Принято заявок
801

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шигырьләр

Минем әни

Минем әни бик чибәр

Аны бик матур, диләр.

Акыллым, ди ул миңа,

Бик яратам әнине!

Пешергән ризыгы тәмле,

Шулай дип, бар да мактый.

Өчпочмак, бәлеш, коймак

Телне йотарлык мантый!

Акыллым, ди ул мине

Бик яратам әнине.

Минем әни бик чибәр,

Иң матур әни, диләр.

Гаиләм

Минем бар зур гаиләм,

Ул тату һәм дус, беләм.

Әти белән әнием,

Бар минем ике энем.

Иртән мәктәпкә барам.

Исламны да озатам.

Ул бит әле кечкенә,

Аңа тик өч яшь кенә.

Бакчага теләп бара,

Ничек йөгерә, кара.

Бар яктан да булган ул,

Безнең төсле уңган ул!

Өйдә каршылый безне,

Әни белән энекәш.

Әти дә кайтып җитә,

Әни ашлар пешергәч!

Бу минем зур гаиләм,

Сезгә дә ошый, беләм.

Гаиләдә без бишәү,

Кызык та инде яшәү!

Әбием киңәшләре

Әбиемнең киңәшләрен

Тыңлыймын дикъкать белән.

Алар начарны әйтмәс,

Мин моны яхшы беләм.

Колагымда һәрвакыт

Яңгырый тавышлары.

Киңәшләре акыллы,

Кулланып яшим аны.

Сезгә әйтәм, дусларым

Әбиләрне тыңлагыз.

Без аларның киләчәге

Киңәшләрен тотыгыз.

ТЕГЕМӘНЛЕ КОЕ.

Җил кебек чабып уйныйбыз

Зәй елгасы буенда.

Бу көч, гайрәтнең сере,

Көмеш чишмә суында.

Алтын самовар ялтырый

Зур елганың ярында.

Фотога төшеп алабыз

«Тегермәнле» янында.

Әби-бабайлар мактыйлар

«Тегермәнле» чишмәсен.

Еллар буе һич туктамый,

Ничек исең китмәсен?

Шушы судан илһам алган

Әнвәр, Туйкин абыйлар.

Алар язган шигырьләрне

Бик ярата сабыйлар.

«Тегермәнле кое» матур,

Тирә ягы бик ямьле.

Килегез безгә кунакка

Бездә сулар бик тәмле.

Самовар гөжли һәр өйдә,

Һәр өстәлдә ак күмәч.

Рәхәтләнеп сөйләшербез

Сез дусларны бер күргәч.

Милли җәүһәрләр.

Яңа гасыр баласы мин,

Яшим татар илендә.

Үз телемдә аралашам,

Сөйлим анам телендә.

Ерак гасырларга кайтып,

Мирас байлыгын барлыйм.

Йола, гореф-гадәтләрне,

Милли җәүһәрләрне карыйм.

Борынгы әби-бабайлар

Җиң сызганып эшләгән.

Ял иткәндә, уйнап-көлеп,

Бик күңелле яшәгән.

«Сабантуй»лар халкыбызны

Бик тату, дус яшәткән.

«Кичке уен», «Аулак өй»ләр

Һәр күңелне яшәрткән.

«Йөзек салыш», «Йолдыз санау»,

«Качышлы» уйнап бушанам.

Бу уеннар сакланыр дип

Чын күңелдән ышанам.

Дамир Динекаев Ильшатович
Страна: Россия
Город: Лениногорск