Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырьләр «Бал кортлары», «Азнакаем — газиз бишегем», «Әти печән чаба»

Бал кортлары

Ай сүрелсә, таң сызылса, кояш чыкса,

Тырыш халык – бал кортлары – барсы эштә.

Озын кышта тукланырга кирәк, диеп,

Һәр барчасы әзерлиләр тәмле ризык.

Чәчәкләрдән  чәчәкләргә куна-куна,

Бал ташыйлар ераклардан сөенә-сөенә.

Җылы урын, азык булгач, җырлый күңел,

Кыш бабайның бураннары берни түгел!

 

Азнакаем – газиз бишегем

Азнакаем, газиз бишегем син,

Җимешең, суың татлы.

Киләчәгем, өмет-шатлыгым син,

Кояшың да җылы һәм якты.

 

Зәңгәр күктә аең-йолдызларың,

Кичләр җитсә, балкып кабына.

Көмеш нурга чумган зәңгәр төннәр

Туган җирем —  Азнакаемда гына!

 

Уңдырышлы кара җирең синең,

Алтын кебек басу-кырларың.

Шул кырларда көнне төнгә ялгап

Хезмәт куя ул һәм кызларың.

 

Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,

Синең хакта минем уйларым.

Йөрәгемдә һәрчак, горурланып,

Азнакаем!

Сине зурлап туа җырларым!           

 

Әти печән чаба

 

Әти печән  чаба.

Урман аланында чыңлый чалгы.

Кошлар сайрый.

Кошлар сайравына кушыла чалгы чыңы.

 

Әти печән чаба.

Маңгаеннан эре тирләр тама.

Чапкан үлән арасыннан

Кызыл җиләк күренеп кала…

 

Әти печән чаба.

Ә мин аның төпчек кызы

Җиләк җыямын.

Печән чабып арган әтиемне

Тәмле җиләк белән сыйлармын.

Рахманова Назиля Айратовна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 30.03.2005
Место учебы: МБОУ "Лицей №4 города Азнакаево"
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Район: Азнакаевский
Город: Азнакаево