Бабаема рәхмәт
Минем бабамның әтисе
Сугышта булган.
Җиңүне якынайтуга
Бар көчен салган.
Безнең өчен тырышкан ул,
Иминлек өчен.
Оныкларым белмәсен дип,
Сугышның исен.
Аның үзен күрмәсәм дә,
Мең рәхмәт әйтәм!
Фотосурәте алдында
Башымны иям.
Яз килә
Кояш көлә, елмая,
Көннәр дә озыная.
Дәртләнеп кошлар сайрый
Күңелгә шатлык сыймый.
Сагынып туган якны
Сыерчык күптән кайтты.
Чыр-чу килә каргалар,
Имеш, күптән беткән кар!
Куанышып балалар,
Йөздерделәр кораблар.
Бу кадәр шатлык кайдан?
Сер түгел бит ул, яздан!
Яз кайтты
Карга канатына ут(ы)рып
Кайта безгә ел да яз.
Күктә кошлар чутылдаша,
Гаң-гаң итә йортта каз.
Сыерлар да мөгериләр,
Чыгабыз, дип, көтүгә.
Бар тирә-як яшелләнер
Ак кар эреп бетүгә.