Алтын көз җитте
Менә алтын көз җитте,
Балалар мәктәпкә китте.
Кырларда эшләр бетте,
Икмәк келәткә керде.
Салкын яңгырлар явалар,
Пычрана озын юллар.
Озакламый юлларны,
Каплар ап-ак карлар.
Яңа елга
Яңа елны көтәбез,
Уңышлар алып килсен.
Үткәрик без сөенешеп,
Көлүләр өйгә керсен.
Куян елын бергәләп,
Дуслар белән каршылыйк.
Ап-ак бәхетләр белән,
Яңа еллар үткәрик!
Болыт апа уянды
Болыт апа уянды,
Тарагын ул эзләде.
Апа еларга тотынгач,
Таташ яңгырлар яуды.
Алтын Кояш күренде,
Урынлы сорау бирде:
-Болыт апа ник елый?
Салкын яңгырлар бетми?
Болыт апа аска карап:
-Күр, тарагым табылды!
“Тарак” чишмәсе булган ул,
Яңгырлар тиздән бетте.
Туган авыл
Кая карама яшеллек
Күренә, кояш көлсә.
Шәп вакыт ул – сабыйлык,
Рәхмәт укырмын үтмәсә.
“Авылыңны ярат,”-диеп,
Көн дә әни эндәшә.
Минем күзләрем яшьләнә,
Йөрәк шуны ук дәшә.
Авылымда кояш алтын,
Шәһәрдә ул никтер соры.
Авыл күге дә зәп-зәңгәр,
Шәһәрдә ул коп-коры.
Ул минем туган авылым,
Иң матур, иң киң җирем.
Вакытлар үтсә дә, авылым
Җанымда калыр минем.