Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырьләр

Бәхетле гаилә

Әгәр миннән сорасагыз,

“Бәхет нәрсә,-диеп-Айсылу?”

Бер дә уйлап тормыйм,җавап бирәм

Бәхет –әти-әниле булу.

Ике иңемдәге канатымның

Берсе-газиз әнием.

Икенчесе-көчле рухлы

Таянычым минем,әтием.

Юлларымда,укуымда,һәрбер җирдә

Тулы,тату,изге,ярдәмчел,

Гаиләм минем –яшәү чыганагым

Киләчәгем,татлы сулышым.

Тәрбиямә мең рәхмәтле сезгә

Әдәп,әхлак,тирән миһербан

Бары гаиләм,гаилә генә тели миңа

Бәхетле бул,диеп,син балам!

Кешелеккә теләгем шул:

Гаиләгез таркалмасын!

Сабыйлар ялгыз булмасын,

Ятимлектә калмасын!

Укытучы апама

Тәрәзә төбен тутырган,

Дәү әнием гөлләре.

Нинди генә чәчәкләр юк,

Өйгә тулган исләре.

Көнаралаш су сибәргә

Йомшартырга төпләрен,

Өйрәтте дәү әни үземне

Яратырга гөлләрен.

Зур чәчәкле алсу гөлне

Алып бардым мәктәпкә.

Укытучы апама бирдем

Лаек бит ул бүләккә.

Тирән белем бирә безгә

Укый,сөйли,аңлата.

Тәрәз төбендәге гөлләрдәй

Тәрбияли, ярата

Көттем сине.

Нигә диеп кабатланып

Килеп кердең уйларга?

Бер дә уйлап тормадың бит

Китеп бардың ятларга.

Үсеп инде буйга китте,

Без утырткан ак каен.

Йөрәк кенә һич аңламый,

Уйлый сине көн саен.

Кая гына барсам да,

Сине генә сагынам,

Бәлки онытырмын дип

Каеныма табынам.

Йөрәк серен аңламыйча

Аерды безне юллар.

Башка сөюне көтмичә

Көтәм сине күп еллар.

Укытучыма

Акрын атлап,салмак кына

Тар сукмактан атлыйм,каранам

Шундый рәхәт,кояш күзне чага

Яз килүгә,җиһан уяна.

Әнә матур итеп һәр тарафка

Яңгырый сыерчыклар сайравы.

Хозурланып атлыйм гүзәллеккә

Юлым илтә мине мәктәпкә.

Мине анда көтә укытучым

Иң мөләем,якын үз кешем.

Үрнәк итеп куям,өлге итеп

Җаны-тәне белән сөя үз эшен.

Сокланам мин һәрбер дәресенә

Һәм яратам аның тавышын.

Белем бирү өчен багышлаган

Үреп куйган гомере агышын.

Рәхмәт укытучым,матур сүзләреңә

Җылы караш,тирән белемгә.

Безгә биргән яхшы тәрбияңә

Зур юлларга әзерлекне бирүеңә.

Туган телем бер генә

Дус кызларым арасында

Руслар,чуаш,үзбәкләр.

Барыбыз да бер теләктә

Тату булсын милләтләр.

Дусларым күп,туганнарым

Туган илем бер генә.

Рәхәтләнеп аралашам

Туган телем бер генә.

Татар теле-минем телем

Дусларым яхшы белә.

Биесәк тә,җырласак та

Татар телендә генә.

Һәрбер буын яхшы белсен,

Телне өйрәнү кирәк.

Телебезне саклап калыйк

Миннән сезгә шул теләк!

Насыбуллина Айсылу Ленаровна
Страна: Россия
Город: Деревня Имянле-Буртас