Шифалы чишмә
Тау астыннан чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Биҗадыга кушыла ул,
Шундый матур агышы.
Таңнан торып шул чишмәгә
Әбием суга бара.
Шушы чишмә суларыннан
Тәненә сихәт ала.
Аның суы шундый тәмле,
Телләреңне йотарлык.
Шифасы зур, шуңа күрә
Йөри чишмәгә халык.