Ул бик арыган,
Уйланучан, уйга чумган.
Ерак юллар үтеп,
Ул хәленнән калган,
Күзләреннән аның
Ачы яшьләр тамган.
Ләкин бертуктаусыз
Ул тик алга барган.
Күпләп еллар үткән,
Чәчләре чал булган,
Хәм, эзләнә торгач,
Ул бәхетен тапкан.
Ялгыз агач төбенә
Ул барып утырган;
-Бушка түгел, — дигән, —
Бу гомерем узган.
***
Күзләреңдә синең
Утлар яна,
Очкын уйный.
Үзең беләсең —
Йөрәгемдә минем
Карурманнар кайный,
Башларымда яна
Диңгезләр..
***
«Хәлең ничек?” диеп сорамагыз,
Минем җавап сезгә ошамас,
Күзләрем тик соры төсне күрә –
Адәм әйтеп адәм ышанмас.
Болыт баскан күкләр,
Таш битлектәй йөзләр…
Кая җылы сүзләр?
Кая ихлас күзләр?
“Хәлең ничек?” диеп сорамагыз,
Минем хәлләр сезгә кирәкме?
Мең йозакка күптән бикләп куйдым
Кош баласы сыман йөрәкне…