Ике кыз
Без гаиләдә ике кыз,
Мин һәм сеңлем Зәлидә.
Һәр көн аның белән икәү
Булышабыз әнигә.
Мин өйләрне җыештырам,
Сеңлем себерә идән.
Әниебез мактаганда,
Эх, шундый рәхәт икән.
Сеңлем бакчага йори,
Мин укыймын мәктәптә.
Төрле түгәрәкләргә дә
Өлгерәм мин әлбәттә.
Укытучыма.
Матур рәсемнәр ясыйбыз,
Язабыз һәм укыйбыз.
Укытучы апабызны
Без яратып туймыйбыз.
Рәхмәтебез бик зур безнең
Апабызга карата.
Ул да безнең барыбызны
Тигез итеп ярата.
Көнбагыш
Сары чәчәк көнбагыш
Кояшка карап тора.
Кояш кая барса да,
Башын шул якка бора.
Ул әле бик тәмле дә,
Яратабыз без аны.
Яз җиткәч, мин орлыгын
Утыртам әле тагын.
Яз кызы
Мин яз кызы, ерактан,
Кыш буе йоклаган җирне
Йокысыннан уятам.
Түбәләрдән тамчыларны
Тамызам мин тып та тып.
Кояш һавадан елмая
Көлә, җирне яратып.