Тукай яши күңелдә!
Апрель җитсә, искә төшә,
Моңлы Тукай шигырьләре.
Сыерчыклар сайрый кебек,
Бөек Тукай көйләрен!
Кечкенәдән Тукаебыз
Күргән күпме михнәтләр,
Кайда гына йөрсә дә,
Югалмаган, исән ул!
Шигырьләре аның күңелләрдә
Яши Тукай, яши күңелдә!
Су анасы, Шүрәлесе белән,
Онытылмый Тукай бүген дә!
Өч күзле дустым.
Светофорның өч күзе бар,
Син аларны истә тот!
Кызыл янса, тукта син,
Сары янса, дустым, көт.
Яшел янса, син атла.
Юлны ничек узарга?
Игътибар белән кара!
Светофор киңәш бирә
Бу эштә җәяүлегә.
Өч күзле дустым минем,
Яхшы киңәш бирә ул,
Тик бутама төсләрне
Һәрвакыт син уяу бул!
Ашыкма!
Беркайчан син, ашыкма,
Юл билгеләренә кара!
Җәяүлеләр кичүендә
Чык тиешле урында!
Кызыл, сары, яшел сигнал,
Юл чатында кисәтә,
Җәяүлеләр кичүеннән,
Чыкканнарны күзәтә.
Җәүлеләр кичүеннән
Бик күп кешеләр үтә,
Махсус билгеләрне алар,
Барысы да яхшы белә.
Светофор сигналы.
Машиналар тыз да, быз,
Чабалар урам буйлап,
Туктап кала барчасы,
Кызыл сигналга карап
Кызыл сигнал шундый ул!
Барысын да туктата:
-Рөхсәтем юк, ашыкмагыз,
Бераз сабыр итегез!
Кузгалырга әзерлән дип,
Сары сигнал кисәтә,
Китәргә була диеп,
Яшел сигнал елмая!
Һәйран тамаша икән лә,
Карап торсаң әгәр дә,
Хәвеф-хәтәр булмасын,
Могҗизалы юлларда!