Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шигырьләр:Табигатьнең матурлыгы. Минем маэмай. Көзләр килә. Әнкәем- бәгырем

Табигатьнең матурлыгы

Табигатьнең матурлыгы

Безнең күз алдыбызда.

Бөтен ел фасылында да

Шундый ук ямьле кала.

Урманнарда- агачлары,

Кырларда- чәчәкләре.

Кая гына карасаң да,

Гүзәллек балкып тора.

Табигатьнең  матурлыгы-

Көз-җәй, кышта, язда да.

Һәр фасылның үз мизгеле-

Җирдә,күктә, суда да.

Яздан яшьлек исе килә,

Җәйнең җиләк исләре,

Көзге муллык өстәлләрдә,

Кышның кар-бураннары.

Матурлыкны күрә белү-

Үзе бер бәхет инде.

Аннан дәрт алып яшәү-

Шатлык -куаныч инде.

Минем маэмай

Минем маэмай кечкенә,

Бер йомгак кебек кенә.

Бер генә дә тик тормый,

Бөтерчек инде менә.

Барыбыз да яратабыз

Кечкенә маэмаемны.

Ул да безне ярата,

Гел үзенә карата.

Тиздән үсеп җитәрсең,

 Безгә ярдәмче булып.

Ә бүгенгә кал әле, син,

Безнең уенчык булып.

Көзләр килә.

Күңелләрне куындырып,

Көзләр килә  дөньяга.

Кызыл, сары яфраклар

Нурлар сибә җиһанга.

Көз айларын бик яратам.

Байлык, муллык өстәлдә.

Бар табигать кинәт кенә

Тынып кала бер мәлгә.

Көзге муллык һәм матурлык

Хөрлек бирә күңелгә.

Табигатьнең һәр мизгеле

Чагыла һәрбер йөздә.

Тыныч, рәхәт көзге көннәр,

Ничектер моңсу да күк.

Бу көннәрдә табигатьнең

Хыяллануы да күк.

Әнкәем- бәгырем

Йокысыз төннәрең күп булды,

Борчылдың, кайгырдың син бик күп.

Без диеп яшисең, әнием.

Әйтәсе сүзләрем сиңа күп.

Әнием, әнием, әнкәем!

Син кояш һәм айга тиңләрлек.

Күзләрең һәрвакыт елмайсын,

Китмәсен йөзеңнән матурлык.

Син булгач, безгә бит бик рәхәт.

Син диеп, әнием, җан атам.

Барысы өчен дә зур рәхмәт,

Мин сине ,әнием, яратам.

 

Мусатзанова Альмира Айратовна
Страна: Россия
Город: с.Сугушла