас.

Синең көен,күптәнгечә,

Тагы яшьлек,тагы яз.

***

Табигатьне саклап

Иң беренче табигатьне саклап,

Без күрсәтик үрнәк өлгесе.

Кызыл китап гүя дәшеп тора,

Кызыл төс ул — тыю билгесе.

Сакланасы төрләр бездә бик күп,

Лачын,чәшке,выдра,каракош.

Кара елан,керпе,соры торна,

Көрән аю,умырзая,аккош.

Бу аларның берничәсе генә,

Беркем аларга тозак кормасын.

Җир өсләре алсу гөлгә күмелеп,

Кошлар җыры һич тә тынмасын.

***

Минем районым — Балтачым.

Минем район, матур район,

Исеме дә килешле.

Гел үсә ул, матурлана,

Шуңа бик тә күңелле.

Елгалары агып тора,

Чишмәләре челтерәп,

Урманнары шаулап тора,

Күнелләре мөлдерәп.

Сабантуе гөрләп уза,

Калмый анда бер бәйге.

Халкы аның жырлап уза,

Җыйганда әрәпәне.

Балтачымның Борнагында,

Мин дә туганмын җиргә.

Балтачым күк, Борнагым да

Гел нур тарата безгә.

Борнагымның үз халкы бар,

Халыклары, үз җыры.

Таратырга җир генә тар,

Җырларга «Борнак» моңы.

Менә шундый инде минем,

Үз районым, үз халкым.

Авылыма юктыр тиңем,

Бар үз җырым, үз холкым.

Гилязутдинова Залина Фидановна
Страна: Россия
Город: Балтаси