Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шәвәли күлгә бара…

Шәвәли күлгә бара…
(Шәүкәт Галиевкә ияреп)

Шәвәли күлгә бара,
Шикәрен суга сала.
Балыклар тиз үссеннәр,
Ширбәтле су эчсеннәр.

Күлнең суы баллана,
Бар балыклар шатлана.
Нинди матур тамаша,
Җыр ,биюләр башлана.

Чуртан матур көй суза,
Ташбашлар әйлән уйный,
Аларга бик кызыгып
Акчарлак очып йөри.

Рәхмәт әйтә малайга
Күлдәге бөтен халык.
Сокланып табигатькә
Яшәсен күлдә балык.

Чиста булсын һәр сулык,
Янында агач үссен.
Теләгән һәр кешегә
Ятып эчәрлек булсын!

Нинди яхшы күңелле
Шәвәлиләр бар бездә.
Тирә-як матурлыгы
Шул балалар кулында.

Шәвәли күлгә бара,
Сәламен суга сала.
Яшәгез сез дускайлар,
Эчегез сез сукайлар!

Булсын иде һәр малай
Шушы изге теләктә.
Яшәр иде кояштай
Табигать киләчәктә!

Комиссарова Виктория Геннадьевна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия