XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Шәвәли»китабын укыгач.

Шәүкәт абый Галиевның

Шигырьләрен яттан беләм.

Уйланыр урында уйлыйм,

Көлә торган җирдә көләм.

«Шәвәли»не кулга алсам

Түзә алмыйм,һич тә көлми.

Әни: «ник көләсең син»- ди

Китап укыганны күрми.

Әни димен,бу Шәвәли

Бигрәк инде кызык малай.

Шулай итеп шаяртырга

Өйрәнгән икән ул кайдан?

Юк-бар белән көлдермим ди,

Укуда да өлгер икән.

Ничек инде көлдермәсен,

Көләм ич мин,күрми микән?!

Шәвәли белән якыннан

Эх,бер күрешсәң иде.

Кайда туган,ничә яшьтә,

Барсын белешсәң иде.

Әни әйтә:ахыргача

Укысаң китабыңны.

Барлык сорауга табарсың

Һичшиксез җавабыңны.

Китабымның һәрбер битен

Укыдым сабыр гына.

Укый торгач җавап таптым

Биргән һәр соравыма!

 

Биккулова Камиля Ильдусовна
Страна: Россия
Город: село Мурзино