1)Замана алга бара…
Бүгенге көн яшьләрен,
Әй, сөйлиләр әбиләр.
“Замана бозылды хәзер,
Үзгәрде яшьләр,”- диләр.
Аңлыйм: без бит алардан
Аерылып торабыз.
Чалбарны да я кыскартып,
Хәтта тишеп үк куябыз.
Телефон, айфон, планшет
Һәрвакыт кулыбызда.
Һәр көнне алга барабыз
Киртә юк юлыбызда…
…Заман уза. Үзләре дә
Калышмыйлар яшьләрдән.
Үзара аралашалар
“Вконтакте” битеннән.
Аралашалар скайптан,
Табып дусны, туганны.
Телефоны сүнеп куйса,
Чакырталар оныкны.
Менә шулай әбиләр дә
Атлыйлар киләчәккә.
Хәзер инде, һичшиксез,
Урын калмас гайбәткә.
2)Бар да дус, тату, иптәш.
Безнең районда яшиләр
Бик күп милләт вәкиле.
Мари, урыс, удмурт, әрмән,
Татарлар да, билгеле.
Дуслык кайда туа дисезме?
Безнең районда туа.
Моның дөреслегенә
Күргәннәр шаһит була.
Бәйрәмне бергә итәләр,
Бергәләп куя хезмәт.
Кайсы милләттән булса да,
Барсына бездә хөрмәт.
Татар бәйрәме Сабантуй
Барчасы өчен уртак.
Ә июльдә Гырон Быдтон
Бәйрәм ителә зурлап.
Татар әбисе бәлешне
Бик тә оста пешерә.
Удмурт дусларыбыз юмарт:
Ботка ашата кешегә.
Мари халкы сәхнәләрне
Дер селкетә, биетә.
Безнең уртак җыр – биюләр
Йөрәкләрне җилкетә.
Балалар да кече яшьтән
Дус, тату булып үсә.
Күрше республикалардан
Гел дуслык җиле исә.
Бер ягыбызда Мари иле,
Төньяктан Киров чиктәш.
Туганлашып яшибез без,
Бар да дус, тату, иптәш.
Шундый җирдә яшәвеңә
Горурлан син, әй якташ.
Юлдаш булсын безгә һәрчак
Дуслык, дружба, кельшемаш.
3)Сабантуе гөрли мәйданнарда
Сабантуе гөрли мәйданнарда
Күңел күпме көтте ашкынып.
Халык бик күп. Хәйран авылдашлар
Ераклардан кайткан сагынып.
Көрәш кыза мәйдан уртасында
Бала-чага чаба болында.
Яшь-җилкенчәк капчык сугыштыра,
Бию гөрли мәйдан кырында.
Тау битеннән атлар чабып килә
Җилкендереп күпме йөрәкне.
Мәйдан уртасында моң агыла
Шундый рәхәт, шундый күңелле.
Тик барыбер нидер җитми кебек
Һәр ел саен сизәм мин моны.
Әһә белдем: җанны сусаткан бит:
Татар моңы, татар гармуны.
4)Серле мәхәббәт
Әй, мәхәббәт, нинди сер бар синдә?
Нинди сихри көчкә иясең?
Кайвакытта аксакалдай булам,
Ә кайчакта сабый итәсең.
Син янәшә чакта барча дөнья
Бары ал күзлектән күренә
Әгәр инде ташлап китеп барсаң,
Кара пәрдә белән төренә.
Мәхәббәттән кеше әллә нишли:
Әле көлә, әле елый ул.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын —
Мәхәббәтнең сере әнә шул.
5)Карлар ява
(күрше кызына багышлана)
Карлар ява, ап-ак карлар ява,
Нурга чумган туган якларым.
Шушы гүзәллеккә хәйран калып,
Әкрен генә сезгә атладым.
Карлар ява, ап-ак карлар ява,
Мин сокланып карыйм аларга.
Балачак бит тик бер генә килә,
Тап төшермик, дустым, аңарга.
Әйдә, дустым, чыгыйк урманнарга,
Меник әле биек тауларга,
Кошлар сыман шуйыйк әле әйдә,
Колач җәеп ап-ак карларга.
Тау башыннан күзәтик әле бер
Нурга чумган авыл өйләрен,
Тыңлыйк әле ак карларга карап,
Туган якның моңлы көйләрен.
Карлар ява, ап-ак карлар ява,
Син алардан күзең алмыйсың,
Балачакның мәңге түгеллеген
Тоям, дустым, син дә аңлыйсың.
Карлар ява, ап-ак карлар ява,
Карлар күмәр безнең эзләрне.
Мин онытмам сине- күрше кызын,
Шомырт сыман кара күзләрне.